Сеңлесе кәҗә булган

Бер кыз сеңлесе белән яланга җиләк җыярга чыга. Болар җиләк җыялар-җыялар да кайтырга чыгалар. Юлда сеңлесе әйтә:

– Апа, ди, сусадым, эчәсем килә, ди, ат тоягына җыелган суны эчәм, – ди.

– Эчмә, ат булырсың, – ди тутасы.

Бераз баргач:

– Әнә, сыер тоягына җыелган су бар, шуны эчәм, – ди.

– Юк, аны да эчәргә ярамый, сыер булырсың, – ди.

Тагын бераз барган иде, күрә, кечкенә генә кәҗә тоягы эзләренә су җыелган. «Түзәр хәлем калмады, эчәм шуны», – дип, бара да ятып эчә. Торып селкенгән иде, кәҗә була бу. «Мин сиңа эчмә дип әйттем бит, инде кая барабыз синең белән?» – ди.

Бара-бара җитәләр болар бер авылга. Кыз, килгән бер кешегә: «Кәҗә бәтиемне суймаган кешегә кияүгә чыгар идем», – ди. Менә бер кеше килә дә: «Минем малым җитәрлек, үзең белән бәтине дә асрарсың, суймабыз, әйдә үзем алам сине», – ди.

Кыз бәтине абзарга ябып куя, үзе өйгә керә. Шулай итеп бераз вакытлар торгач, ирнең анасы кызга әйтә: «Әйдә су керергә барыйк», – ди. Китәләр болар су керергә. Чумып-чумып су коенган вакытта карчык кызның озын чәченнән тал төбенә уратып бәйли дә, үзе кайтып китә. Өйгә кайтса, кунак килгән була. Улына әйтә: «Әйдә, кәҗәне суйыйк, кунакка куярга әйбер юк бит», – ди. Җизнәсе кәҗә бәтие янына чыга да: «Бар, бер аягыңны юып кайт, аннан мин сине суям», – ди. Бәти әкрен генә су буена бара да:

Кула* казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр, –

ди бәти.

Ә апасы:

Алтмыш колач чәчкенәм

Тал төбенә бәйләнде, –

ди. Шулай дигәч, кәҗә бәтие әкрен генә өенә кайтып китә. Карчыкның, тутасы югында, бәтине суйдырасы килә инде. «Нигә суймыйсың инде?» – ди улына. «Әй, ди, әле бер аягын гына юган бит, тагын бер аягын юып кайтсын», – ди җизнәсе. Бәти тагын су буена китә, икенче аягын юып кайтырга. Бәти суга аягын салындыра да:

Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй, куй», – дип,

Карчык әйтә: «Суй, суй», – дип.

Түтәкәй, ни хәл итием? –

ди. Ә үзе аягын юа да юа. Тутасы әйтә:

Алтмыш колач чәчкенәм

Тал төбенә уралган, –

ди. Кәҗә бәтие әкертен генә өенә кайтып китә. Бу кайтканда инде казандагы су кайнап беткән була. Карчык әйтә:

– Нигә суймыйсың инде шул кәҗә бәтиен? – ди.

– Тукта әле, аякларын юып бетерсен, – ди. Ә килгән кунаклар:

– Безнең өчен бердәнбер кәҗәгезне суймагыз, – диләр. Бәтине өченче аягын юарга җибәрә. Әкертен генә китә бу су буена. Суга аягын тыга да:

Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй-куй», – дип,

Карчык әйтә: «Суй-суй», – дип,

Түтәкәй, ни хәл итием? –

ди. Тутасы әйтә:

Алтмыш колач чәчкенәм

Тал төбенә бәйләнгән, –

ди. Тагын кәҗә бәтие әкертен генә өенә кайтып китә. Бу кайтканда казандагы су кайнап беткән була. Карчык бәтине күрүгә:

– Әле булса суймадыңмыни шул кәҗәне? – дип, сызганып йөри инде тизрәк суйдырырга.

Җизнәсе әйтә: «Бар, дүртенче аягыңны да юып кайт», – ди. Кәҗә бәтие тагын аягын юарга китә. Су буена бара да суга аягын тыгып:

Кула казан кайныйдыр,

Җизнәй пычак кайрыйдыр.

Кунак әйтә: «Куй-куй», – дип,

Карчык әйтә: «Суй-суй», – дип,

Түтәкәй, ни хәл итием? –

ди. Тутасы әйтә: «Әй, ничек итеп кенә кайтырга, кайтсам, күрсәтер идем мин аларга!» – ди. Сеңлесенә әйтә: «Син озак итеп юын, тиз генә китмә су буеннан», – ди. Шуннан бу тагын да озак итеп юына инде. Җизнәсе эзли килә моны су буена.

– Нишләп торасың көн буена су буенда? – ди. Кәҗә бәтие елый башлый:

– Мин түтәйне ташлап китмим, әнә түтәй тал төбенә бәйләп куелган бит, – ди.

Җизнәсе хатынын күреп шакката, тиз генә чишенеп төшә дә, талга уратып-уратып куйган чәчен сүтеп кызны чыгара да, кәҗә бәтиенә ачуланып: «Кайтып та әйтмисең, түтәй шунда, су төбендә дип», – ди. Өчәү кайтып китәләр болар куаныша-куаныша. Ә карчык кәҗәне суярга көтеп тора, казан лыгыр-лыгыр кайнап тора. Кәҗә бәтиен абзарга ябалар да керәләр болар өйгә. Кунаклар белән исәнләшәләр. Карчык җиңнәрен сызганган, алъяпкыч япкан, казан тирәсендә йөри.

– Син нишләп йөрисең? – ди кыз.

– Менә кунакларны кәҗә ите белән сыйларга йөрим, улым кәҗәне суям дип әйткән иде, – ди.

– Кая синең миңа биргән вәгъдәң, – ди иренә. – Син суймыйбыз дип сүз бирдең, – ди.

Кыз кунакларны чәй эчереп, ашатып озата. Иртә белән абзарга чыксалар, кәҗә бәтие бик матур бер кызга әйләнгән, ди.Теге кызны матурлап кияүгә бирәләр. Тугыз суем суеп, тугыз көн туй итеп, баеп әле дә булса торалар, ди.

Карчык та бүтән андый начарлыкны эшләмәгән. Килене белән улының матур торуларына сокланып, әле дә булса шатланып бетә алмый, ди.