Тылсымлы чыбык

Берәүнең бер кызы белән бер улы булган, ди. Үләр алдыннан әтисе улына әйткән:
 — Үзең өйләнмичә торып, тутаңны кияүгә бирмә! — дигән. Егет әтисенең сүзен тыңламаган, тутасын сыңар күзле бер
кешегә кияүгә биргән. Йортта егет берүзе генә калган. Көннәрдән бер көнне, урманда йөргәндә, егет күпер башында бик матур бер кызга юлыга. Танышалар болар, сөйләшәләр. Егет моны хатын итеп алып та кайта.
Бервакытны боларга туталары кунакка килә. Килен тута-сына да бик ошый. Үзе бик матур, ашарга-эчәргә дә бик яхшы хәзерли икән. Тик шунысы гына ошамый; үзе болар белән бергә ашарга утырмый. Киленне туталы-энеле бик кыстыйлар. Юк, килен утырмый:
 — Ярар, мин ашарым әле, вакыт табарым әле, — ди. Туталары моңа бик гаҗәпкә кала: «Нишләп болай икән бу?» — ди. Төнлә йоклаган булып юрган астыннан гына карап ята бу. Карап ятса, матур хатын ире кырыннан тора да, ак чыраны матчага кыстырып, чыга да китә морҗа тишегеннән. Туталары тәрәзәдән карап тора. Килен эткә әверелә дә, бүтән этләргә кушылып, зиратка үлек ашарга кереп китә. Егетне уятып карый, теге һич уянмый. Таң якынлашкач, хатын кайтып, ак чыраны матчадан ала да, берни булмагандай тагын ире кырына барып ята.
Иртә була, килен аш әзерли. Әмма үзе һаман да ашъяулык янына утырмый. Килен чыгып киткәч, тутасы әйтә энесенә:
 — Туганым, ди, бу килен бик бозык нәрсә икән, — ди, күргәннәрен барысын да сөйләп бирә. Энесе моңа бик хурлана.
 — Син, ди, булмаганны сөйлисең, минем хатын матур булганга көнләшәсең, сукыр кешегә биргәнгә ачу итәсең син, — ди. Тутасы тагын әйтә моңар:
 — Сабыр ит, туганым, менә үз күзең белән күрерсең, — ди. Болар тагын йокларга яталар, килен тагын чыгып китә ак
чыраны матчага кыстырып, урамга чыккач эт була.
 — Менә күрдеңме инде, — ди тутасы, — әнә, сарысы синең хатының.
Хатын таң алдыннан кайтып тагын ире кырына ята. Тутасы китә саубуллашып. Аш вакыты җиткәч, ире әйтә хатынына:
 — Әйдә утыр минем янга ашарга! — ди.
Килен анда да утырмый:
 — Ярар, утырырым әле, ашарым әле, — ди.
Егет түзә алмый, ачулана башлый.
 — Син минем белән ашар идең дә, төнлә этләр белән тамагыңны туйдырдың шул, — дип ычкындыра.
Хатын:
 — Әһә, син күп белә башлагансың икән әле, — ди, иренә тылсым чыбыгы белән суга. Ире шунда ук эт булып әверелә. Йөри урамда эт булып. Һичкемнән рәхим-шәфкать юк моңа. Малайлар таш аталар, эт өстерәләр, этләр дә талый. Шулай бәрелеп-сугылып йөри торгач, авылдан бөтенләйгә чыгып китә бу. Бара торгач, күрше авылның көтүчесе янына барып чыга. Көтүчегә эт бик кирәк икән, «Маһ-маһ», дип, «Кил, ипи бирәм», дип чакыра бу моны. Эт моның янына бара. «Ят» дисәң, ята бу, «Тор» дисәң, тора; ипи биргәч, рәхмәт әйткәндәй, бик сөенеп койрыгын болгый. Көтүченең исе китә этнең акыллылыгына. «Миңа яхшы иптәш булырсың», — дип, көтүче моны үзенә ияләштерде. Болар көтү көтә башладылар. Эт сарыкны һич югалтмый, көтүдән аерылырга ирек бирми. Шулай итеп җиде ел узып та китә. Ул арада этнең акыллылыгы турында бөтен дөньяга сүз тарала. «Адәм баласы белмәгәнне белә икән, югалган малны таба икән», — дип, әллә ниләр сөйли башлыйлар, арттырып та җибәрәләр. Андый чакта шулай була бит.
Патшаның туар-тумас баласы югала икән. Бер көтүчедә шундый акыллы эт барлыгы шушы патшага барып ишетелә. Патша, бик зур хаклар биреп, көтүчене ризалата да этне үзенә ала.
Патшаның уникенче баласы туар көннәр җитә. Этне дә патша хатыны торган бүлмәдә асрыйлар. Беркөнне шулай, бала туар чак җиткәч, юллыктан бернәрсә килеп төшә дә, әле генә туган баланы ак чүпрәккә төреп, юллыкка таба йөгерә. Патша хатыны моны тоймый да, белми дә. Теге нәрсә чыгып китәм дигәндә генә безнең эт «пам!» дип, тегенең өстенә ташлана, талаша торгач, баланы алып кала.
Менә тотына бу өрергә, менә шыңшый, тик патшаны һич уята алмый. Күп азаплана торгач, уятты бу. Баланы мич алдыннан алып, исән-сау калуына бик куанды инде бу. Патша хатынының тагын бер-ике баласын алып калды бу. Хәзер этне бик яраталар, бик тәрбиялиләр инде. Тора-бара патша этнең зур хезмәтләр күрсәтүен муенындагы алтын муенсага язып, аны үз иркенә җибәрә.
Күп еллар үтү сәбәпле илен-йортын сагынып, үз авылына кайта бу. Хатыны аның ниләр эшләвен, нинди дәрәҗәгә менүен белеп торган икән. Баскыч төбенә җитүгә тагын суга тегеңәр тылсым чыбыгы белән. Безнең этебез хәзер чыпчык булып оча. Анда куна, монда куна, орлык эзли, әмма орлык таба алмый бу. Шулай эзләнә-эзләнә авылдан да чыгып китә бу, урманга барып керә. Күп оча торгач, ашлык сугучы унбер егет янына барып чыга. Боларның ындыр табагына төшеп орлык чүпләргә тотына бу. Шул вакытта йорттан бер карт чыга да, кулына чыбык алып, моны куа башлый.
 — Күземә күренәсе булма, үтерәм мин сине! — ди. Унбер егет, чабагачларын ташлап, карт янына йөгереп
киләләр.
 — Бабай, үтермә син бу чыпчыкны, ул безгә иптәш булыр, — диләр.
Бабай, юньләбрәк караса, шакката.
 — Карасана, бу сезнең уникенче туганыгызны алып калучы бит, — ди.
Теге егетләр моңа бик гаҗәпләнәләр:
 — Бабай, аны кеше итеп буламы соң? — диешәләр. ; — Ник булмасын, була, — ди бабай.
 — Булса, син аны кеше ит, без ул чакта унөч туган булырбыз, — диләр егетләр.
Бабай тылсым чыбыгы белән суга, безнең чыпчык хәзер яңадан кеше була. Кеше булганның соңында, бабайның тылсым чыбыгын кая куйганны күзәтә башлый бу. Картның яшергән урыныннан ала да китереп суга, карт шундук алаша була. Теге егетләргә дә эшне аңлата бу:
 — Сез патша балалары, ди, сезне шушы карт сихерләп бала чагында ук алып киткән, сезгә атагыз янына кайтырга кирәк, — ди.
Әлеге алашаны җигеп, аның янына тагын бик күп атлар җигеп, бик күп маллар төяп, кайтып китәләр болар. Унбер егетне патшага тапшырып, анда бик зур кунак булганнан соң, күп бүләкләр алып, безнең егет үз өенә кайтып китә. Теге матур хатын моны каршы алырга чыга.
 — И җаным, кайларда йөрдең, бик сагындырдың, әйдә, хуш кайттың, өйгә кер, — ди.
Егет әйтә:
 — Бу йортка син хуҗа бит, алдан үзең кер, — ди. Хатын ишектән атлауга, тылсым чыбыгы белән китереп ора аркасына. Хатын шундук күк бия була. Егет бияне җигеп, тотына урман ташырга. Агачны ботагын-ниен бутамыйча, бөтен көенчә генә сала да кыйнап-кыйнап тарттыра. Шулай итеп азаплана торгач, әлеге бия суга кибегеп, җиккән килеш тирән күлгә ташлана да шунда батып үлә. Егет әле дә яхшы гомер итәдер иде. Әле бу көннәрдә барганым юк, хәлен белмим, ничегрәк яши торгандыр.

экипировка футбольная mercurial.com.ua/detskaja-obuv/detskie-football-butsi/ кеды для футбола