Сер тотмас

Борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, карга плот-ник булып торганда, яшәгән, ди, бер атаклы аучы. Моның атаклы булуы шуннан гыйбарәт икән: дөньяда булган бөтен хайваннар моны белә торган булганнар, ди.

Бер заманны аучы хатынына әйтә: «Син миңа азык хәзерлә, ауга китәм», – ди. Аучы азыгын ала да чыгып китә ауга. Урманда азмы-күпме йөргәч, килеп чыга бу бер ачыклыкка. Караса, ике елан сугыша: берсе кара, берсе ак. Читтән карап-ка-рап тора да, ак еланны бик кызгана, кара елан бик җәберли үзен. Мылтыгын ала да кара еланга ата. Аткан иде кара еланга тими, ак еланны яралый. Шуннан бу аучы күңелсез генә өенә кайтып китә, ак еланны жәлли инде. Өенә кайтып керсә, хатыны сорый:

– Ни булды сиңа, әллә чирләдеңме? – ди.

– Кара еланга дип аткан идем, ак еланга тиде, – ди аучы, – бигрәк жәл булды инде, ди. Бер елан бо ларның сүзен тыңлап торган икән. «Ә, ди, бу ялгыш аткан икән», – дип, кайта да еланнар патшасына әйтә: «Ул синең кызыңа ялгыш аткан икән, ди. Синең кызың кем беләкдер сугышкан вакытта, ди, аның дошманына атканда, кызыңа тигән», – ди. Еланнар патшасының бик ачуы килә: «Бар, ди, чакырыгыз әле ул аучыны, ди, , минем кызым кем белән сугышты икән?» – ди. Бер елан аучыны чакырып алып килә.

– Утыр, – ди еланнар патшасы. – Сөйлә, ник соң син минем кызыма аттың? – ди.

– Ул бер кара елан белән сугыша иде, ди. Мин синең кызыңны жәлләп, кара еланга аткан идем, синең кызыңа тиде, – Ди.

– Хәзер син ул кара еланны күрсәң таныйсыңмы? – ди.

– Таныйм, – ди аучы.

Патша приказ бирә бөтен еланнарны җыярга. Бөтен еланнар җыелалар да бер рәт булып тезелешеп яталар.

– Кара инде кайсысы? – ди елан патшасы. Аучы килә дә:

– Менә бу, – дип, бер кара еланга күрсәтә. Бу еланны аерып алалар да:

– Сөйлә хәзер, нигә сугыштың? – ди елан патшасы.

– Мин синең кызыңа өйләнәсем килде, ди, ә ул риза булмады, шуның өчен сугыштык, – ди.

Елан патшасы аучыга әйтә:

– Син минем кызыма үчлек белән атмагансың икән, ди. Алай булгач, ди, син аны терелтә дә аласың, – ди.

Егетне алып китә үзләренә. Барып керү белән елан патшасы әйтә:

– Кызымны кулың белән сыйпа, – ди.

Егетнең кулы белән сыйпавы булды, кыз сикереп тора да ниләр булганын үзе сөйләп бирә. Патша аучыга әйтә:

– Синең яхшылыгың өчен мин дә бер яхшылык эшлим, ләкин син ул турыда беркемгә дә әйтмә, ди. Берәр кешегә сөйләсәң шунда ук үләсең, – ди.

Егет беркемгә дә сөйләмәскә сүз бирә.

– Алай булса, ач авызыңны, – ди елан. Авызын ачуы була, елан моның авызына төкерә. Шуннан соң бу аучы дөньяда булган барлык хайваннарның, кош-кортларның телен, үләннәрнең шаулавын аңлый торган бер кеше булып кала.

Ярый, аучы саубуллашып өенә кайтып китә. Ул үзе бара, ә үзе аяк астындагы үләннәрнең ни әйткәнен аңлый бара. Үләннәр үзара сөйләшәләр икән. Ал арның берсе: «Мин фәлән авырудан ярыйм», – ди икән, ә икенчесе: «Мин баш авыруыннан ярыйм...» – ди икән. Кошлар сайрыйлар икән, ди, алар телен дә аңлап бара икән бу. Дөньяда нинди телләр бар, бөтенесен дә белә башлый бу хәзер.

Аучы өенә кайтып җитә, берничә көн үткәч бабаларына кунакка барырга уйлый бу. Бабалары башка авылда торалар икән. Хатыны белән китәләр болар кунакка. Юлда барганда болар бүләккә дип алып бара торган сарык тәкәсе мыгыр-мыгыр итеп куя икән, ди. Моны ишеткәч аучы көлеп җибәрә. Хатыны иренең көлгәнен күреп:

– Нигә көләсең? – ди.

– Юк, болай гына, – ди аучы.

– Әйт инде, нәрсәдән көләсең? – ди хатыны.

– Әйтергә ярамый, – ди аучы. Хатыны аның саен моңа бәйләнә. – Әйтмәсәң, ди, мин сине ташлап китәм, – ди.

– Ярый, – ди аучы, – өйгә кайтыйк, ди, мунча ягып керим, аруланыйм, ди, аннан соң әйтермен, – ди.

Болар кунакта ике кич кунасы урынга бер генә кич кунып, ашыгып өйгә кайталар. Өйгә кайткач, хатыны мунча яга. Шул арада аучы этенә ипи чыгарып бирә: «Мә, хайваным, аша, ди, бу минем сине соңгы мәртәбә ашатуым булыр, – ди. Эт ашаганда бер валчык кала. Ул валчыкны шул тирәдә торган әтәч килеп каба. Эт әйтә әтәчкә:

– Оялмыйсыңмы, ди, бу бит хуҗаның кисәге, ди, ул бит хатынына серен әйтә дә үлә, ди. Ел анар патшасы аңарга бу не беркемгә дә әйтмәскә кушкан иде, ә ул хатыны йөдәткәч, түзә алмады, әйтә инде, – ди.

Әтәч әйтә:

– Их, ди, алай булса син дә, синең хуҗаң да, башсыз икәнсез, ди. Минем кырык хатыным бар, ди, мин алай да командалык итәм, ди, ә синең хуҗаң бер хатын белән дә командалык итә алмый икән, – ди.