Турай батыр

Булган, ди, борын заманда бер хатын. Аның булган, ди, өч өе: берсе кешенеке, берсе күршесенеке, берсе салмаган, бурасын да алмаган, шунлыктан ул алачыкта гына торган, ди. Алачыгы шәп икән: һава белән каплаган, җилләр белән мүкләгән. Ач иде, ди, ул тук иде, ди, алачыкта гына торса да, кешегә чыгу гадәте юк иде, ди.
Шул хатынның булган, ди, Турай атлы бер улы. Чамасыз да гәүдәле, чамасыз да көчле булган, ди, ул егет. Күрешим дисә, кешенең кулын имгәткән, атланыйм дисә, атның билен сындырган, көрәшләрдә моңа батыр чыкмаган, якын-тирәдә берәү дә калмаган мәйданда бу екмаган. «Турай батыр» да «Турай батыр» дип моның исеме телләрдән төшми икән. Буйга-сынга килсә дә, төскә-биткә чибәр булса да, аңа кызлар чыкмаган. Турай яучы җибәрсә, кулларын гына селкиләр иде, ди. Алачыкта торган кеше кайда килен төшерсен дә, кайда бала үстерсен?
Шулай йөргән-йөргән дә бу, анасына шундый сүз әйткән:
— Әни, китимче мин, — дигән. — Читкә чыгыйм, ил-көн күрим, дөнья гизеп йөрим. Бәлки кулга мал төшәр, бәлки берәр кыз очрар, сиңа килен, миңа хатын чыгар.
Анасы әйткән:
—Ай, улым, китүен китәрсең анысы, син бит минем бер генәм. Китеп югалсаң, синсез нишләрмен, сиңа ул-бу булса, хәлеңне ничек белермен?
Егет каз каурыен алган да матчага кыстырган:
— Син кайгырма, әни, — дигән, — мин югалмам. Әгәр инде миңа ул-бу була калса, шушы каурыйдан кан тамар.
Анасының рөхсәтен алып, билен буып, кулына кистәнен алып, чыгып китте, ди, бу егет. Бара, ди, бара, ди. Көн китте, төн китте, артына борылып караса, карыш буе җир китте. Шулай да, бара торгач, биек тау буена барып җитте, ди. Гөрелдәгән тавышка күтәрелеп караса, ике тау бер-берсе белән чәкәшә. Якынрак килсә, шаккатты: бу тауларны бер батыр шулай бер-берсенә бәреп чәкештереп утыра икән.
Турай батыр моннан сораган:
— Бу тауларны нигә болай чәкештерәсең? — дигән.
Теге егет әйткән: 
— Синең киләсеңне белдем дә, чакма чагып ут чыгарып, бутка пешермәкче булдым, — дигән.
Бу батыр Тауказар атлы булган, ди.
Ярый, болар хәзер ике иптәш булдылар, ди. Тагын киттеләр, ди, бара торгач, очраган, ди, боларга өченче батыр. Монысы ташны сыга да ыргыта, ди.
— Бу ташларны нигә болай сыгасың? — дип сораганнар. Теге батыр әйтте, ди:
— Сезнең киләсегезне белдем дә, бутка пешерермен дип, таштан май чыгарып маташам.
Бу батыр Ташказар атлы булган, ди.
Ярый, болар хәзер өч иптәш булдылар, ди. Тауказар белән Ташказар шулай ил-көн күрергә, бәхет эзләргә, чыкканнар икән.
Киттеләр, ди, шулай өчәү иптәш булып. Көн китеп, төн китеп, кырлар үтеп, күлләр-дәрьялар кичеп, барып җиттеләр, ди, болар бер карурманга. Шундый калын, шундый караңгы, ди, гомердә дә бер кеше аяк басмаган.
Бара торгач, күрәләр болар бер йорт. Эченә керсәләр, идән уртасында учак, учак янында казан, өй түрендә сәке, сәке өстендә табак, табак эчендә кашык. Бөтен дирбиясе бар, тик хуҗалары гына юк.
Бер төн куналар бу йортта, ике төн куналар, һичкем күренми. Шуннан соң уйлашалар:
— Монда туктап бераз ял итик, кош-корт аткалыйк, аннан соң күз күрер.
Тауказар белән Турай чыгып китәләр ауга, Ташказар өйдә аш пешереп кала. Аш өлгерде дигәндә генә берәү ишекне кага:
— Ач ишекне!
Ташказар ишекне ачуга, батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш — сакалы биш карыш.
— Сәкегә күтәреп утырт!— ди. Ташказар утырта.
— Аш бир!— ди.
Ташказар табакка салып аш та бирә.
— Миңа болай гына җитми, казаны белән китер! — ди. Ташказар:
— Юк, казаны белән бирә алмыйм, иптәшләремне туйдырасым бар, — дип әйтә башлаган иде дә, Үзе бер карыш, сакалы биш карыш аңа аяк тибеп кенә кычкыра:
— Әһә, әле син шулаймы? Китер тизрәк!
Шуннан соң Ташказар ашны казаны белән китереп куя. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш, ашны ашап бетергәннән соң, сикереп төшә дә, тагын да батыраеп, Ташказарны үтереп китеп тә бара. 
Турай батыр белән Тауказар кайтып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, иптәшләре үлгән, ашны кемдер ашаган, табак-савыт идәндә аунап ята.
— Бу нихәл бу? — диләр. — Монда килеп безнең иптәшебезне үтерергә кемнең батырчылыгы җиткән?
Кайгырышалар, үкенешәләр инде болар. Ташказарны, мәрткә киткән булмагае дип, сарайга чыгарып куялар да, икенче көнне Турай батыр ауга үзе генә чыгып китә. Тауказар ашны өлгертеп кенә җиткергән иде, тагын ишек кагалар:
— Ач ишекне!
Тауказар ачып кертә. Батыраеп, ирәеп, килеп керә бер кәрлә: Үзе бер карыш-сакалы биш карыш.
— Күтәреп утырт! — ди.
Тауказар күтәреп утырта. Тагын ашны казаны белән сорый да, Тауказар бирмәгәч, аны үтереп, ашны ашап, өй эчен туздырып, тагын чыгып югала. Турай батыр кайтса, Тауказар да үлгән. Бик аптырады инде бу, кайгырды. Кем эше булыр икән бу? Күз күрмәгән, колак ишетмәгән бу нинди хәл? Ул көнне Турай батыр ауга чыгып тормады. Аш пешеп кенә өлгергән иде, тагын ишекне дөбердәттеләр.
— Ач ишекне! Турай батыр әйтте:
— Килә белгәнсең икән, ача да бел!
Үзе бер карыш-сакалы биш карыш бу юлы ишекне үзе ачып керә.
— Сәкегә күтәреп утырт!— ди.
— Керә белгәнсең икән, менеп утыра да белерсең.
Үзе бер карыш-сакалы биш карыш бу юлы сәкегә дә үзе менеп утыра. Үзе сәке өстендә, сакалының очы ишек төбендә.
— Аш бир!
Турай батыр әйтте:
— Ашыйсың килә икән, үзең пешереп аша.
Шулай гына дигән иде, Үзе бер карыш-сакалы биш карышның сикереп төшүе була, болар дөнья куптарып сугыша башлыйлар. Турай батыр тегене сакалыннан урап алып китереп бәрә. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш тез тиңентен идәнгә иңә. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш моны шундый тотып чөя, Турай батыр өйнең өрлекләрен, кыекларын җимереп, күккә очып китә. Көн сугыштылар болар, төн сугыштылар, шулай да өченче тәүлеккә киткәндә, Үзе бер карыш-сакалы биш карыш Турай батырны җиңде.
Үлде бит инде Турай батыр. Аның үлүе була, матчага кыстырган каурыйдан кан тама башлый. Турайның анасы моны күреп ала да, зар елап, юлга чыгып китә.
— Ай, балам! — ди. — Ниләр булды сиңа, кайда син?!
Турайның анасы бөтенләй үк буш хатын түгел икән. Кайда җәяү, кайда ат белән, кайда тауларны турыдан кичеп, кайда әйләнгеч юлларны турайтып бара торгач, килеп тапты, ди, бу улын. Укыды, ди, өрде, ди, улының күкрәгенә җылы сулышын. Шулай итә торгач, Турай күзен ачты, ди.
— Уф, ай-ай озак йоклаганмын икән! — дип әйтте, ди. Моңарга каршы анасы әйтте, ди:
— Ай, балам, ярый әле мин килеп җиттем, югыйсә мәңгегә йомылган идең бит.
Шуннан соң Турай батыр анасыннан иптәшләрен дә терелтүен үтенергә тотынган. Әмма анасы әйткән:
— Ай-һай, балам, булырмы икән! Мин бит сине, балам булганга, үземнең йөрәк җылымны өреп кенә терелттем, — дигән.
Турай батыр анасыннан яңадан ялына башлаган:
— Алар миңа туганнарым кебек якын, терелтсәнә, әни, — дигән.
Шуннан соң анасы озак уйланып торган да әйткән:
— Ярый, ана булган кеше баласы хакына кулыннан килгәнне кызганмас, тик син белеп тор, боларны терелтсәм, сулыйсы сулышларым кыскарыр, юньле кеше булсалар гына терелтәм, — дигән.
Тагын шулай, улын җылыткан шикелле, күкрәкләренә җылы сулышын өреп, Турайның иптәшләрен дә терелткән. Тик үзе шунда ук хәлсезләнеп ауган.
Өч егет Турайның анасын бик тәрбияләгәннәр. Урман тавыгының ите, пошиларның сөте белән туйдыра торгач, карчыкка бераз хәл кергән. Аны бик хөрмәтләп исән-сау авылына озатканнар да, өч батыр тагын юлга чыгып киткәннәр.
Үзе бер карыш-сакалы биш карыш Турай батыр белән алышканда бик каты яраланган икән, аның ярасыннан юл буенча кан агып барган, ди. Бара торгач, җиткәннәр болар бер коега. Шунда эз беткән. Турай батыр әйткән:
— Коега мин төшәм, вакыт җиткәч, сезгә белдерермен, тартып чыгарырсыз, — дигән.
Турай батыр төшеп баскан икән, кое төбе коп-коры. Күзе ияләнә төшкәч, караса, бөтенләй башка дөньяга килеп төшкән бу. Ерак та түгел, шәһәр сыман нәрсә дә күренеп тора икән. Тик шул яктан бик яман бер акырган тавыш ишетелә, ди.
Шәһәр читендә яшәүче бер әбигә керә дә сорый бу:
— Әби, бу нинди яман аваз? — ди.
— Ә,— ди карчык,— диюләр патшасы дөньяга патша кызлары урлап кайтырга чыкканда батырлар белән сугышкан икән дә шунда бик каты яраланып кайткан, диләр. Сызлануына түзә алмыйча кычкыра торгандыр.
Турай батыр тагын карчыктан сорый:
— Әби, дию патшасын ничек күрергә икән? Моңарчы минем тере патшаны бер дә күргәнем юк әле, — ди.
— Ай-һай, улым, — ди карчык. — Әллә барып йөрмисеңме? Аңа патша кызларын коткарырга дип нинди генә батырлар барып карамады. Тик моңарчы берсенең дә исән чыкканы юк әле.
Анда патша кызлары да булгач, Турай батыр бигрәк тә кызыксына башлый инде. Аның бит әле үзенә иш булырдай бер кыз да табасы бар.
— Ни булса булыр, әби, барыйм инде мин, юлын гына өйрәтсәнә! — ди.
Шулай бик йөдәтә торгач, карчык өйрәтсә дә өйрәтә, өйрәтмәсә дә өйрәтә:
— Менә шулай-шулай барасың, ди. Диюнең үзен, көчең җитсә, көч белән җиңәрсең, ди. Тик сакчыларын көч белән дә түгел, усаллык белән дә түгел, яхшылык белән генә җиңә алырсың. Бер йөк печән, бер түш ит, кием-салым, ашамлык-эчемлек алып бар.
Турай батыр, бу киңәшне шыпырт кына тыңлап, барысын да әби әйткәнчә эшләде, ди.
Барып җитте, ди, бу беренче капкага. Тора, ди, капка төбендә эчләре кипкән, күзләрен кан баскан тау тикле бер үгез. Дию патшасы, ачыгулары җитсә, усалрак булырлар дип, сакчыларын ач тота икән, ди. Үгез, үкереп, моның өстенә ташланганда, инде изеп ташлый дип торганда, Турай батыр ыргыткан аңа бер йөк печән. Үгез үкерә-үкерә печән ашый калган. Турай батыр эчке якка узган.
Бара торгач, килеп җитә бу икенче капкага. Ташланды, ди, моңа ажгырып торган бер көтү ач эт. Улый-улый киләләр, ди. Инде өзгәләп ташлыйлар дигәндә, Турай батыр ташлады, ди, боларга бер түш ит. Этләр ырылдашып ашый калды, Турай батыр тагын да эчкәрәк юл алды.
Барып җитте, ди, бу өченче капкага, иң хәтәр капкага. Тора, ди, сакта шәп-шәрә бер кеше, кыйнала торгач, тәне җөйләнеп беткән, төсе-чырае киткән, усаллыктан көеп зәһәрләнеп беткән. Турай батыр моңа өстеннән салып чикмәнен киерткән.
— Мә, туңып торма, кардәш!— дигән. Сакчы моңа әйткән:
— Әй, яхшы күңелле адәм баласы, гомеремдә беренче тапкыр тәнем җылыга иреште, колагым беренче тапкыр ягымлы сүз ишетте. Бар, туган, юлың ак булсын, коткар адәм балаларын, — дигән.
Диюнең сараена барып җитәрәк, моның каршысына бер бите ай, бер бите кояш төсле бер матур кыз йөгереп чыккан.
— Әй, егет, — дигән, — сине нинди рәхимле җилләр ташлады? Көткәнебез син икәнсең. Җиләктәй яшь гомеребез дию кулында әрәм була лабаса. Коткар безне!
Турай батыр көннәр-төннәр буе йокламыйча килеп бик арыган икән, кызга әйткән:
— Мин бик ерак илләрдән килгән, арган-йончыган кеше. Диюне җиңәр өчен миңа көч җыярга кирәк.
Кәрлә дию урлап кайткан патша кызлары өчәү икән. Әй тотындылар, ди, болар егетне сыйларга; бөтерелеп кенә йөриләр, ди. Иң башта берсе, «эчәсең килгәндер» дип, бер тустаган әйрән салып, бирде, аннары, казан асып, аш салып җибәрде, икенчесе баздан мичкәсе белән ачы бал чыгарды да казылыктыр-фәләндер китереп куйды, иртәгесенә коймак пешерергә дип он или башлады, тагын берсе ак мунчаны ягып җибәрде дә, йөгерә-йөгерә, инештән су китерергә тотынды.
Турай батыр, ашап-эчеп, мунча кереп, өч көн кунак булганнан соң, килеп басты, ди, диюнең каршысына. Үзе бер карыш-сакалы биш карыш үзе сәкедә ята, сакалының очын киштәгә элгән дә, аны патша кызлары алтын тарак белән тарап торалар, ди.
Турай батыр әйтте, ди:
— Йә, җитте сиңа! Бик күп кан койдың, күп балаларны ятим калдырдың, инде үзеңә дә үләргә вакыт. Алыштанмы, салыштанмы?
Үзе бер карыш-сакалы биш карыш туптай атылып торды да җиңнәрен сызгана-сызгана әйтте, ди:
— Алыштан да булыр, салыштан да булыр. Әле минем белән көрәшәсе батыр тумаган, туганнары уңмаган. Безнең якта менә болай салалар!
Шулай дип, Турай батырның яңак төбенә берне кундырган икән, егет, аңын җуеп, шундук идәнгә ауган. Дию пәрие, башын өзәм дип кылычын кыныннан алып, гайрәт белән лаф, орып маташканда, әлеге кызлар чыр-чу килеп моңа ябышканда, егет айнып өлгергән.
—Безнең якта алай сукмыйлар, менә болай сугалар! — дигән, диюнең сакалыннан урап алып, болгый-болгый шундый китереп бәргән, дию аяк астында көл булган.
Әй куаныштылар, ди, болар, әй тотындылар, ди, берсенберсе котларга. Өч көн, өч төн бәйрәм итеп, өч көн, өч төн сәйран итеп күңел ачканнан соң, Турай батыр дию патшасының барлык алтын-көмешләрен, асылташларын җыеп, кызларны әлеге кое төбенә алып киткән. Теге ике кызга әйткән:
— Өстә минем ике иптәшем көтеп тора. Алар өйләнмәгән егетләр. Телисез икән, чыккач, туй итәрсез. Ә син, чибәркәй, әгәр мине ошатсаң, минем анама — килен, миңа хатын булырсың.
Ошатмаган кайда инде ул! Теге кыз: «Болай булгач, миңа бигрәк тә матур егет туры килде әле!» — дип, гел авызын ерып кына тора башлады, ди. Башта алтын-көмешне чыгардылар, ди. Аннары куркудан чыр-чу килеп, берсе артыннан берсе патша кызлары да менеп киткән. Иң арттан, бауга утырып, Турай батыр үзе дә кузгалган. Инде чыгып җитәм, инде дөнья яктысын күрәм дигәндә генә, бау өзелгән-киткән. Турай батыр кое төбенә төшкән-киткән. Әллә ни гомер хәл җыя алмыйча ятканнан соң, торган, ди, бу. Инде нишләргә? Алтын-көмеш тагын бер хәл, мал егетне түгел, егет малны таба. Турай батырны иптәшләренең хыянәте бик рәнҗеткән. Аларның әшәкелеге йөрәгенә тоз сипкән. Тагын әлеге карчыкка барган, ди, бу.
— Әби, дигән, минем юлым уңмады бит әле. Дөньяга чыгарга бүтән берәр әмәл белмисеңме? Белсәң, өйрәтсәнә!
Әби Турай батырны өй артына алып чыккан да болын буена төшә торган бер сукмак күрсәткән:
— Менә шуннан китсәң, бара торгач, бер су булыр. Шул суның уртасында утрау булыр, анда бик юан, бик учарлы бер карама үсеп утырыр. Шул карама төбендә ике кәҗә тәкәсе күрерсең. Әгәр шул тәкәләрнең агына ябышсаң, дөньяга алып чыгар, инде кара тәкәгә тап буласың икән, ул чагында эшең харап, сак була күр!
Турай батыр, әбигә бик күп рәхмәтләр укып, билен буып, инештә битен юып, карчык күрсәткән сукмактан киткән. Көн киткән, төн киткән, өченче көнне төш авышканда бик зур бер су буена барып җиткән. Карый, нәкъ әби әйткәнчә: су уртасында утрау, утрауда карама, карама төбендә үгез тикле ике кәҗә тәкәсе сөзешә. Берсе ак, берсе кара. Шундый каты сөзешәләр, утрау дер селкенә, мөгезләреннән яшеннәр атыла. Ничек кирәк алай утрауга керде бу. Керде дә бу капылт кына ак тәкәнең аягына да ябышты. Ул да түгел, кинәт җил чыккандай, очып киткәндәй булды, дөньялар яктырып китте, ул арада дөп итеп килеп тә төште. Әйбәтләбрәк караса, бу дөньяга килеп чыккан имеш. Ул арада тәкә дә күздән югалды.
Турай батыр, исән-сау кайтуына бик куанып, өсләрен каккалый да тагын кузгалып китә. Башыннан үткәннәрне уйлап, алдына гына карап килгәндә, юл тузанында эзләр күрә бу. Ике ир кеше, өч хатын-кыз узган. Ул да түгел, ашарга туктаган урыннарында көлгә күмеп калдырган төче күмәчләр дә бар. Шуннан чамалый инде бу: бу күмәчләрне теге чибәр кыз аңарга дип күмеп калдырган була бит инде. Шул эзләргә басып кайта торгач, бер шәһәргә җитә бу. Карый, шәһәрнең нәкъ уртасында шәп кенә ике йорт салып яталар. Турай батыр сорый шунда:
—Бу йортларны патша салдырамы? Әллә берәр баймы? — дип.
Моңар әйтәләр:
— Юк, патша салдырмый бу йортларны, шулай ук байлар да түгел; бу яңа йортларны дию патшасын җиңеп кайтучы ике батыр салдыра. Өстәвенә әле патша кызларын да ияртеп кайтканнар.
Турай батыр бу хәбәрне мыегына чорный да, өс-башын алыштырып, соранучы кыяфәтенә керә. Барып керә. Бу барганда тегеләр ашап-эчеп утыралар икән. Моңа да бер сынык икмәк сузганнар. Бу, икмәген ашый-ашый, тегеләрне күзәтә икән. Теге ике кыз түр башында ук утыралар, ди, моның белән сүз куешкан кыз, башын иеп, бик күңелсез кыяфәттә идәндәге бүкәндә генә утыра, ди. Турай батыр ипиен ашап бетергәннән соң, Ташказар әйтә:
— Йә, сиңа тиешлесен бирделәр бит инде, бар, юлыңда бул! Турай батыр әйтте, ди, моңар:
— Тарсынма, мин китәрмен, мондый тар күңелле кешеләр янында минем үз күңелем дә тарсына. Тик миңа бик азга гына ук-җәя биреп тормассызмы диебрәк керүем иде.
Тауказар, нишләмәкче була тагын бу хәерче дип, кызык өчен, үз җәясен алырга куша. Турай батыр җәяне тартып караса, җәя чабата шикелле бөгелә дә килә. Аннан соң икенче иптәше Ташказарның җәясен биреп карыйлар. Турай батыр анысын да тартып кына карый да идәнгә үк ыргыта.
— Хурланмыйча, моны күтәреп йөргән ирләрен әйтер идем, ди. Белмим, малай-шалайга чыпчык куркытып уйнарга гына яраса ярар бу,— ди.
Тауказар, кызлар алдында бик хурланып, Турай батырга очынып килде, ди.
— Йә, йә, хәерче, телеңне бик озайтма! — дип җикеренә башлады, ди, тик Турай батырның бүрәнәдәй беләкләренә, үгез муенына күзе төшкәннән соң, тавыш чыгармыйча, шыпырт кына үз урынына китте, ди.
Турай батыр, чөйдә үз җәясен күреп, шуны сорап алган да боларга мондый сорау биргән:
— Монда килгәндә күл буенда биш аккош күрдем, — дигән. — Ал арның икесе ата кош, өчесе ана кош. Киңәш бире-гезче, шуларның аталарын атыйммы, әллә аналарынмы?
Кызлар Һәммәсе дә ата кошларны атарга киңәш биргәннәр.
— Ана кошларның бала чыгарган чорлары булыр, аларга тимәскә кирәк иде, — диләр.
Тауказар белән Ташказар кызларга каршы төшкәннәр.
— Юк, юк, — диләр, — бетәсе булгач, барысы да бетсен. Нигә аталарын гына аерып атарга? Аларның ни гаебе бар?
Бу сүзләрне ишеткәч, Турай батыр идән уртасына килеп баса да, җәясен тартып, угын батырларга төби.
— Гаепләре бар шул, ди. Аккош бер вакытта да сыңар-сы-ңар йөрми ул. Сез миннән: «Нигә биш кенә, нигә алты түгел?» — дип сорамадыгыз. Алайса үзем әйтим. Бер ата кошны теге икесе, үлсен дип, ярты юлда чукып-чукып тинтерәтеп, аерып калдырдылар. Шулмы иптәшлек, шулмы булды егетлек?
Моны ишеткән батырлар коелып төшкәннәр. Аннан соң Турай батыр теге ике кыздан сораган:
— Бу ике аккош үләргә тиешләрме, әллә калырга тиешме? Кызлар икесе бердәй әйткәннәр:
— Үләргә тиешләр.
Шуннан соң Турай батыр әйтә:
— Алайса, мә, Ташказар, ал өлешеңне! Мә, Тауказар, сиңа да!..
Берәр көннән Турай батыр, теге ике кызны салынып яткан ике йортка кертеп, аларга бик күп алтын-көмеш калдырып, сүз куешкан кызы белән анасы янына кайтып китә. Авылына кайтып җитү белән, туй итә бантлыйлар.
Бүген бардым, кичә кайттым. Мин дә булдым ул туйда. Сый-хөрмәт бик дан булды, ашатканнары ит тә май, эчерткәннәре бал булды. Ике мичкә бер чүмеч, теләсәң күпме эч. Тик үзләре чүмеч белән эчтеләр, безгә сабы гына эләкте.

сумка для макбук эйр 13 купить чехол для iphone7 большой выбор чехол на iphone7