Җыланчай


Борын-борын заманнарда торганнар, ди, бер карт белән бер карчык. Боларның балалары булмаган. Бабай белән әби балалары булмауга бик кайгырганнар: «Шушы картлык көнебездә безне кем тәрбияләр, кем карар икән?» – дип, көне-төне шул турыда уйлаганнар.

Бердән бер көнне бабай юлга чыгып киткән. Әби шул көнне кичке аш пешерергә дип токмач баскан да бала юклыгы тагын да исенә төшеп кайгырырга тотынган. Шул сәгать үк әби, авырга калып, чирли башлый. Бабай юлдан кайтмас борын әби бала таба. Әбинең баласы җылан* була. Бу җылан әнисеннән туа бара икән, ди, ә үзе, тәрәзәдән тышка чыгып, өйгә урала бара икән, ди. Ул шулхәтле озын булган, өйнең бөтен җирен уратып алган, ди. Әби моны күреп бик кайгырган, елаган, куркып йөрәге ярыла язган. «Картым кайчан гына кайтыр икән?» – дип елап, күзләре шешенеп беткән, ә җылан әнисен һаман юаткан, еламаска, кайгырмаска кушкан. Ләкин әби моңа ышанмаган, тик үзенең елавын гына белгән.

Бер-ике көннәр үткәч бабай юлдан кайтып төшкән. Җыланны күрү белән аның да һушы киткән. Шуннан соң бабай белән әби сүз куешып, өйне ташлап чыгып китәргә генә торганда, җылан атасына, ягъни бабайга карап: «Әти, син бер дә курыкма, тик син мин әйткән сүздән генә чыкма, бервакытта да әрәм булмассың. Менә мин сиңа бер эш кушам, син шуны эшлә, ди. Син хәзер бар да фәлән патшаның кызын миңа ярәшеп кайт», – ди. Бу сүзләрне бабай ихлас белән тыңлап тора да, атын җигеп, теге патшага дип чыгып китә.

Бара. Патша янына кереп, аның кызына башкода булып килгәнлеген белдергәч, патша моңа бик гарьләнеп, аны кылыч белән тураклатып, арбасына төятеп, атын борып кире кайтарып җибәрә. Ат кайтып җитеп, бабайның туракланган гәүдәсен күргәч, әби тагын кайгырырга тотына. Ләкин җылан, бабайның гәүдәсен рәткә салып, шундук җан кертә. Бабай терелгәч, җылан атасын шул ук патшага тагын башкодага җибәрә. Бабай яңадан барып кергәч, патша моңа бик нык аптырап китә. «Ахрысы котылып булмас инде моннан», ди дә, кызын бирергә карар кыла. Өенә кайтып бераз торгач, бабай җыланны бер озын арбага салып патша янына алып китә. Җыланны патша кызы ябылган сарайга кертеп җибәрәләр. Сарайга кергәч, җылан, кызны койрыгы белән уратып алып, сарай түбәсенә менеп китә. Ләкин кыз кияүнең шулай җыланга әверелеп йөрүен белә икән. һәм аңа әйтә: «Җылан, ди, нигә әле син мине бу кадәре куркытырга йөрисең? Мин синең бик матур бер егет икәнлегеңне бик яхшы беләм бит, син мине юкка гына болай кайгыга салма», – дип ялвара. Ләкин җылан кызны бик озак ялындыра. Шулай итеп, бик озак ялынганның соңында, җылан кабыгын салып ташлый да бик матур бер егеткә әверелә. Ә салып алынган кабыкны кызга сакларга бирә дә, болай ди:

– Кара аны, ди, әгәр дә шушы кабыгымны югалтсаң, бер пар чуен калуш туздырмыйча мине таба алмассың, – ди.

Бердән бер көнне кыз су керергә төшкәч, теге җылан кабыгы ничектер су төбенә төшеп китә. Ә аның суга төшеп киткәнен кыз үзе белми дә кала. Өйгә кайтып керсә, егет өйдә юк. Җылан кабыгын эзләргә тотына, караса, ул да юк. Шуннан соң бу кыз бик аптырый һәм атасыннан бер пар чуен калуш ясатып алып, шуны кия дә егетне эзләргә дип юлга чыгып китә. Бу кыз бара-бара, бик күп җирләр баргач бер карчыкка барып керә. Бу карчыкның ире алты башлы дию пәрие икән. Бу кыз барып кергәндә ул бер атналык юлга чыгып киткән була. Кыз әбигә үзенең ни йомыш белән йөргәнен сөйләп бирә. Әби моңа каршы: «Мин белмим, балам, ирем сөйли торган иде, дөньяда Җыланчай дигән бер егет бар дип, белсә ул беләдер, кайткач сорашырбыз», – ди.

Дию пәрие кайткач әбигә әйткән: «Ул Җыланчай дигән батыр әле дөньяга килмәгән, ул дөньяга килсә, без яши алмас идек. Менә мин шуннан артыкны белмим. Минем зур абзыем бар, ул күбрәк белсә белер, аңарга бар», – дигән. Шул җавапны алгач кыз саубуллашып юлына чыгып китә. Бик күп вакытлар йөргәннең соңында тугыз башлы дию пәриенә барып керә бу. Анда да үз хәлен сөйли. Бу дию пәрие патша кызын үзенең олы агасына җибәрә. Шулай итеп патша кызы бик күп җирләр үтеп, унике башлы дию пәриенә барып керә. Барып кергәч, карчыктан сораша.

Карчык әйтә: «Кызым, ди, ул бик ерак җирдә тора шул, ди.

Менә шул юл белән баргач бер җирдә, ут диңгезенең уртасында бер алан булыр, Җыланчай батыр әнә шунда тора ул, ди. Диңгездәге ут төнлә сәгать уникеләрдә генә бераз вакыт сүнеп тора. Син шул вакытта гына кереп кала аласың, башка вакытта син ул ут тавына керә алмыйсың», – ди. Кызны озатканда аңа бер ат, бер серле камчы, тарак, беләү һәм бер көзге биреп җибәрә. Бик озак вакытлар йөргәннең соңында патша кызы теге ут диңгезенә барып җитә. Монда сәгать унике җиткәнне көтеп тора да, ут сүнгәч кенә атына атланып, шундагы чокырны сикертеп, теге аланга барып чыга. Кыз егетнең нәкъ йоклап яткан вакытына туры килә. Кыз, шыпырт кына кереп, егетнең кулларын артка каерып бәйләп, камчы белән кыйный тегене. Шул вакытта гына егет уяна. Башта егет качарга уйласа да, кызны таныгач, аның белән исәнләшә. Ут кабынганчы бу утраудан чыгып китәргә ашыгып атка атланалар. Болар атны сикертеп теге якка чыгарга җыенганда гына ут кабынып китә дә, андагы бөтен җеннәр уянып, боларны куа башлыйлар. Кыз теге карчык биргән серле таракларны берәм-берәм ташлый башлый. Болар тик шул әйберләр ярдәмендә генә качып котылалар һәм тора-бара өйләренә кайтып җитәләр. Болар кайтуга кызның атасы кызын сагынып көне-төне елау аркасында сукырайган була. Егет патшаны дәвалый, ә патша моның өчен аңа үзенең ярты байлыгын бүлеп бирә дә, егетне үз урынына патша итеп куя. Егетнең әтисе белән әнисен монда күчерәләр. Җыланчай шул матур кыз белән әле дә булса төсләре бер дә үзгәрмичә бик матур гомер итәләр, ди.