Унөч

Бер кешенең булган, ди, унөч улы. Кечесенә кушкан бу Унөч дигән ат. Көннәрдән бер көнне әтиләреннән эшкә китәргә рөхсәт сорыйлар. Әтиләре рөхсәт бирә, болар китәләр. Йөриләр, йөриләр болар, йөри торгач, гел икенче патшалык җиренә чыгып китәләр. Ялланалар бу патшага утын кисәргә. Хезмәт хаклары кеше башына бер тиен ярым була. Абыйлары көне-төне урман кисәләр, ә безнең Унөч патша йортында кала. Пешекченең юынтык суларын түгә, бәрәңге әрчи, утын кисә, ашый-эчә бу туйганчы, тазара. Абыйлары моннан көнләшә башлыйлар.

– Без монда чебен-чырак, озынаяк арасында азап чигәбез, ул симереп ята, – диләр болар. – Әйдәгез, Унөчне булдыра ал-мастай берәр эшкә кушыйк.

Болар патшага кереп әйтәләр:

– Безнең Унөч дию пәриенең айгырын алып кайтып бирә ала, җибәр шунда, – диләр.

Патша Унөчне чакыра да әйтә:

– Син, ди, шундый-шундый батыр икәнсең, дию пәриенең айгырын алып кайтып бир әле, ди. Югыйсә сиңа асылу да киселү, – ди.

Унөч елап-елап чыгып китә. Бара торгач, очрый бу бер әбигә. Әби сорый моннан:

– Улым, нигә болай елыйсың? – ди.

– Әй, әби, ничек еламыйсың, миңа патша дию пәриенең айгырын алып кайтырга кушты. Алып кайтмасаң, асылу да киселү сиңа, диде. Мин ул айгырны ничек алып кайтыйм? – ди.

Әби әйтә:

– Елама, улым, елама. Менә сиңа бер көзге, менә сиңа бер тарак. Барырсың да керерсең. Сине күрүгә, айгыр кешнәр дә акырыр. Шул вакыт син печән астына керерсең. Дию пәрие чыгар, ул кереп киткәч, айгырны барып тотарсың.

Унөч, боларны ишеткәннән соң, сөенә-сөенә чыгып китә.

Барып керә дию пәриенең айгыры янына. Айгыр бик яман кешнәргә тотына. Безнең Унөч ялт печән астына. Килеп чыга дию пәрие. Карый, беркем дә юк. Дию пәрие керә дә китә. Унөч чыга да айгырны тотмакчы була. Айгыр тагын кешнәргә тотына, дию пәрие: тагын килеп чыга. Карый, бернәрсә юк. Дию пәрие бик каты ачулана:

– Нәрсәгә шулхәтле акырасың, беркем дә юк бит! – ди. – Алдакчы икәнсең син. Моннан соң кешнәсәң дә чыкмам инде, – ди.

Унөчкә шул гына кирәк тә инде. Айгырны тотып атлана да чыгып чаба бу. Дию пәрие сизә бит моны. Иң шәп атларына атлана да куа чыгып китә. Дию пәрие куып җитә генә дигәндә, таракны ыргыта бу. Тарак калын урман була. Дию урманда буталып яткан арада, тагын байтак юл ала безнең Унөч. Икенче тапкыр куып җитәм дигәндә, ыргыта бу көзгене. Көзге була бик зур дәрья. Дию пәрие бу дәрьядан чыга алмый, теге якта Унөчкә бармак янап кала.

Хәзер безнең Унөч патшага айгырны алып кайтып бирә дә, котылдым дип, тыныч кына яши инде.

Шулай рәхәт кенә торганда, абыйларының башына тагын бер исәп төшә. Тагын патшага кереп әләклиләр:

– Безнең Унөч сиңа дию пәриенең юрганын алып кайтып бирәм дип әйтә бит, – диләр.

Патша Унөчкә әйтә:

– Син миңа дию пәриенең юрганын алып кайтып бирәм дип әйтәсең икән. Озакка сузма, тизрәк алып кайт, – ди.

Унөч тагын чыгып китә елый-елый. Юлда тагын теге әби очрый.

– Ник елыйсың, улым? – ди.

– Әй, әбекәем, – ди Унөч, – ничек еламыйсың? Патша миңа дию пәриенең юрганын алып кайтырга куша бит, – ди.

Әби әйтә:

– Елап эш чыкмас, улым, ди, елама син, ди. Менә сиңа бер капчык. Шул капчыкка кырмыска түмгәген тутыр да дию пәриенең өй эченә аудар, – ди.

Безнең Унөч китте шулай капчыгына кырмыска тутырып. Барып җитте дию пәриенең йортына. Йорты читәннән үргән икән. Читән ярыгыннан өйалдына керде дә, сиздермичә генә өй ишеген ачып, капчыкның авызын чиште. Бөтен өй эченә кырмыска тулды. Дию пәриенең йоклар-йокламас яткан чагы икән, менә тотынды хатынына ачуланырга: «Юрган борчалап беткән, йокы мазасы бирми, көне буе тик ятасың, шуны да карамыйсың», – ди, юрганны тибеп төшерә. Тик алай гына котыла алмый бу. Моны кырмыска бөтенләй сарып ала. Шуннан соң ул ачуланып юрганны өйалдына чыгарып ташларга куша.

Безнең Унөчкә шул гына кирәк тә бит. Ул юрганны элә дә, әйдә патша сараена. Моның абыйлары бик гаҗәпләнәләр. «Бу нинди утта янмас, суда батмас малай булды бу!» – диләр. Патшага кереп әйтәләр:

– Безнең Унөч сиңа бу юлы дию пәриенең үзен алып кайтып бирәм дип шапырына, – диләр.

Патша тагын моны чакыра да әйтә:

– Син миңа дию пәриен алып кайтып бирәм дип әйтәсең икән, андый ниятең булгач, озакка сузма инде син аны, – ди.

Унөч тагын чыгып китә, елый-елый. Тагын моңа әлеге әби очрый.

– Ник елыйсың, улым? – ди.

– Әй, әбекәем, ничек елмассың, – ди, Унөч әйтә, – миңа патша дию пәриенең үзен алып кайтырга куша бит, – ди.

Әби әйтә:

– Елап эш чыкмас, улым, ди, елама син, ди. Менә сиңа балта. Дию пәриенең урманына бар да агач кисә башла. Дию пәрие чыккач әйтерсең: «Унөч үлгән, шуңа табут ясыйм», – диярсең. Ул да сиңа булышыр. Син шунда аны табутка кертергә тырыш, – ди.

Безнең Унөч сөенә-сөенә чыгып китте. Дию пәриенең урманына барып җитте дә шак-шок агач кисә башлады. Килеп чыкты дию пәрие. Кычкыра моңа:

– Нишлисең? Нигә рөхсәтсез минем урманымны кисәсең? Унөч әйтә:

– Син кычкырма, Унөч үлгән бит. Шуңа табут ясыйм, – ди. Дию пәрие моңа бик шатлана. «Мин дә ясашам!» – дип,

балталар, пычкылар алып чыга. Болар икәүләшеп табут ясарга тотыналар. Табутны бик нык итеп ясыйлар. Ясап бетергәннән соң, Унөч әйтә:

– Беләсеңме, Унөч синнән куәтлерәк бит. Син кереп тибрәнеп кара әле. Сиңа түзмәсә, Унөчкә түзми дә түзми инде ул, – ди.

Дию пәрие керүгә, табутны шартлатып кадаклап куя бу. Дию пәрие эшне сизеп ала да менә тотына акырырга, менә әрләшә. Тик барыбер табутны ватып чыга алмый. Унөч табутны арбага сала да кайтырга чыга. Дию пәрие һаман тавышлана, һаман тыпырчына:

– Юл өстендә минем түтәй бар. Ул сине барыбер җибәрмәс, ул синең үзеңне бетерер, – ди.

Унөч моны ишеткәннән соң атларын, үгезләрен туктата да дию пәриенең түтәе өенә барып керә. Исәнләшә, хәл-әхвәл сораша.

– Менә, әби, мин күзсезләргә күз куеп йөрүче, бер күзле-ләрне ике күзле итүче, – ди.

Дию пәриенең түтәе бер генә күзле икән, моңа бик куана.

– Шулаймыни, ди, миңа тагын бер күз куй алайса, – ди. Безнең Унөч карчыкның чәчләреннән бик нык итеп баганага бәйләп куя. «Син, түтәй, күз куйганда, тыпырчынма, күз кую уен эш түгел ул», – ди. Тимерне кыздыра да карчыкның сыңар күзенә китереп баса, карчыкның күзе чәчрәп чыга. Карчык чәчләрен умырып баганадан ычкына да кармаланып Унөчне эзләргә тотына. Унөч тә бик хәйләкәр егет бит. Ишек алдында карчыкның кәҗә тәкәсе йөри икән, Унөч шуның астына кереп ябыша. Әлеге карчык ары сугылып, бире сугылып тузынып йөри-йөри дә, Унөчне тапмаган ачудан, кәҗә тәкәсен капка аркылы тотып ыргыта.

Табутны тарттырып кайтып китә Унөч патша сараена. Патшаны чакырып чыгара да әйтә:

– Менә, синең кушуың буенча, дию пәриен алып кайттым, хәзер табутны ачып чыгарам, – ди.

Патшаның коты чыга:

– Юк, юк, чыгарма, кирәкми! – ди. Унөч әйтә:

– Син үзең алып кайтырга куштың бит, хәзер чыгарам, – ди. Патша хәзер ялына башлый:

– Унөчкәем, зинһар чыгара күрмә. Кызымны бирәм, ярты патшалыгымны бирәм, дию пәриен генә чыгарма, – ди.

Шулай итеп, патша Унөчкә кызын биреп, ярты патшалыгын бирде, ди. Абыйлары үзләренең көнчелек белән энеләрен харап итәргә йөрүләренә бик үкенгәннәр, калган гомерләрен үзара бик тату яшәгәннәр.

Бүген бардым, кичә кайттым, уйнадык-көлдек, ашадык-эч-тек, мыеклар майланды, тамакка эләкмәде.