Күкнең күтәрелеүе

Борынгы заманнарда күк йөзе җиргә бик якын торган. Аңа сузылып кул белән кагылырга да мөмкин булган.

Шул заманнарда бер балалы хатын баласының артын салам белән чистарткан да пычранган саламны күккә кыстырып куйган.

Зәңгәр күк йөзе бу эшкә бик хурланган, ачуланган һәм, җирдән аерылып, югарыга менә башлаган. Күкнең болай эшләвенә кешеләр бик куркытканнар һәм күккә: «Китмә, күк, тукта!» — дип ялвара бантлаганнар. Ләкин күк ал арны тыңларга да теләмәгән, үзенең җирдән ераклашуын дәвам иткән. Күкнең болай китеп баруын күреп, эт белән мәче дә бик борчылганнар. Алар да күкнең җирне ташламавын үтенеп ялварганнар. Күк, эт белән мәченең ялваруларын ишетеп, аларны кызганган һәм менүеннән туктаган, ләкин җиргә элекке якынлыгына кайтмаган.

Шуннан бирле кешеләр, эт белән мәчене кадерләп, үз йортларында тота бантлаганнар, ди.

 

фантастика