Йорт тотмас

Әүвәл заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга үрәтник чагында торганнар икән, ди, бер авылда карт белән карчык. Боларның бердәнбер генә кызлары да бар икән. Картлар үзләре ярлы гына булсалар да чамадан тыш һавалы булганнар. Шунар күрә аларның кызларын әллә ничә урыннан кияүгә сорасалар да, сораучыларның әле бер җиреннән әле икенче җиреннән гаеп тапкан булып, кире кайтарып җибәрәләр икән.

Шулай итеп еллар узган. Бара-тора кызларын берәү дә сорамас булган. Бик озак көтеп-көтеп тә яучы килмәгәч, ахырда үзләренә чыгарга туры килгән. Үз авылларына, күрше авылларга сүз салганнар, ләкин кияү чыкмаган. Шуннан соң алар ил-күршедән өметләрен өзеп, алтмыш чакрымдагы чит авылга киткәннәр.

Авылга барып керсәләр, каралтысыз-коймасыз өй буенда сәләмә генә киенгән бер егет утыра. Картлар аның катына барып сорашырга тотынганнар.

— Нихәл, егет, исәнме?

— Шөкер, үзегез сау гынамы?

— Хатының бармы?

— Юк.

— Өйләнергә исәбең юкмы соң?

— Исәп юк түгел.

— Картлар бер-берсенә карашып куйганнар. Карчык егеттән:

— Атың ничек соң, углым? — дип сораган.

— Атым «Йорт тотмас» — дип җавап биргән егет.

Картлар колактан колакка сөйләшкәннәр дә: «Рәте-чираты да күренми, йорты-җиренең дә юне юк, исеме дә җитмәсә шундый күңелсез икән»,— дип, алга таба киткәннәр.

Бу егет шушы авылда берьялгызы тора, атасы-анасы юк, үзе бик ялкау, эшлексез нәрсә икән. Аны шул рәтсезлеге, дөнья көтә белмәве өчен авылдашлары «Йорт тотмас» дип йөри торган булганнар, һәммә кеше «Йорт тотмас» та «Йорт тотмас» дип йөргәнгә, аның чын исемен белүче дә юк икән. Бара-тора ул үзенең чын исемен үзе дә оныткан.

Эшлексез булса да Йорт тотмас үзе хәйләкәр икән. Картларның сөйләшүеннән аларның ни өчен килгәнлекләрен аңлаган да, тиз генә өй артларыннан әйләнеп барып, икенче бер өйнең капкасы төбендә басып тора икән бу. Карт белән карчыкның икесенең дә күзләре начар күргәнгә, аны танымыйча башка егет дип белеп, баягыча сорашырга тотынганнар. Ахырда:

— Син ни атлы соң үзең? — днп сораганга каршы, ул:

— Йорт тотмас,— дип җавап биргән.

Картлар, аның исемен яратмыйча, тагын алга таба атлаганнар. Йорт тотмас тагы әллә кайлардан әйләнеп, икенче капка алдында аларны көтеп торган. Картлар тагын аны танымаганнар. Эш исемгә килеп җиткән.

— Син ни атлы?

— Йорт тотмас.

Картлар аптырашканнар, уйлашканнар-уйлашканнар да: «Бу авылда һәммә халык Йорт тотмас атлыдыр ахыры. Инде бәхетебез шуннандыр»,— дип, кызларын Йорт тотмаска бирергә булганнар.

Туй үткәч, Йорт тотмасны үзләренә йортка керткәннәр. Картлар йортында тора башлау белән, ул үзенең йорт тот-маслыгын күрсәтергә тотынган.

Кайнатасы бер көнне аңар ат җигеп урманга утынга барырга кушкан. Йорт тотмас билен буып балтасын кыстырган да урманга киткән. Атны агачка бәйләп куеп, шунда якында гына үскән юан бер наратны бик батырланып кисәргә тотынган. Агач, ауганда ат өстенә килеп төшеп, арбаны да ваткан, атны да үтергән.

Инде ни эшләргә кирәк? Йорт тотмас бераз башын кашып торганнан соң, кулын селкеп, өйгә кайтып киткән. Кайтып барышлый бер.күл яныннан узганда күрә: күл өстендә үрдәкләр йөзеп йөри. Йорт тотмас: «һич булмаса үрдәк алып кайтырмын»,— дип, балтасын шуларга төзәп ыргыткан икән, үрдәкләр очканнар, балта су төбенә төшеп югалган.

Йорт тотмас күп уйлап тормыйча, өстен-башын чишенеп ташлап, балтаны эзләргә суга кереп киткән. Күл төбенә чумып бик озак эзләгән, таба алмаган. Кырыйга чыкса, күрә: киемнәре юк, алар урынында җилләр исә. Бу балта эзләп маташканда бер карак килеп аның киемнәрен урлап качкан икән. Йорт тотмаска өйгә ялангач кайтырга туры килгән. Шулай ул атсыз, арбасыз, утынсыз, балтасыз, киемсез, шыр ялангач көе яшеренеп кенә авылга кайткан да шыпырт кына сәндерәгә менеп яткан. Аның кайтканын берәү дә белми калган.

Менә бер заман каенаталары белән хатыны килеп кергәннәр. Шул көнне икмәк салганнар икән. Хатыны мичтән икмәк алырга тотынган, ипиләрне: «Бусы әтигә, бусы әнигә, бусы үземә, бусы иремә»,— дип, аерып-аерып куя икән. Йорт тотмасның тамагы бик ачкан икән, ул үзенә дигән ипи зур микән дип карар өчен үрелгәндә сәндерәдән егылып төшкән. Ул төшкән турыда ук идәндә дәү бер әрҗә белән каз мамыгы тора икән. Йорт тотмас әрҗәнең эченә үк килеп төшкән. Аның әрҗә эченнән чыгып килгәнен күреп, өйдәге халык һәммәсе җен дип белеп, кычкыра-кычкыра чыгып качкан. Алар артыннан:

— Мин ул, мин! — дип кычкырып Йорт тотмас та чыгып йөгергән.

Аның өсте юеш булганга, бөтен тәненә каз мамыгы сырышып, ул мамыктан әвәләгән төсле булган икән. Бер төркем халык җен дип аннан качарга, икенче төркем халык аны тотар өчен артыннан куарга тотынган. Шулай итеп, авыл буенча байтак чапкач, аны тотып алганнар. Йорт тотмас икәнен белгәч, җыелган халык шаркылдашып көләргә тотынган. Ул оялуыннан җир тишегенә керерлек булган.

Шуннан соң аны өйгә алып кайтып мамыктан әрчегәннәр, киендергәннәр дә, кулына табак биреп, бал алып менәргә базга төшереп җибәргәннәр. Үзенә дигән икмәкне, табакны күтәреп Йорт тотмас базга киткән. Икмәкне бусагага куйган да, үзе баз эченә төшеп, мичкәдән бал агыза башлаган. Шул вакытта гөнаһ шомлыгына каршы бер эт килеп бусага өстендәге икмәкне алып китмәсенме? Моны күреп, Йорт тотмас баздан сикереп чыккан да бал мичкәсенең чемәкәе белән табакны ата-ата этне куарга тотынган. Куа-куа әллә нихәтле җир киткән. Агып калган бал мичкәдә беткәнче аккан, баздагы карны эретеп саз ясаган.

Өйдәгеләр Йорт тотмасны көткәннәр-көткәннәр дә, ахырда кайнанасы аның артыннан базга киткән. Баскычтан төшкәндә аягы таеп егылган да баз эчендәге баткакка башы белән төшеп баткан. Карчык инде бик бетерешкән, әҗәл бик терәлгән икән, шуннан чыга алмыйча тончыгып җан биргән.

Йорт тотмас этне куып-куып та икмәкне ала алмый кайтып, баздагы бу хәлне күргәч, куркып, өйгә дә кермичә бу авылдан чыгып качкан.