Өч бүләк

Элек заманда бер бай Мәкәрҗәгә ярминкәгә китә. Була аның өч кызы. Бу киткән чагында кызларына әйтә: «Кызларым, әйтегез, Мәкәрҗәдән кайткан вакытта сезгә нинди бүләк алып кайтыйм?» – ди. Берсе әйтә: «Әти, миңа атлас күлмәк алып кайт», – ди. Уртанчы кызы әйтә: «Миңа сәлисәр күлмәк алып кайт», – ди. Кечкенәсе әйтә: «Миңа күлмәк кирәкми, кеше башы хәтле алма алып кайт», – ди.

Китте бу Мәкәрҗәгә. Сату итте, алдап-йолдап бик күп табыш итте. Кайтыр вакыт җиткәч, олы кызына атлас күлмәк алды, уртанчысына сәлисәр күлмәк алды. Аннары кечкенә кызына алма эзләргә кереште. Эзли-эзли, кеше башы хәтле алма таба алмый. Кечкенә кызын кайгырта, «бу нәүмиз була инде», ди, ничек тә булса шундый алма табарга уйлый.

Мәкәрҗә вакыты үтә. Шәһәрдәгеләр бар да кайтып китәләр. Бу бер айгыр ала да, атланып, шул алманы эзләргә китә. Очраса, ничек булса да алманы аласы инде. Йөри-йөри бу кара урманнарга да кереп китә. Баласын нәүмиз итәсе килми бит инде. Йөри торгач, бер йортка очрады. Япан бер йорт. Керде. Тегендә бер карчык утыра. Исәнлек-саулык сорашкач, бай әйтә:

– Әби, кеше башы хәтле алма кайда бар икән, ишеткәнең юкмы? Нихәтле акча биреп булса да алыр идем, – ди.

Әби әйтә:

– Менә шушы юл белән бар, улым, тәвә-тәвә еланнар очрар. Шулар бик саклыйлар, сизсәләр, исән калдырмаслар, – ди.

Ат яхшы моның, бакчага тиз генә барып җитте. Еланнар йоклаган. Әкрен генә керде бакчага. Бер алма өзеп алды – кеше башыннан да зур алмасы. Айгырына атланды, бик тиз генә юлга төште. Шул чагында борылып караса, артыннан бер өермә шикелле елан килә. Килеп җитте дә бу атны бәреп тә екты. Елан әйтә:

– Ник алдың сораусыз? – ди.

Бу бай әйтә:

– Кечкенә кызым бар. Шул кызым кеше башы хәтле алма сорады. Башка җирдән таба алмагач, килеп алдым инде, – ди.

– Алуын алгансың да, – ди елан, – кызыңны миңа бирсәң генә китә аласың, әгәр дә кызыңны бирмәслек булсаң, атыңны да, үзеңне дә ашыйм, – ди.

Үлем бик ачы нәрсә бит ул. Нишләсен инде, бай кызын бирмәкче булды. Елан әйтә: «Мин фәлән көнне барырмын, кызыңны туйга хәстәрлә», – ди.

Ярар. Кайтты инде бу Мәкәрҗәдән. Кызлар өчесе дә йөгерешеп чыкты. Әүвәл олы кызына атлас күлмәкне бирде. Аннары уртанчы кызына сәлисәр күлмәкне бирде. Аннары кечкенә кызына зур алманы бирде. Бай алманы бирде дә елап та җибәрде.

– Әти, ник елыйсың? – ди кечкенә кызы.

– Әй, кызым, бу кайгылы алма. Алма түгел бу, ут, ди. Сине еланга бирмәкче булып кына алдым. Урладым иде дә тотты бит, – ди.

– Әти, күрәсен күрербез инде, бер дә кайгырма, – ди дә кыз, алманы чөеп уйный бирә.

Вакыт килеп җитә. Бик елаштылар, кайгырыштылар, ашамыйлар, эчмиләр инде кайгыдан. Кечкенә кызын еланга бирергә кирәк бит инде. Әле тегеләрен дә ярәшмәгән.

Бер заман күренә – өермә кебек нәрсә килә юлдан. Бик туздырып килә. Койрыгын тешләгән дә көпчәк кебек тәгәрәп килә бу. Килеп җитүе булды, капканы ватып керде дә кызны чардакка алып менеп тә китте. Ата-аналары, туганнары кан-яшь елый инде моның. Ярар. Болар төн куналар. Кечкенә кыз җиңгәсе белән бик дус икән. Каенатасы әйтә: «Бар әле, үлмәдеме икән, үтергәндер инде үзен», – ди. Елан кызга әйткән булган икән: «Мин егет булганны берәүгә дә әйтмә, әйтсәң, ташлармын да китәрмен, сары яфрак кебек саргаеп үләрсең», – дип. Җиңгәсе килгән ишек төбенә тыңларга: тавыш-тын юк, бернәрсә дә ишетелми. Җиңгәсе ишеккә чиртә, каенсеңлесе килде моның янына. Бу исәнлек-саулык сорады. Кыз әйтә: «Исән-сау», – ди. Җиңгәсе әйтә: «Елан – еланмы, әллә егетме?» – ди. Кыз әйтә: «Елан – елан түгел, егет – елан», – ди. Җиңгәсе куанган да тизрәк каенаталарына төшеп сөйләгән.

Шуннан соң теге елан, кызның җиңгәсенә нәрсә әйткәнен ишетеп, моңа: «Сүземне тыңламадың, мин китәм инде, сау бул, ди. Үләсең килмәсә, мине эзләрсең, ди. Бармак калынлыгы тимер таяк ясат, аягыңа тимер башмак ясат, аның табаны бармак калынлыгы булсын. Мине тапкан вакытта, шул башмагың ышкыла-ышкыла агач яфрагы калынлыгы гына калыр, ди. Таягың, сызып, кулыңда энә хәтле генә калыр, шул гомерләр эзлисең бар әле мине», – ди.

Елан киткәч, кыз саргайды, кипте. Атасыннан рөхсәт сорап чыгып китте бу. Елан әйткәнчә, тимер таякка таянды, аягына тимер башмак киде. Бара, бара бу. Озак еллар үтте, бу кыз саргаеп карчык кыяфәтенә керде. Бик озак баргач, кыз үзенең атасы очраган йортка килде. Бу да шул йортка карчык янына барып керде. Карчыктан сораша:

– Минем шундый-шундый киявем кайда булыр икән? – ди.

Карчык әйтә:

– Киявең читтә йөреп кайтты да, син килеп җитмәгәч, яңадан өйләнде, ул хәзер кибетче, ди. Шушы юл белән бар, шунда бакча булыр. Тик син бакча буеннан узма. Шул бакчаның арт ягында бер зәңгәр йорт булыр, киявең менә шул йортта инде, ди. Ул үзе өйдә булмаса, кибеттә булыр. Хатыны гына өйдә булыр, балалары юк, ди. Кер дә, ди, икмәк бирсә, икмәк алма, тоз бирсә, тоз алма, кием бирсә, кием алма, ди. «Нәрсә бирим», дип ачуы килер дә сине кәҗәнкәгә ябып куяр, – ди.

Кыз йортны барып тапты. Керде. Моңарга тегенең хатыны икмәк бирде, бу икмәк алмый, тоз бирде, тоз алмый, кием бирде, кием алмый. Теге хатын: «Сиңа, алай булгач, нәрсә бирим?» – дип ачулана да моны кәҗәнкәгә ябып куя.

Бер заман ире егет сурәтендә кибеттән ашарга кайта. Би-тен-кулын юа. Килеп, өстәлгә утыра. Хатыны әйтә:

– Бер кызык бар әле бездә, – ди. Ире әйтә:

– Нәрсә бар, сөйлә, – ди.

– Бөкрәеп беткән бер хәерче карчык керде. Кулында тимер таяк, аягында тимер башмак. Таягы нәзек кенә, башмагы юка гына, – ди.

Егет уйлап алды: «Минем хатындыр ул», – дип.

– Кая китте ул? – ди егет.

– Әнә кәҗәнкәгә бикләп куйдым үзен, бик хәшәрәт, ул, – ди.

– Бар, чыгар әле. Нигә алай карчык кешене мыскыл итәсең? Үзеңнең дә картаер көнеңне оныттыңмыни? – ди.

Хатыны карчыкны җитәкләп алып керде. Теге елан егет үз хатыны икәнне таныды.

Таныгач, үзе белән тора торган хатынына әйтте:

– Бу карчык минем иң беренче өйләнгән, яратып өйләнгән хатыным. Ул, мине эзли-эзли йөреп, шундый кыяфәткә кергән, син аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйсың, – диде.

Бөрешкән, бөкрәйгән карчыкка бер өргән иде, унсигез яшәрлек кыз кебек булып китте. Теге хатынын аерып, үзенә йорт салып бирде.

Шулай итеп, моның белән әле дә гомер итәләр, ди.