Үги кыз

Борын-борын заманда бер кешенең ике кызы, бер улы булган. Кызларның берсе үги булганга, аны бер дә яратмаганнар. Беркөн киңәш иткәннәр дә үги кызны урманга илтеп адаштырмакчы булганнар. Бу үги кызга агасы әйткән:

— Әйдә, минем белән урманга. Син җиләк җыярсың, мин утын кисәрмен,— дигән.

Үги кыз, йомгак белән чиләген ала да агасы белән урманга китә.

Урманга барып, байтак эчкәре кергәч, бер җиргә туктыйлар. Агасы атын тугарып ашарга җибәрә дә үги кызга әйтә:

— Бар, син җиләк җый. Минем балта тавышы ишетелми башлагач, килерсең,— ди.

Үги кыз, чиләген алып, җиләк җыярга китә. Агасы исә бер зур агачка утын тукмагы асып куя да, атын җигеп, өенә кайтып китә. Үги кыз урманда җиләк җыеп кала.

Үги кыз бервакыт җиләк җыя да тыңлап карый. Тыңласа, агачка асып куйган әлеге тукмак, җил белән селкенеп, тук-тук агачка бәрелә, үги кызга балта тавышы кебек ишетелә.

«Агай әле һаман утын кисә икән»,— дип, ул җиләкне җыя да җыя.

Җыя торгач, чиләге тула. Ул арада кич тә була. Җил дә басыла.

«Инде агай утын кисеп бетергән икән»,— дип килеп караса, агасы юк, аннан җилләр искән.

«Инде нишләргә?» — дип, үги кыз елый-елый урман буйлап китә. Бара торгач, кырга барып чыга. Анда аңа бер юл очрый. Юлга чыгып елый-елый бара бу мескенчәк. Бераз бара да:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — ди.

Бу сүзне әйтә дә елый, әйтә дә елый. Шулай бара торгач, бер ат көтүенә барып җитә бу. Көтүчегә әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, көтүче? — ди. Көтүче әйтә:

— Күрдем йомгагыңны, миңа бер көн көтү көтсәң, сиңа бер ат бирермен,— ди. Бу кыз, ярар, дип, бер көн көтү көтеп, аннан бер ат алып көтүче өйрәткән юл белән тагын китә.

Байтак җир баргач, сыер көтүенә барып җитә бу. Сыер көтүчесенә бер көн көтү көтеп, аннан сыер ала. Бара торгач, сарык көтүенә җитә. Шул рәвешчә, аннан да бер сарык ала. Кәҗә көтүенә җитә, янә аннан бер кәҗә ала. Шулай итеп, бара торгач, кич була. Күз бәйләнә башлый. Бик курка инде бу. «Инде нишләрмен?» — дип, баягы сүзне тагын кат-кат әйтеп, елый.

Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә.

«Монда авыл бар икән»,— дип бик сөенә, атын тагын да юырттырыбрак китә Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. Керсә, өйдә бер карчык утыра. Ул убырлы карчык, имеш. Шунда баягы сүзләрен тагын әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдекме, әбекәй? — ди. Убырлы карчык әйтә:

— Кызым, син ерактан килгәнсең икән, инде минем кызым булырсың,— ди.

Иртәгесен торгач, убырлы карчык бу кызны мунча ягарга җибәрә. Кыз мунча ягып булдыра да карчык янына килеп:

— Әби, инде мунча булды. Әйдә, мунчага,— ди. Убырлы карчык әйтә:

— Ярар, кызым, ди. Мин болай гына бара алмыйм. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар,— ди.

Кыз әйтә:

— Юк, әби, алай ярамас бит. Син карчык кеше инде, рәнҗерсең,— ди. Кыз карчыкны мунчага күтәреп алып бара.

Мунчага баргач, убырлы карчык әйтә:

— Кызым, минем чәчемнән тотып, ләүкәгә сөйрәп мендер,—ди.

Кыз әйтә:

— Юк, әби, алай ярамас, син рәнҗерсең,— дип, карчыкны ләүкәгә күтәреп мендерә. Шуннан карчык тагын әйтә:

— Кызым, син минем аркамны чап, тик себеркенең очыннан тотып, сабы белән чабарсың,— ди.

Кыз әйтә:

— Әби, алай ярамас бит,— ди. Карчыкның аркасын йомшак кына итеп чабарга тотына. Аннан соң мунчаданкарчыкны күтәреп кайта да йомшак урынга яткыра. Моннан соң убырлы карчык әйтә:

— Кызым, башым бик кычыта, азрак башымны тарасана,— ди.

Бу кыз, тарак алып, карчыкның башын тарарга дип барса, ни күзе белән күрсен, карчыкның чәч бөртеге саен алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, асылташлар — туп-тулы! Башын тарап бетергәч, карчык моңарга әйтә:

— Инде, кызым, бер биеп кара, синең биегәнеңне күрәсем килә, ди. Кыз бии, әмма һич андый-мондый нәрсә коелмый аңардан. Аннан соң карчык тагын әйтә:

— Кызым, бар, мунчага барып карачы, мин кулаша' белән мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? — ди.

Кыз мунчага барса, анда кулаша тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз мунчадан кайткач, карчык аңардан сорый:

— Кипкәнме, кызым? — ди. Кыз әйтә:

— Кипкән, әби,— ди. Карчык:

— Яхшы, кызым, алайса тагын бер биеп кара әле,— дигәч, кыз тагын бии. Тик андый-мондый бернәрсә дә булмый.

Аннан соң бу убырлы карчык, кызның турылыгын белеп, аңа әйтә:

— Инде, кызым, өеңә кайтасың килсә, бар, кайт,— ди. Кыз әйтә:

— Әби, мин юл белмим шул, бик кайтыр идем кана,—ди.

Карчык әйтә:

— Юл белмәсәң, мин сиңа юлны күрсәтермен. Бу яшел сандыкны алып китәрсең, ул сиңа минем бүләгем булсын. Тик син аны өеңә алып кайтып җитмичә ачып карама,— ди.

Кыз, сандыкны алып, атына атланып, сыерны җитәкләп, сарыкларын, кәҗәләрен ияртеп, әбигә рәхмәт әйтә-әйтә юлга чыгып китә.

Көн китә бу, төн китә, бара торгач, байтак җир китә. Инде авылга да якынлашып килә. Менә агасының этләре:

— Үләргә киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң,— дип өрә башлыйлар. Бу кызның агалары, җиңгәләре:

— Бу этләргә ни булган, болар котырганнар, ахры,— дип, этләрне таяк белән кыйныйлар. Алай да булмый, этләр аның саен:

— Үләргә киткән түтекәй баеп кайта ләң-ләң! — диләр. Ул ара да булмый, үги кыз үзе кайтып җитә. Өенә

кайткач, сандыкны ачып карый. Ни күзе белән күрсен, сандык эче туп-тулы алтын-көмеш, энҗе-мәрҗән, кыйммәтле ташлар. Кыз шуннан баеп китә. Моны күргәч, агалары, җиңгәләре бик көнләшәләр. Үзләренең кызларын да шулай ук җибәреп баетып кайтармакчы булалар.

Бу кыз да йомгагын алып агасы белән урманга китә. Урманга барып җитә, агасы атын тугарып җибәрә. Үзе китә утын кисәргә, ә кыз чиләген алып, җиләк җыярга китә. Ул арада агасы, баягы рәвешчә, бер агачка утын тукмагы асып куя да үзе өенә кайтып китә. Бу кыз тукмак тавышы ишетелмәс булгач, агасы янына дип килсә, аннан җилләр искән. Агасы кайтып киткән була. Аннан соң бу кыз урман буйлап китә.

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — дип әйтә-әйтә бара торгач, бер көтүгә барып җитә.

Көтүчегә әйтә:

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар? — ди.

— Күрдем. Миңа бер көн көтү көтсәң, бер ат бирермен,— ди.

— Миңа ат кирәкмәс,— дип, кыз аннан узып китә. Сыер көтүенә җитә, сарык көтүенә барып чыга, кәҗә көтүенә килә — берсенә дә көтү көтми.

Бара торгач, баягы үги кыз кебек, убырлы карчык өенә барып җитә.

— Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй? — дип, карчыкның өенә керә.

— Күрдем. Инде бар, кызым, мунча як! — дип, ул кызны мунча ягарга җибәрә. Аннан соң убырлы карчык әйтә:

— Инде, кызым, мунчага барыйк. Син минем кулымнан тот, артыма тип, мине мунчага шулай итеп алып бар,— ди.

— Ярар, әби,—дип, бу кыз, карчык әйткән рәвешчә, аны кулыннан тотып, артына тибә-тибә алып бара.

Карчык әйтә:

— Кызым, аркамны чапсана, себеркенең очыннан тот, аркама сабы белән сук,— ди.

Бу кыз себерке сабы белән карчыкның аркасына дөп-дөп итеп ора да ора. Карчык ни әйтсә дә, ул әйткәнчә эшли бирә. Аннан соң карчык моңарга:

— Кызым, минем башымны тарасана азрак,— ди.

Кыз карчыкның башын караса, чәч бөртеге саен алтын да көмеш, кыйммәтле ташлар. Бу кыз, карчыкның башыннан алып-алып, алтын-көмешне кесәсенә дә тутыра, куенына да тутыра. Шуннан соң карчык әйтә:

— Кызым, инде син биеп кара, биегәнеңне күрәсем килә,— ди.

Менә кыз бии башлый. Кыз биегән саен, аннан чылтыр-чылтыр алтын-көмеш коела башлый. Карчык кызны мунчага җибәрә:

— Карачы, кызым, мунчага салат күтәргән идем, кипмәдеме икән? — ди.

Кыз мунчага барса, ни күзе белән күрсен, монда да баягы кебек кулаша тулы алтын-көмеш. Кыз тагын да алтын-көмешне кесәсенә, куенына тутыра. «Түти шулай итеп баеган икән»,— дип уйлый. Карчык кызга янә биергә куша. Кыз бии башлагач, баягыча алтын-көмеш янә чылтырап идәнгә коела башлый.

Шулай итеп, карчык, бу кызны сынап бетергәч, әйтә:

— Бар, кызым, кайтып кит инде, ди. Әнә фәләнчә юлдан кайтырсың,— дип, юл да күрсәтә.— Менә, кызым, бу кара сандыкны алып кит,— дип, бер кара сандык та биреп җибәрә.

— Өеңә кайтып җитмичә ачып карама,— дип, бик каты кисәтә. Байтак җир китеп, үзенең авылына якынлашкач, агасының этләре баягыча тагын өрә башлыйлар:

— Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме, ләң-ләң! — диләр.

Агалары:

— Безнең бу этләр тилергән, ахрысы,— дип, таяк белән аннан да, моннан да ыргыталар. Этләр аның саен:

— Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме,— дип, ләң-ләң итеп өрәләр. Этләрне тагы кыйныйлар.

— Баерга киткән түтекәй баеп кайта, ләң-ләң, дип әйтегез! — диләр.

Ул арада кыз үзе дә кайтып җитә. Кайтып керүгә, кара сандыкны ачып та җибәрә, сандык эченнән бер кара елан сикереп чыга да, кызның муенына чорналып, шунда ук буып та үтерә.