Әйгәли батыр

Борын заманда булган икән бер патша. Бу патшаның ике улы булган. Болар бераз үсеп җиткәч, патшаның өченче баласы дөньяга килгән. Бала тугач, аны бишеккә салганнар. Патша бишектә яткан баланың битенә чапкалый икән. Битенә чапса да бала бер дә еламаган, көлеп җибәргән. Патша, моңа гаҗәпкә калып, әлеге бишектә яткан балага үзенең бармагын йомдырган. Бала атасының бармагын йомып алган, патша бармагын көчкә генә тартып алган.

– Ах, – дигән патша, – бу бала батыр булыр, дигән, бу пәһлеван булыр, – дигән.

Патшаның Әйгәли исемле бер батыр бабасы булган икән, патша үз улына шул бабасының исемен биргән. Ул үзенең бу өченче баласына Әйгәли дип исем кушкан.

Ярар. Бер заманны бу патшаның маллары югала башлаган. Башта бер көтү малы югалган, аннан икенчесе, өченчесе... Шулай итеп, патшаның маллары бер-бер артлы сеңеп кенә торган. Малларны кем урлаганын, аларның кайда киткәнен патша белмәгән. Шуннан әлеге патша үзенең ике олы улын чакырып, аларга хәлне сөйләп биргән.

– Безнең хәзер бер генә көтү малыбыз калды, ул маллар арасында бер Җил җитмәс кенә калды, безгә малларны эзләп карарга кирәк иде, – дигән патша.

– Ярар, – дигәннәр балалары, – эзләрбез, табарбыз, – дигәннәр.

Әлеге патша үзенең ике улын юлга чыгарып җибәргән. Балалары малларын эзләргә чыгып киткәннәр.

Ярар, бу вакытта патшаның әлеге өченче улы яшүсмер бала булган. Ул атасыннан:

– Ата! Агаларым кайда китте? – дип сораган. Патша аңа:

– Агаларың сунарга чыгып киттеләр, алар ике көннән кайтырлар, – дигән.

Ике көн үткән, агалары кайтмаган. Бала тагын сораган:

– Син, ата, дигән, агаларымны ике көннән кайтырлар дигән идең, ике көн үтте, ә аларның кайтканнары юк, мин аларны эзләп китәм, – дигән.

Атасы рөхсәт итмәгән. Әйгәлине җибәрмәгән.

Көннәрдән бер көнне Әйгәли урамда балалар белән уйнап йөри икән. Болар шар сугып уйныйлар икән. Башка балаларның шарлары агач, ә моның, Әйгәлинең, шары алтын шар икән. Балалар белән уйнап йөргәндә, Әйгәли шарны сугып җибәрү белән, шары елгадан су алып чыгып килә торган бер хатынның чиләгенә барып төшкән. Бу шулхәтле көч белән суккан, шар чиләкнең төбен алып киткән. Хатын бик ачуланган.

– Әй, җиргә кергере, дигән, син, дигән, монда пәһлеван булып йөргәнче, әнә атаңның югалган малларын эзләр идең, – дигән.

Бала аптырап калган. Өенә кайтып, атасыннан:

– Менә миңа бер хатын шулай-шулай дип әйтте, ул нигә алай дип әйтә? – дип сораган.

Атасы башта әйтмәгән. Бала бик сорагач, түзмәгән, сөйләп биргән. Атасының сүзе бетәр-бетмәс, Әйгәли:

– Мин малларны эзләп юлга чыгам, миңа бер яхшы ат бир, – дигән.

Атасы Әйгәлигә бер ат китерткән. Әйгәли ул атка менгән икән, – атның биле сынып киткән. Икенче ат китерткән, аның да билен сындырган. Шуннан соң атасы Әйгәлигә:

– Атлар арасына кереп, үзеңә ярарлык атны үзең сайлап ал, – дигән.

Әйгәли атлар көтүенә кергән. Атлар арасында бер төкләч, йонлы ат булган икән. Җил җитмәс җирән ат икән. Шуннан соң Әйгәли әлеге атка кулын салып караган, ат түзгән. Атасы Әйгәлигә:

– Син атлар арасыннан иң яхшысын танып сайлап алдың, инде бу атны югалтмый гына малларны эзләп табып алып кайт, – дигән.

Әйгәли, әлеге атка атланып, чыгып киткән. Моны берәү дә күрми калган. Бу кош шикелле очып киткән.

Әйгәли ат белән барган-барган да бер тугайга барып җиткән.

Әлеге тугайны борылып, таллар арасына кереп киткән. Барган-барган да бер сукмакка барып чыккан. Яланга барып чыгу белән, атына «үзең теләгән якка алып бар» дип сугып җибәргән, атның тезгенен бушаткан. Ат алып киткән Әйгәлине. Бара торгач, бу бер кечкенә генә өйгә барып җиткән. Барып керсә, өйдә бер хатын утыра икән. Бу карчык кеше затыннан икән.

– Йә, улым, кая барасың, кая юл тотасың? – дигән әлеге карчык. Әйгәли атасының малларын эзләп баруын әйтеп биргән. Карчык әйткән:

– Мин бу эшне белмим, дигән, моны белсә минем апам белер, дигән, ул моннан, дигән, йөз чакрымда тора, – дигән.

Әйгәли, атына атланып, чыгып киткән. Бара торгач, икенче карчыкның өенә җиткән. Кергән, исәнлек-саулык сорашкан. Әлеге карчык Әйгәлидән:

– Кая барасың, улым? – дип сораган.

Әйгәли хәлне сөйләп биргән.

Карчык:

– Бу эшне мин белмим, дигән, моны белсә, минем олы апам белер, ул моннан йөз чакрымда тора, – дигән.

Егетне ашатып-эчертеп, юлга чыгарып җибәргән.

Әйгәли Җил җитмәс җирән белән бик тиз барып җиткән. Күл буена утырган бер кечкенә генә өйгә барып керсә, анда адәм затыннан бер карчык утыра икән.

– Йә, балам, сине монда нинди җилләр ташлады, сөйләп бир, – дигән. Егетне ашаткан-эчерткән, кунак иткән.

Әйгәли:

– Мин сине эзләп килдем, дигән, син, дигән, минем атамның урланган малларының кайда икәнен беләсең икән, – дигән.

– Беләм, – дигән карчык, – синең атаңның маллары безнең иребез дию пәридә, дигән. Ул дию пәри безне бакчадан урлап алып китте, без өчебез дә бертуганнар, ул хәзер безне үзенең хатыннары итеп тота, дигән. Синең атаңның малларын урлаучы – ул, – дигән. Шуннан соң бу егеткә әйткән: «Ул дию пәрие бик көчле, сиңа аның белән көрәшергә туры килсә, ул сиңа үзенең өч башын да кистерергә тырышыр, ул сиңа: «Тизрәк минем өч башымны да кис, дип әйтер, син диюнең өч башыннан икесен үз кылычың белән кис, өченчесен үз кылычың белән кисмә, аның җанын ала торган кылычы минем кулымда, – дигән әлеге карчык.

Егет әйткән:

– Ул кылычны миңа бирәсеңме? – дигән.

– Юк, – дигән әлеге карчык. – Син диюнең -ике башын

кискәч, миңа хәбәр итәрсең, мин сиңа кылыч җибәрермен, – дигән.

Әйгәли торып әйткән:

– Мин сиңа ничек хәбәр итәрмен? – дигән.

Карчык әйткән:

– Менә бу юл буйлап барсаң, бер елга булыр, ул елга янында бер тирәк булыр, тирәк янында төлке булыр, син ул төлке янына барып җиткәч, ул чылбырда торган төлкене җибәр, төлке миңа килеп әйтер, дигән. Ә инде син, диюне күрәсең килсә, син бара торган юлдагы тимер күпер астына качып, аны саклап тор, ул шул тимер күпергә үзе килер, син аның белән күпер янында очрашып сугышырсың, – дигән.

Егет атына атланып чыгып киткән. Юлда барганда, әлеге елга ярындагы тирәк янына барып җиткән. Караса, анда бер төлке тора икән. Егет әлеге төлкене азат итеп җибәргән. Төлке чабып качып киткән. Шуннан соң бу Әйгәли, барып-барып, әлеге карчык әйткән күпер янына барып җиткән. Күпер астына кереп яткан. Менә бермәлне елганың теге башыннан бер төтен күренгән. Әйгәли бер пароход күренә дип уйлаган. Якынлашкан бу нәрсә. Караса, әлеге дию тау күк булып килә икән. Пароход төтене дигәне аның трубкасыннан чыккан төтене икән, дию трубка тартып килә икән. Дию күпер янына килеп җиткән, аның аты күпердән чыкмый карыша икән. Дию атына ачуланып:

– Ник туктыйсың, әллә монда Әйгәли килер дип уйлыйсыңмы? – дип сугып җибәрә.

Ат урыныннан кузгалмый икән. Диюнең аты белән сүзгә килүен Әйгәли күпер астында тыңлап утыра. Шуннан әлеге Әйгәли күпер астыннан чыгып:

– Йә, дию пәрие, әллә син Әйгәли монда килмәс, дип уйлаган идеңме? – дигән.

Әйгәлине күрү белән дию атыннан сикереп төшеп:

– Алыштанмы, сугыштанмы? – ди. Әйгәли риза була инде:

– Сугыштан, – ди.

– Кем алдан суга? – ди Әйгәли.

– Мин алдан сугам, – дип әйтә инде моңа дию пәрие. Әйгәли риза булып, болар арасында сугыш башлана. Диюнең көче иксез-чиксез икән. Ул бер сугып җибәрә –

Әйгәли беркадәр җиргә батып китә, икенче мәртәбә суга – тагын да тирәнрәк бата, өченче рәт сукканда – аяклары җиргә кереп китә. Дию өч рәт сугып та бернәрсә дә эшләтә алмады. Инде чират Әйгәлигә. Әйгәли диюгә бер сугып җибәргән икән – дию аягыннан җиргә кереп китә, ике сугуда биленнән кергән, өченче сукканда дию муеныннан ук җиргә кереп китә. Инде дию:

– Мин җиңелдем, тизрәк башымны кис, – ди.

Әйгәли кылычын алып, диюнең элек бер башын, аннан икенче башын кисеп ала. Дию:

– Өченче башымны да тизрәк кис, – дип ялына бантлый. Әйгәли өченче башын кисәм генә дип торганда, әлеге төлке килеп, Әйгәлинең өстенә сикерә. Төлке Әйгәлигә диюнең өченче башын кисә торган кылычын алып килгән. Әйгәли, шул кылыч белән диюнең өченче башын кисеп, диюне үтерә. Диюне үтереп, малларын алып, өенә кайтып китә инде бу.

Малларын куып алып кайтып килгәндә, Әйгәлигә агалары очраган. Аларны аталары югалган малларны эзләп алып кайтырга җибәргән иде бит инде.

Болар исәнлек-саулык сорашып, бергә кушылдылар.

Юлда барганда агалары Әйгәлине үтерергә уйладылар.

Болар ял итәргә туктадылар. Ашадылар, эчтеләр. Ял итәргә ятып, йокыга да киттеләр. Әйгәли дә йокыга китте. Агалары Әйгәлинең каты йокыга киткәнен белгәч, аның кылычын алып, ялангач кылычын аягына бәйләп куйдылар. Кылычны бәйләгәч, куркытып уяттылар Әйгәлине. Әйгәли бар көченә сикереп торам дигәндә, әлеге кылыч моның ике аягын кисеп китте. Бу агаларының алдаганын, дошманлыкларын белде. Аяксыз калгач, аларга каршы көрәшә алмады. Агалары малларын куып кайтып киттеләр.

Аталарына кайтып:

– Малны үзебез табып алып кайттык, – дип мактандылар болар. – Энебез Әйгәлине күрмәдек, – дип алдадылар болар аталарын.

Ярар. Инде килик Әйгәлигә. Әйгәли инде аяксыз булды. Шул җирдә бер көн ятты, ике көн ятты бу. Көннәрдән бер көнне бер кешене күрә. Бу кеше киек куып бара. Киекне куа бу, киек артыннан йөгереп җитә. Йөгереп киекнең алдына чыгып та китә, ә үзе киекне тотмый бу. Әйгәли моңа бик нык гаҗәпләнә. Карый: бу кешенең куллары юк икән. Моны бу үз янына чакырып ала. Теге кулсыз моңа сөйләп бирә:

– Менә без дүрт туган идек. Мин йөгерек булдым. Атам мине бик яратты. Башка туганнарым миннән көнләштеләр. Көнләшеп, минем кулларымны кисеп, мине менә шушы урманга ташлап киттеләр, – ди.

– Ярар, син кулсыз, мин аяксыз, без икебез бергә көн күрербез, – ди моңа Әйгәли.

– Ярар, мин бик разый, син миңа атланырсың, мин киекләр артыннан куып җитәрмен, ә син тотарсың, – ди.

Болар икәүләп шулай көн күреп киләләр инде.

Беркөнне шулай ауга чыкканда, болар тагын берәүгә очрыйлар. Бу күздән калган бер мәргән икән. Аны да туганнары күздән яздырганнар. Дуслашалар. Тора башлагач, боларның табыш зур була. Бик күп мал аулап тора башлыйлар болар. Инде боларга бер аш пешерүче кирәк була. Әйгәли әлеге сукырны кулсызга атландырып җибәрә. Сукыр, дару иснәтеп, бер патшаның бердәнбер кызын урлап алып килде.

Боларның аш пешерүчеләре дә булды. Болар кызга ут ягып бирделәр, ә үзләре ауга йөрделәр.

– Без ауга киткәч, син болан бавырын утта кыздырма, утың сүнәр, – диләр.

Киттеләр болар ауга. Озак йөрделәр. Кыз боларның сүзләрен тыңламады, боланның бавырын алып, утта кыздыра башлады. Кыздыра гына башлаган иде, ут сүнде. Кыз утсыз калдым дип курыкты. Берәр җирдә ут күренмәсме икән дип, бу бер биек агач башына менеп карады. Карый: бик еракта тычкан күзе хәтле генә ут күренә. Кыз китте шул ут күренгән якка. Барып-барып җитте бер юан агачка. Бу юан агач эчендә бер убырлы карчык тора икән. Бу убырлы карчык кызны бик яхшылап каршылады. Кыздан йомышын сорады.

– Агаларым кушмаган эшне эшләдем, утсыз калдым, ут бир, – диде кыз.

Карчык бер иләккә утлы күмер салды, күмер астына көл салды.

– Менә шушы иләкне алып кайт, утлы булырсың, – диде. Кыз кайтып китте. Юлда барганда, кызның иләгеннән көл

сибелә барды, кыз, өенә кайтып, ут ягып җибәрде. Әйгәлиләр-нең аудан кайтканын көтә башлады. Агалары бик күп табыш белән кайттылар. Кыз боларга ут сүнү турында әйтмәде.

Ярар. Болар, икенче көнне иртән торып, тагы киттеләр ауга.

Агаларының китүе булды, әлеге убырлы карчык килеп тә керде. Кызның иләгеннән көл сибелеп барган, бу карчык шул юл белән табып килгән инде бу кызның тора торган өенә.

– Исәнме, кызым?

– Исәнме, әби.

– Кичә мин сине бик ошатып, яратып калдым, – ди карчык. Болар сөйләшеп утыралар. Бераз утыргач, карчык кызга:

– Менә кичә мин синең йомышыңны үтәдем, сине бер бәладән коткардым, инде син дә миңа яхшылык ит, – ди.

Кыз карчыкның хәйләсен белми.

– Ярар, әби, йомышыңны әйт, мин дә синең йомышыңны үтәрмен, – ди.

Убырлы карчыкка шул гына кирәк, куанды.

– Менә, кызым, мин синең яныңа көн дә бер килеп китәрмен, син әнә шул ишек тишегенә урта бармагыңны тыгып торырсың, шуның белән эш бетәр, – дип әйтте карчык.

Бу карчык көн дә килеп йөри, көн дә килеп кызның бармагы аша моның канын суырып китә икән.

Көн үткән, ай үткән. Ә кыз бик ябыккан, как сөяккә калган.

Егетләр көн дә ауга йөргәннәр. Әйгәли кулсызга атланып чыга икән, ә теге бик шәп йөгерә инде. Ярар. Бераз вакыт үткәч, болар, кызның кибеп бетә барганын күреп, гаҗәпкә калганнар. Уйлашканнар. Кыздан сорамак булганнар.

Беркөнне шулай, боларның аудан кайтуына кыз бөтенләй хәлсезләнеп ята икән. Болар кыздан сорыйлар:

– Сеңлем, әйт, ни сәбәптән болай ябыгасың? – диләр. Кыз әйтми. Аны карчык куркыта инде.

Кызның хәле начарланганны күреп, Әйгәли өйдә сакчы калдырырга уйлый. Бу сукырга әйтә:

– Син кызга белдерми генә яшеренеп тор, кем килер икән? – ди.

Сукыр кала. Төш вакытында әлеге карчык килеп, кызның канын суырып китә. Сукыр мәргән моны сизеп ала. Кич булгач, тегеләр аудан кайталар. Ашыйлар, эчәләр. Кыз чыгып киткән арада, Әйгәли сукырдан сорый:

– Ни булды, берәр нәрсә сизә алдыңмы? – ди.

– Юк, – ди, теге әйтми, әйтсәм, карчык үземне харап итәр, дип курка.

Ярар. Әйгәли сукыр мәргән сүзенә ышанмады. Инде кулсызга әйтә:

– Бүген син калып кара, мин ауга сукырга атланып барырмын, – ди.

Инде кулсызны калдыралар. Кулсыз, кызга сиздерми генә, яшеренеп ята. Менә бервакытны әлеге убырлы карчык килеп җитте.

Кызга:

– Балам, килдем, ишектәге тишеккә бармагыңны тыгып тор, мин бераз гына суырып китим, – диде.

Кызның карчык әйткәнен тыңламый чарасы юк. Карчык кызның канын суырды-суырды да китте, кыз хәлсез булып авып калды.

Кич булгач, тегеләр дә кайттылар. Көндәгечә ашадылар, эчтеләр. Ашап-эчеп беткәч, кыз табак-савыт юарга чыгып китте.

Әйгәли кулсыздан сорый инде:

– Нәрсә күрдең, нәрсә ишеттең? – ди. Кулсыз да алдады:

– Бернәрсә дә күрмәдем, беркем дә килмәде, – диде. Әйгәли: «Кыз үзе авырта икән», – дип уйлады. Өч-дүрт

көннән кызның хәле тагын да начарланды, кыз бөтенләй йөри алмый башлады.

– Ярар, бүген ауга сез үзегез барып карагыз, мин үзем өй саклап калыйм әле, – диде Әйгәли. Тегеләрне озатты, үзе калды өйдә.

Төш мәлләрендә әлеге карчык килде, як-ягына каранды. Кызга бармагын ишек тишегенә тыгарга кушты. Кыз урыныннан торып, ишек янына килде. Теге убырлы карчык, бармакны авызына алып, кызның канын имә генә башлаган иде, Әйгәли сикереп торып, аны җилкәсеннән тотып алды. Карчык та усал бит. Бик гайрәтләнеп карады. Әйгәлидән котыла алмады.

Әйгәли кызга:

– Нигә соң моны миңа әйтмәдең? – ди.

Кыз:

– Мин курыктым, «мин әйтсәм, ул мине үтерер» дип уйладым, – ди.

Ярар. Тегеләр дә кайттылар. Тегеләр кайту белән, Әйгәли карчыкны тотып ярды.

– Кызны элекке хәленә китерсәң – җибәрәм, булмаса, сиңа миннән котылу юк, – диде.

Карчык Әйгәлигә ялына башлады:

– Әгәр дә мине җибәрергә сүз бирсәң, мин сине аяклы итәм, кулсызны куллы, күзсезне күзле итәм, кызны элекке кебек сәламәтләндерәм, – ди карчык.

– Аны ничек эшли аласың?

– Менә мин барыгызны да аерым-аерым йотып төкерәм, шунда кулсыз куллы, күзсез күзле булыр, – ди.

– Ярар, менә син иң элек кулсызны йотып кара, – ди Әйгәли.

Карчык кулсызны йотып төкерде, тегенең куллары үзенә кайтты. Шуннан күзсезгә чират җитте, аны да йотты, ул да күзле булып чыкты.

– Йә, инде кызны йотып кара, – диделәр.

Бу кызны да йотып җибәрде. Кызны көтәләр, – бу төкерми. Әйгәли моңа ачуланды:

– Мин сине хәзер кискәләп ыргытам, төкер кызны, – ди.

Нишләсен, кызны да элеккеге хәленә китереп чыгарды. Болар шатландылар: кулсыз – куллы, сукыр – күзле булды бит инде. Ярар. Инде чират Әйгәлигә җитте. Әйгәли бу убырлы карчыкның үзен төкермәячәген бик яхшы белә. Тегеләргә дә бик үк ышанып җитми. Шулай да әйтте инде бу кызга:

– Менә мин сиңа кылыч бирәм, әгәр дә, диде, мине төкермәсә, бик озак көтмә, менә шушы кылыч белән иң элек башын кис, аннан соң яргалап, мине эзләп табарсың, – ди.

Бу карчык Әйгәлине йотып җибәрә. Бер сәгать үтте, ике сәгать, бу һаман төкерми бит. Болар карчыкны тотып алып яргалый башладылар, эзләделәр, эзләделәр – Әйгәли юк та юк. Болар бик кайгырыштылар, кыз да кайгырды. Убырлы карчыкның кисәкләнмәгән җире калмады. Болар бик аптырадылар, киңәштеләр.

Кыз:

– Инде моның чәнчә бармагы гына киселми калды, шуны кисеп карыйк, – диде.

Аны кисеп караганнар иде, Әйгәли шунда утыра икән. Таптылар, аяклары үз урынында. Тагын зур шатлык булды болар өчен. Шунда болар утырыштылар. Әйгәли батыр сукырга кызны үз иленә алып кайтып куярга кушты. «Һәркем үзе теләгән якка китсен», – дип сөйләштеләр.

Икенче көнне бер-берсенә рәхмәтләр әйтеп, аерылыштылар болар.

Әйгәли батыр иптәшләреннән аерылгач, үз иленә кайтып китте. Үз иленә җиткәч, бу бер көтүчегә очрады. Бу көтүчегә үз киемен бирде дә үзе аның киемен киеп алды. Көтүче Әйгәли-нең атасы малын көтә бит инде. Ярар. Бу кайтты көтүче булып малларны куып үзенең өенә. Кайтты да бу бер бозауны үтерде. Моны атасына әйттеләр.

Атасы:

– Көтүчене хөкемгә бирегез, – дип әйтте. Хөкемне Әйгә-линең атасы үзе итә бит инде. Ярар. Хөкем көне килеп җитте. Әйгәли хөкем алдына килеп басты, моны атасы да, агалары да – беркем танымый, көтүче – көтүче инде бу.

Әйгәли кулында атасы биргән йөзек бар иде. Ул ялтырап китте дә, моны атасы күреп алды. Гаҗәпләнде бу. Агалары моны гаеплиләр:

– Без малларны дию пәрие кулыннан тартып алып кайттык, ә монда көтүче ал арны үтерә, – диделәр.

Әйгәли батыр боларга бер сорау бирде:

– Малларны кайдан табып, кем кулыннан алып кайттыгыз? – дип.

Тегеләр сөйләп бирделәр, тегеләй дә болай. Фәләнчә диюне үтердек, диләр. Шуннан Әйгәли батыр бо ларга әйтә:

– Менә, әгәр дә сез дию белән көрәшерлек көчле икәнсез, ул вакытта менә шушы ташны бер кулыгыз белән кысыгыз, бер кысканда таштан су чыксын, икенче кысканда таш комга әйләнсен, – ди.

Тегеләр ташны кысып карадылар, – кайда ул, таш – таш инде.

Шуннан Әйгәли батыр ташны алып бер кыскан иде, су чыкты, икенче кыскан иде, таш комга әйләнде, тузан булды.

Ташны кысканда, Әйгәлинең йөзеге тагын күренде. Атасы йөзекне танып алып, моның үз улы икәнен белеп алды. Шуннан Әйгәли инде агаларының үзен үтерергә теләүләрен, малны үзе табуын сөйләп бирде.

Атасы:

– Агаларыңа ни җәза бирәбез? – дип сорады.

Әйгәли батыр:

– Йөри бирсеннәр, аларга үпкәләмим, – диде.

Болар шулай дус яшәделәр, һәркем үз юлына китте, шуның белән әкият тә бетте.