Вәли белән Сорыр

Бер заман саран белән юмарт хезмәт эзләп юлга чыгып китәләр. Юлда бара-бара төш вакыты җитә, болар ашарга утыралар. Саран әйтә юмартка:

— Вәли, әйдә синең азыкны бергәләп ашыйк әле, синеке беткәч, минекен ашарбыз,— ди.

Вәли әйтә:

— Әйе шул, азыкның аерымы юк, әйдә утыр, ашыйк минекен,— ди.

Вәлинең азыгын ашыйлар да юлланалар. Бара торган юллары да ерак була, Вәлинең бер җомгалык азыгын ике кеше өч көндә ашап та бетерәләр. Дүртенче көн юлда бара-бара Вәлинең бик карыны ача, саран иптәшенә әйтә:

— Сорыр, әйдә бер тамакланып алыйк,— ди. Сорыр әйтә (саранның исеме Сорыр була):

— Син акылдан шаштыңмы әллә? Үз азыгыңны ашап бетердең дә инде минекен бетерергә керешәсеңме? — ди.

Шуннан соң Сорыр шәп кенә утырып, ялгызы гына ашый башлый, ә Вәли авызындагы төкерекләрен йотып карап тора. Сорыр шундый саран була, Вәли карап торса да, оялмый, моңа бер тәгам дә бирми. Сорыр туйгач, тагы юлланалар. Бара-бара кич була. Сорыр тагы ашап, ятып йоклый. Вәли ач карынга ята.

Икенче көн иртә белән торгач, тагы да юлланалар. Бара торып карын ачыккач, Сорыр тагы да утырып ашый, Вәли шулай ук бернәрсә ашамыйча торып китә. Бара-бара Вәлинең кодрәте бетә. Кодрәте беткәч, ни ашарга белмичә бик талчыгып барганда, очрый моңа бер кырмыска оясы. Шунда ике йөз граммдай кырмыскалар җыйган бодай була. Вәли бодайны күреп бик шатланып әйтте, ди:

— Менә алла бирде, минем дә тамагым туя бу бодайны ашасам,— дип.

Кулы белән бодайга тотынганда бер кырмыска телгә килеп:

— Әй, Вәли юмарт, син бу бодайны ашасаң, берүзең бер-ике сәгатькә тамакланырсың, без фәкыйрь ничә мең кырмысканы бер елга ач калдырасың. Син, Вәли, зинһар, бодайны калдыр, кирәк вакытында без дә ярдәм итәрбез,— ди.

Вәли бу сүзләрне ишеткәч, юмарт булуына күрә:

— Дөрес тә инде, мең хайванны ач калдырганчы, берүзем ачтан үлсәм, берни юк,— дип ава-түнә юлына китә.

Шулай итеп, юлда барганда саран Сорыр Вәлидән ерак алга китә дә, юлдаш кирәккәч, кунарга көтеп тора. Вәли актык хәл* белән килеп егыла. Сорыр тук тамагы белән рәхәтләнеп йоклый. Өченче көн ашамаган Вәли иртә белән Сорырның артыннан бик авыр хәлдә абына-сөртенә бара, үзе күңеленнән кичерә: «Инде нәрсә очраса да, бернәрсәгә дә карамый ашар идем»,— ди.

Ерак та бармый, бер ялгыз тирәк төбенә туктый. Умарта кортының тавышын ишетеп, тирәктә умарта кортының бер кәрәз балын күрә. Вәли моны күргәч, куанычы эченә сыймый. «Бу бит бал, моны ашасам, бер җомга биеп йөрермен»,— дип кулын суза кәрәзгә. Шул вакыт бер умарта корты аның кулына ябышып:

— Син нишлисен,, Вәли? — ди.—Синең барыр җирең ерак калмады. Менә ерак түгел, тауны үткәч, зур шәһәргә җитәрсез, анда сезгә төрле ашамлыклар булыр. Зинһар, минем балаларымны бер елга ач калдырма, безнең балыбызга тимә,— ди.

Юмарт булгач, юмарт була инде.

— Әйе шул, боларны ач иткәнче, озагын чыдаганны әзен чыдармын, калсын инде үзләренә,— дип ашамый китә.

Шәһәргә җитәр алдыннан бик тә югары тау була. Саран Сорыр тауга туп-туры менеп тә китә, юмарт Вәли ачыгуыннан үрмәләп менә. Тауны төшкәндә Сорыр чабып китә, юмарт Вәли таудан тәгәрәп төшә. Шулай барганда, боларны падишаның коллары күрә. Килеп Вәлидән сорыйлар:

— Сез нигә болай тәгәрисез? — дип.

— Йөрергә хәлем юк, азыгым бетте, өч көн ач,— ди бу.

— Нигә соң алай? — дип сорагач:

— Юмартлыгымның гаебе,— ди.

— Ә ул егет нигә шулай чабып бара? — диләр.

— Аның саранлыгының файдасы, ике кешенең ризыгын ялгыз ашаганга,— ди.

Коллар падишага килеп әйтәләр;

— Бу ике адәмнең берсенең тәгәрәп, берсенең чабып төшүенең сәбәбе берсе юмарт, берсе саран булудан икән,— дип.

Болар килә падиша хозурына хезмәт сорап. Падиша шул вакыт сорый:

— Кайсыгыз юмарт? — дигәндә, Вәли:

— Мин булам,— ди.

— Кайсыгыз саран? — дигәндә, Сорыр:

— Мин булам,— ди.

Падиша икәвен дә хезмәткә алды да Вәлигә әйтте, ди:

— Синең айлык хакың бер сум булыр, падиша йортында эшләүчеләргә баш булып, тикшереп торырсың.

Сорырга әйтте, ди:

— Синең хакың булыр илле тиен, син дворник булырсың, атлар карарсың, әүлә' себерерсең, сыерлар эчерерсең...

Шулай итеп, хезмәт иткән вакытларда көннәр үтә. Со-рырның хезмәте бик каты күбәя, Вәлинең хезмәте көннән-көн җиңеләя. Вәлигә поварлар шәп кенә аш та ашаталар. Сорырга калган аш кына эләгә. Шулай булганнан соң, Сорырның бик ачуы килә Вәлигә.

— Нинди генә хәйлә белән Вәлине урыныннан чыгары-ем,— дип, көне-төне уйга кала Сорыр.

Бер дә бер көннәрдә керә падишага, әйтә: — Падиша хәзрәтләре, сез сакалыгызны кырдырырга уйласагыз, бик тә йомшак, әйбәт итеп алучы кеше бар. Вәли миңа мактанды, падишаның сакалын мин кырсам, йоклап кына утырыр иде, ди. Әгәр дә яңагын кисеп куйсам, бүген үк үземнең башымны кисеп атсын,— ди. Падиша әйтә:

— Анысы бик шәп икән. Минем чәч алучыларым сакалымны кырганда бик рәнҗетәләр. Иртәгәдән башлап Вәли кырыр,— ди.

Иртә белән падиша Вәлине чакырта, Вәлигә әйтә:

— Бүген сез минем сакалымны, чәчемне бик шәп итеп кырасыз. Әгәр дә, ачу тотып, әз генә киссәгез, башыгызны балта астына салырмын,— ди.

Вәли бик куркып, телләре тотлыгып, падишаның аягына егыла:

— Минем гомеремдә пәке тотканым юк. Мин сезне ялгышлык белән кисәрмен. Сез минем, падиша хәзрәтләре, хәзер үк башымны балта астына салыгыз,— ди.

Падиша приказ бирә:

— Юк, Вәли, син юмарт кеше, киен ак халатлар, ал пәке, кыр,— ди.

Вәли ни күрсен, алай да бәла, болай да бәла. Белгәнен эченнән укып, пәкене тотып, падишаның сакалын кырырга тотына. Шундый яхшы кыра, падиша йоклау гына түгел, төшендә бик зәүкъ-сафалар да курә. Күзен ачып җибәрсә, Вәли күз алдында.

— Падиша хәзрәтләре, сезне рәнҗетмәдемме? Сакалыгыз, чәчегез кырылды,— ди.

Падиша сикереп торып:

— һай, Вәли, әлегә хәтле син кайда йөргәнсең? Ике рәхәтне бергә китердең син миңа: сакал да кырылды, күп зәүкъ-сафалар да күрдем,— ди.

Шул сәгатьтә сайлап куя моны падиша өч матур кызына әзер аш бирергә, кызлар белән бергә ашарга, падиша формасыннан киендерергә, вәзирләр кебек итеп. Хезмәт хакын ике сум итә. Сорырның моны ишеткәч, йөрәгенә кайгы төшә.

— Бу хайван аена икешәр сум акча алса, авылның бер бае булып кайтыр, ә мин шундый зур, акыллы башым белән ярлы-ябагай булып кайтырмын. Болай булмас, моңа тагы башка хәйлә табарга кирәк,— ди.

Падишаның амбарында күп еллар тары белән ярма кушылып яткан була. «Шуны, ди, падишага әйтеп, моның башын кистерергә кирәк»,— ди.

Иртә белән Сорыр керә падишага рөхсәт сорап.

— Падиша хәзрәтләре, мин күрәм — сезнең амбарыгызда күп игенегез зая булып ята, әлеге Вәли миңа мактанып куйды: падиша рөхсәт итсә, мин аны бер төндә әрчеп куяр идем шикәр кебек итеп, тарыны ярмадан аерып. Әгәр шуны эшләмәсәм падиша минем исемемне юк итсен, шундук үтерсен, дип мактанды,— ди.

Шул сәгатьтә үк падиша чакырта Вәлине. Вәлигә шул хезмәтне бер төн эчендә эшләп чыгарга куша. Әгәр дә эш-ләмәсәң, муеныңнан тирәккә асып куярмын, ди.

Вәлинең, бу сүзне ишеткәч, куркуыннан башыннан төтен чыга. Эченнән генә кичерә: «Инде нишлисең, әҗәл бер, кайчан да үләргә бер»,— дип, разый була эшләргә. Ахшам караңгысы төшкәч, кызлар белән ризалашып:

— Мин таң атканчы кайтмам,— дип чыгып китә. Вәли амбар янына барып бик моңаеп елый. «Ничек соң

мин бу хезмәтне үтим? Караңгы төндә бер амбар тары белән ярманы түгел, йөз граммын да аерып булмас бит дип елап утырганда әлеге дә баягы теге кырмыска килеп чыкты.

— Вәли, егет, нигә кайгырасың? Шундый рәхәт тормыш та сиңа ошамыймы? — дип сорады, ди.

— Тормышлар бик рәхәт булса да, хезмәтләр бик авыр, кырмыска дус. Менә шул күз алдында торган амбардагы тары белән ярманы мин ничек соң аерыйм? Аерма-сам, падиша мине аскакка аса,— ди бу.

— һәй, юмарт Вәли,— ди, кырмыска әйтә,— дөньяда иткән яхшылыкларың гомердә дә сине аскакка астырмас. Син үзеңнең юмартлыгың белән безне, ничә мең кырмысканы, коткардың ачлык җәзасыннан. Хәзер син рәхәтләнеп ят та йокла. Иртә белән торып, тары белән ярма арасындагы тузанны себерерсең дә эшең беткән булыр. Мин дөнья йөзендәге кырмыскаларның башы, синең бу амбарың минем кырмыскаларга бер сәгатькә дә җитмәс аерырга,— ди.

Иртә белән Вәли тора рәхәтләнеп йокысын туйдырып. Торса, ни күзе белән күрсен, амбарның эчендә тары белән ярма аерылып куелган энҗе кебек тезеп.

Кырмыска башы саубуллашып китә, Вәли себеркене тотып падишадан комиссияне көтә! Падиша килеп керүе белән башыннан акылы китә.

— Бу Вәли түгел, безгә килгән үзе бер дәүләт икән,— ди.

Шул сәгать приказ бирә Вәлинең хезмәт хакын аена ун сум итәргә. Ә Сорырга куша амбар тирәсендә бер тузан да калдырмый себерергә. Сорыр моны ишеткәч, башыннан акылы чыгып:

— Нигә соң мин бу хайванны белмәгән икәнмен? Тагы да бер каты мәсьәлә уйламыйча булмас,— дия дә шул сәгатьтә уйлап та чыгара. Падишага барып әйтә:

— Падиша хәзрәтләре, менә сезгә тагы да бер яңалык. Вәли миңа мактанды. Мин Вәлигә әйткән идем, ничек бу тарыны аердың дип, Вәли миңа җавап бирде: падиша миңа приказ бирсә, мин аңа балавыздан күпер дә салып бирәм дип. Әгәр шуны эшләмәсәм, падиша инә белән тиремне тунасын дип мактанды,— ди.

Падиша хәзрәтләре әйтә:

— Эшләр, эшләр, эшләмәстәй егет түгел. Бик тә шәп булыр миңа балавыз күпереннән генә йөрергә,— ди.

Шул сәгатендә Вәлине чакырта, әйтә:

— Син, юмарт Вәли, күп эшләр эшләдең миңа. Инде актык соравым булсын: минем тәхетемнән урам бакчасына хәтле балавыз күпере ясыйсың. Шуны ясасаң, дөнья йөзендә миннән дә кадерле падиша булмас, әгәр дә син, ачу итеп эшләмәсәң, тиреңне инә белән тунатырмын,— ди.

Шуны әйтеп борыла да китә падиша. Вәлигә әйтә:

— Эшеңне эшлә,— дип.

Вәли ахшам җиткәч кызлар белән тагы да ризалаша да:

— Таң атканчы көтмәгез,— дип чыгып китә.

Чыгып китеп падишаның урам бакчасы янына утыра. Шунда бик каты кайгыга бата. «Инде миңа бу хезмәткә көмәк' бирүче булмас, шушы тормышымның азагы булыр, ахры»,— дип елап утырганда, падишаның бакчасыннан умарта корты бызылдап килеп тезенә куна. Телгә килеп, әйтә:

— Әй юмарт, нигә син кайгырасың? Син дигәндә, дөнья йөзендә булган бар җанвар да көмәк бирергә каршы килмәс. Менә мин умарталарның башы булам. Бездә балдан калган балавызны кая да илтергә юк. Хәзер мин умарталарга кушсам, таң атканчы балавыз күпере кояш кебек ялтырап торыр, ди. Син, иртә белән торып, кулыңа калак-көрәк тотып, сыпыргалап китәрсең, падишаның комиссиясен көтәрсең.,— ди. , _

Иртә белән Вәли йоклап туйгач, ни күрсен, күз дә ачып булмый: кояш кебек ялтырап тора балавыз күпере.

Вәли калак-көрәк алып сыпырды, ди, комиссия дә янына килеп утырды, ди. Падиша хәйран калып, күпергә менеп әрле-бирле йөрде, ди, Вәлигә рәхмәт укып. Кызлар янында тик кенә рәхәт яшәсен дип, егерме биш сумга хезмәт хакын җиткерде, ди. Ә Сорырга приказ бирде, ди:

— һәр көн таң атар-атмастан торырга, күпернең тирәсен тузан калдырмый сыпырырга,— дип.

Вәли кызлар янында бик рәхәт яшәп тора. Торуы белән падишаның бик матур уртанчы сөекле кызын сыпыру уена төшә бу. Вәли белән кыз киңәшкә киләләр, берсе-берсене «җан сөйгәнем» дип сүз бирәләр: бүген төнлә бер-берсенен кулыннан тотышып, Вәлинең авылына, әнисенә табан качарга. Сәгать унике булганчы көтәләр дә халык йоклагач та кул тотҢшып чыгып китәләр болар.

Иртә белән торып карасалар, ни күрсеннәр: Вәли падишаның кызын алып качкан. Падиша бик ачуланып, Вәлинен кайда качканын сорады, ди. Сорыр бик шатланып:

— Ул бит күптәнге карак, мин сезгә әйтергә ипсезләнеп йөрдем. Ул качса, без килгән юлдан качкандыр. Аның артыннан җибәрсәң, атлылар хәзер барып җитәрләр, Вәлине тотарлар,— ди.

Юл күрсәтеп, атлыларны чыгарды, ди, бу. Атлылар юл белән китте, ди.

Вәли белән кыз качып барганда, артларыннан ятлыларның килүен күргәч, бик курыктылар, ди. Кыз әйтте, ди:

— Вәли җаным, курыкма, синдә булган һөнәр миндә дә бар,—ди.

Атлылар килеп җиткәндә, юлда бер тирәк, ул тирәктә булды бер җиләк. Вәли булды, ди, тирәк, кыз булды, ди, җиләк. Атлылар килеп җитеп карасалар, юлда барган кешеләр булмаган икән,күзләренә генә кеше булып күренгән бу тирәк Шуннан борылып кайталар да падишага җавап бирәләр:

— Юлда һичбер адәм дә күрмәдек,— дил. Шул вакытта падиша Сорыриы чакырта:

— Син ялган юл күрсәткәнсең, башыңны кисәм,— ди. Сорыр, тез чүгеп, башын иеп, атлылардан сорый:

— Адәм булмаса, нәрсә булса да күрмәдегезме юлда? — дип.

Атлылар әйтте, ди:

— Юлда күрдек бер тирәк, башында үскән бер җиләк,—дип.

Сорыр әйтте, ди:

Менә сиңа, падиша, тагы да сезгә ни кирәк. Тап үзе шул Вәли. Шул тирәкне казып китерсәгез, менә сезнең каршыгызда булыр күптәнге калдун Вәли,— ди.

Атлылар тагын да чаба. Килсәләр, юлдагы тирәк тә юк, җиләк тә юк. Алты көнлек юлны җәяүләгәнче җитәрбез дип, тагы да чабалар. Икенче көнне кич булганда бер зур авылга барып керәләр. Авылда йортлар күп, бер адәм дә юк. Тик мәчет манарасында бер карт азан әйтеп тора. Чәче агарган, сакалы биленә җиткән. Атлылар, сәлам биреп, карттан сорыйлар:

— Моннан бер егет белән кыз үтмәдеме? — дип. Карт җавап бирә:

— Мин монда ун ел гыйбадәт кылып азан әйтәм, сез килмәсәгез, сезне дә күрмәгән булыр идем,— ди.

Шулай дигәч, атлылар кайтып китә, падишага килеп хәбәр итәләр:

— Тирәк тә юк, җиләк тә юк. Юлда барган адәм дә юк. Тик бер буш авыл күрдек, анда бер карт кына мәчеттә азан әйтеп тора. Ул карттан сорадык, ун ел азан әйтеп торам, сез килмәсәгез, сезне дә күрмәгән булыр идем дип җавап бирде,— ди.

Шул вакытта ук падиша Сорырга бик каты җәза бир-дертә:

— Син ялганчы, ялгыш юлдан безне йөртәсең,— дип.

Ирчә белән торсалар, Вәлидән хәбәр килә:

— Падиша хәзрәтләре, гафу итегез, кызыгыз бездә,— дип.

Падиша бу хәбәрне ишеткәч, кызы белән Вәлинең сәламәтлегенә шат булып, Вәли торган авылга сәфәр кылды, ди. Падиша килеп җиткәч, Вәли падишага каршы чыгып, тез чүгеп:

— Безне гафу итегез, без Мәйсәрә дигән кызың белән бергә юлдаш булдык инде,— дигәч, падиша ризалык бирде, ди.

Шуннан падиша моңа ярты падишалыгын биреп зур туй ясатты, ди. Ә Сорырны Вәлинең ялчысы итте, ди. Шуның белән әкият тә бетте.