Алтын алма

Бер патшаның алтын алма үстерә торган бакчасы бар. Ул алтын алма ел да саен булмый, өч елда, ун елда бер генә була икән. Алтын алма бит ул, мондый гына түгел. Бу патшаның, мин сиңайтим, өч малае бар. Бик зур патша бу. Бу патша, мин сиңайтим, алтын алма җиткәч, каравылчы куйды. Алтын алманы патша санап карый, ике алмасы югалган була. Каравылчы алманы югалтты бит. Патша каравылчыны кулга алды, дүрт елгамы, биш елгамы төрмәгә япты.

Патша хәзер җыелыш җыйды инде, бөтен халык, мин сиңайтим, кем, ди, шушы алманы урлатмаса, без аңа ярты патшалыкны бирәбез, – ди.

Ярый, патшаның өч малае бар, патша малайлары әйтә инде хәзер:

– Без, ди, патшалыкны чит кешегә бирмибез, без үзебез каравыл торабыз, – ди.

Патшаның олы малае каравыл тора башлый алмага. Бу малай таң беленгәнче бер дә йокламады. Таң аткач, алманы санады да, ятып йоклады. Йокыдан уянгач, алманы яңадан санап карады, элек икәү юк иде, хәзер өчәү юк. Патша малае куркып чыгып качты. Патша йокысыннан торгач, алманы үзе санап карады. Тагын бер алма юк, малай да юк. Патша бик гаҗәпкә калды да яңадан җыелыш җыйды.

– Кем дә кем алманы урлатмаса, ярты патшалыкны бирәбез, – ди. Каравыл торучы юк. Хәзер кермиләр, куркалар. Патшаның уртанчы малае тормакчы булды.

– Без өчәү бит, ди, патшалыкны кешегә бирмибез, – ди. Патшаның уртанчы улы тора хәзер каравылда. Бу хәзер кичтән таң беленгәнче торды, алманы урларга килүче булмады. Таң беленгәч, ятып йоклады бу. Уянгач санап карады, тагын бер алма юк. Моннан соң бусы да чыгып качты. Алма да юк, малай да юк хәзер. Патша йокыдан торды да алманы санады: алма да юк, малай да юк.

Хәзер патша бик гаҗәпкә калды бу эшкә. Үзенең кулы астындагы һәркемне – олыны-кечене җыйды бу. Җыйды да бу, мин сиңайтим, халыкка бу хәлләрне сөйләде: малайлар да юк, алма да юк, дип. Бу патша хәзер гомуми халыктан каравылчы сорый. Беркем дә каравылчы булмый, һәркем курка моннан: алманы урлыйлар бит.

– Без, ди, патша әйтә, алманы урлатмаган кешегә ярты патшалыгыбызны бирәбез, – ди.

Моңар риза булмыйлар. Патшаның кече малае әйтә:

– Без, ди, патшалыкны кешегә бирмик инде, ди, мин үзем керәм, алманы урлатмыйм, каракны тотам, – ди.

Патша бу сүзгә ышанмый:

– Мин торам, ди, миңа үзем сораган әйберне генә эшләтеп бир, – ди. Бу бик нык сөйләшә.

– Миңа унбиш потлы гер ташы койдырып китерт, ди, үземнең исемем булсын, синең исемең булсын гер ташында, – ди. Патша малае бик зур куәт иясе инде.

Патша гер ташын койдыртып китерде малайга. Әүвәл егет гер ташын, нык микән дип тез башына сугып карады. Тезенә бернәрсә дә булмады. Аннары сукты ташка, таш тузаннар булды, гер ташына бернәрсә дә булмады. Шуннан сукты алмагачка, – алмагач мондый алманыкы түгел бит, – алмагачка да бернәрсә дә булмады.

Шулай итеп, патшаның кече малае тора башлады хәзер, мин сиңайтим. Ул тегеләрчә тормый. Ул алмаларны санады да ятып йоклады. Таң беленгәч торды да бу алманы тагын санады, алма шул дүртәү юк көенчә. Кызарып кояш чыга башлагач, мин сиңайтим, бер кош килә моңа. Очып килә, үзе адәм сурәтендә, үзе – кош. Бик зур бу. Очып килә дә алмагачка куна бу. Алмагачка куна да алманы ала башлый. Алманы ала башлагач, гер ташы белән җибәрде егет, гер ташы барып тиде дә, егылып төште бу кош яраланып. Алтын алманы ала алмады. Егылып төште дә кош, кеше сурәтенә кереп, йөгерә башлады. Моның артыннан, унбиш потлы гер ташы тотып, егет тә йөгерде.

Йөгерә торгач, урманда моның олы абзыйсы туры килде.

– Менә безнең алманы урлаган бурны тоттым, йөгерик, – ди бу. Болар хәзер икесе бергә куалар инде. Киттеләр, баралар иде, туры килде уртанчы абзасы.

– Әйдә, алма бурын тоттым, – ди. Болар хәзер өчәү йөгерәләр инде алма буры артыннан. Бик күп җирләрне узгач, алма буры кереп китте бер тишеккә. Ул зур юл икән, шомарып беткән. Болар калдылар шунда. Менә, мин сиңайтим, бер болан йөри шунда. Боланны тотып алдылар да болар суйдылар. Тиресен тунадылар да, нечкәләп телеп, шуны ялгадылар беткәнче. Ялгап бетергәч, бу җир астына җитәр-җитмәс кенә булып калды. Хәзер патша малайлары киңәш итә. Олы малае әйтә:

– Мин төшәм, – ди. Уртанчы малае:

– Мин төшәм, – ди.

Теге унбиш потлы гер күтәреп килгәне әйтә:

– Сезне төшереп булмый, сез бернәрсә дә булдыра алмыйсыз, – ди. Бу хәзер, мин сиңайтим, унбиш потлы гер ташын тотып йөгергән малай үзе төшмәкче була:

– Төшәм, ди, бурны үтерәм, – ди.

Бу хәзер төшеп китте. Төште бу. Төшеп китте дә бу як-ягына карана: өч якка киткән юл чаты бар. Өчесенә дә язу кадакланган. Берсенә «үлем юлы» дип язылган, берсенә – «туклык», тагын берсенә «ачлык юлы» дигән. Бу китте «үлем юлы» дип язып куйган юлдан. Кереп китте дә барып җитте бу бер зур йортка. Утыра бик матур бер кыз. Ул кыз белән сөйләштеләр. Кыз әйтә:

– Каян килдең син, ничек килдең син? – ди, гаҗәпсенә моның килүенә.

Бу патша малае әйтә:

– Мин шундый юл белән килдем: безнең алтын алма бар, шуны берәү урлый, мин шул алтын алма буры артыннан аны үтерергә килдем, – ди.

Аңарга каршы бу кыз әйтә:

– Безнең патша, дию патшасы, каядыр барып яраланып кайтты, алманы урлаганын белмим мин аның, ди, ул хәзер фельдшерга китте, – ди.

Малай әйтә:

– Безнең алманы урлаган шул инде ул, мин үтерәм аны, ди, мин яраладым аны, – ди.

Бу кыз әйтә:

– Без җир астындагы бөтен бакыр хәзинәсенә патша булып торабыз, ди, дию безнең патша ул, – ди.

Бу кызга әйтә егет:

– Мин ул диюегезне барыбер үтерәм, – ди.

Бу кыз аның үтергәненә әйбер әйтми. Кыз аңа диюнең эшләпәсен каплап, бер кысрыкка китереп, дию кайтып узганчы яшереп тора. Кыз әйтә:

– Дию кайтып ятты, ди, диюнең башын куеп яткан җире дә таш, кулын куеп яткан җире дә таш, ди. Син аңа кереп бер генә сук, ул таралыр да китәр, ди. Ул таралуын таралыр, тик таралгач, тагын җыелыр, ди, җыелгач сиңа: «Егет тагын бер сук», – дип әйтер, син бүтән сукма, җитте шушы дип кенә әйт, ди. Син шулай дип әйткәч, тагын таралып җыелыр, тагын сук дип әйтер, син җитте дип әйт. Тагын чәчелеп китәр ул, – ди.

Егет керде инде, мин сиңайтим, җибәрде гер ташы белән. Җибәрүгә диюнең башы тузан булып чәчелеп китте. Әйе, диюнең башы, кыз әйткәнчә, тагын җыелды.

Башы җыелгач, дию әйтә:

– Егет, тагын бер сук, – ди.

Егет әйтә:

– Җитте инде сиңа шушы, – ди.

Егет болай дигәч, диюнең башы тагын таралды, тагын җыелды, баш булды да, мин сиңайтим, тагын моңа әйтте:

– Тагын сук, – дип.

Егет:

– Җитте шушы, – ди.

Җитте шушы дигәч, таралып китте моның башы. Диюдән кан ага башлады. Кан бу егетнең тубыгына җитте. Теге кыз әйтә моңа:

– Егет, чык инде, ди, хәзер дию үлде инде, – ди.

Үтерде бу дию патшасын. Кыз сөйли моңа хәзер:

– Мин, ди, җирдәге бөтен бакыр хәзинәсенең патшасы булып торам. Мин сиңа диюне үтергәнлегеңә мөһер бирәм. Ул бакыр мөһердә синең диюне ничек үтергәнлегең язылган булыр, ди. Син шул мөһерне югалтма, ди, үзеңә кирәк булыр, – ди.

Хәзер бу егеткә тагын әйтә инде кыз:

– Минем түти бар, ди, ул җирдәге бөтен көмеш хәзинәсенә патша булып тора, ди. Син аңа шушы мөһерне күрсәтерсең, диюне үтергәнлегеңне әйтерсең, ул сиңа шушының шикелле итеп көмеш мөһер бирер, – ди.

Бу көмеш патшасына бара:

– Мин сезнең патшагызны үтердем, – ди.

Теге кыз бакыр мөһерне укып карый. Монда диюнең ничек үтерелүе, алма урлавы – барысы да язылган. Кыз хәзер моның кулына көмеш мөһер бирде. Анда, бакыр мөһердәгечә, барысы да язылган. Бу кыз әйтә:

– Безнең җирдәге бөтен алтын хәзинәсенә баш булып торучы түтиебез бар. Ул сиңа алтын мөһер бирер, нишләргә кирәген дә әйтер, – ди.

Егет хәзер алтын патшасы булып торган кызга бара. Кыз мөһерләрдән карый, барысын да күрә инде. Бу хәзер моңа алтын мөһер бирә. Егеткә әйтә теге кыз:

– Хәзер безнең патша бетте инде, син безне моннан алып чык, – ди.

Егет, алып чыкмакчы булып, боларның өчесен дә алып китте. Моның кулында өч мөһер инде, хезмәте югала торган түгел.

Болар чыга торган юлга килделәр. Тегеннән патша малайлары бау төшерделәр. Иң элек мендерделәр бакыр патшасының кызын. Патша малайлары моны күргәч:

– Миңа да миңа, – диләр инде. Тик егет түбәннән кычкырды:

– Тагын җибәр бауны, – ди. Тагын җибәрделәр бауны. Хәзер мендереп җибәрде бу көмеш патшасының кызын. Моны да тартып алдылар, монысы менгәч, тагын, мин сиңайтим, ызгыш-талаш китте. Бусы бигрәк тә матур бит. Тагын җибәрделәр моңа бауны. Егет мендереп җибәрде алтын патшасының кызын. Бик матур кыз инде бу. Бу чыккач, патша малайлары арасында тагын ызгыш-талаш китте: «Бусы миңа, бусы миңа», – дип. Болар хәзер бөтенләй калдырып китәләр инде егетне, алмыйлар. Өч кызны алдылар да киттеләр. Кызларга энеләренең монда калганын әйтергә кушмыйлар инде. Болар кайткач әйтәләр:

– Алманы урлаган диюне без тоттык, аны үтердек, менә шундагы патша кызларын коткардык, – диләр.

Ярар, бу егет калды бит инде җир астында. Язуны укып карады да, хәзер ачлык юлы белән китте. Барадыр иде, бер зур йортка барып җитте. Бер сукыр карчык белән сукыр карт кына бу йортта, башка беркем дә юк. Егет сукыр карчык белән сукыр картка әйтә:

– Сез ялласагыз, мин сезгә хезмәткә керәм, – ди. Сукыр карчык белән сукыр карт әйтәләр:

– Без сине ялларбыз, бик яхшы хезмәт итәрсең, безнең сүзне тыңларсың, – диләр.

Бу әйтә:

– Мин сүзегезне тыңлармын, яхшы хезмәт итәрмен, – ди. Боларның мал-туары күп икән. Егетне хәзер көтүче итәләр.

Сукыр карт өйрәтә:

– Син, улым, ди, уңга киткән юлга да барма, турыга киткән юлга да барма, син, ди, сулга киткән юлга бар, ди. Тегеләре безнең җир түгел, дию патшасының җире, – ди.

Мал-туарны алып чыгып китте бу. Картның барма дигәненә карамады, туры юлдан китте. Бара торгач, әллә нинди баткаклык җиргә барып чыгып, моның сыерлары баткалап узды да, аннары дию патшасының иген басуына барып чыкты бу. Моңа каршы бер каравылчы килгән иде, ул каравылчыны бәреп үтерде дә башын капчыкка салды – эзләү юк, сорау юк. Кич булды да малларын алып кайтты. Малларының чит җиргә барганын картлар сыерларының пычрагыннан ук белделәр:

– Син ялгыш дию патшасының җиренә чыккансың, безне гаепле итәрләр, төрмәгә ябарлар, – дип, бик курыкты болар.

Егет аларга:

– Курыкмагыз, бернәрсә дә булмас, – ди. Дию патшасын үтергәнен әйтми әле.

Икенче көнне бу тагын алып чыгып китә малларны. Карт ачулана:

– Малларны кеше җирендә йөртсәң безнең башны бетерерсең, – ди.

Бу һаман курыкмаска куша. Хәзер, мин сиңайтим, икенче көнне дә малларны алып кайта. Карт тагын да ачулана:

– Син, чит патша җиренә кереп, безгә зур түләүләр, зур штрафлар салдырырсың, – ди.

Хәзер бу өченче көнне әйтә теге картка:

– Сез, бабай, ник сукыр булдыгыз, ди, сезне терелтергә дәва юкмы икән соң? – ди.

Карт әйтә:

– Моңа дару бар барын, ди. Син уңга да китмә, сулга да китмә, туры юлдан бар. Бер зур йортка барып җитәрсең. Ул йорт астыннан ике чишмә чыгар, аның берсе үле су, берсе тере су булыр. Без шул тере су белән юынсак, әүвәлгедән дә матур булып терелербез, күзләребез ачылыр иде, – ди.

Бу егет, мин сиңайтим, картка әйтә:

– Мин, бабай, бүген малларны алып барыйм инде, тере су алып кайтыйм да сезне терелдерим, – ди.

Бу хәзер гел үзе генә китте. Зур йортка барып җитте. Йорт астыннан ике чишмә чыгып тора. Моның берсе үле су, берсе тере су. Анда каравылчылар бар иде. Каравылчыларны бәреп үтерде дә тере судан су алды, битен юды: әүвәлгедән дә әйбәтрәк, матуррак егет булды. Суларны тутырып алды, мин сиңайтим, икесен дә.

Кайтырга чыкты. Кайтып килә иде бу, моның кайткан юлында кеше дә түгел, агач та түгел, шундый нәрсәләр бар. Бу боларга гаҗәпсенеп, берсенең тамырына пычак тидереп караган иде, кан чыкты. Шул канга тере суны тидергән иде, бу агач солдат булды. Солдат болай ди:

– Без, ди, бу сукыр картның гаскәре, бу сукыр карт безнең патшабыз иде. Дию патшасы аны сукырайтты. Менә мондагы агачлар барысы да патшаның гаскәрләре, аларны дию сихерләп шулай итте, – диде.

Бу егет әйтте:

– Мин дию патшасын үтердем, бетте ул хәзер дию, – диде. ; Болар хәзер солдат белән икесе агачларга тере су тидереп

йөриләр, тидергән берсе солдат була. Шулай итеп, монда бер полк гаскәр терелде. Гаскәр белән болар инде, мин сиңайтим, сукыр картка киттеләр. Моны ишеткәч, сукыр карт куркып качты. Бу барып керде. Карчык әйтә:

– И улым, харап иттең син безне, – ди.

Егет әйтә:

– Юк, әби, курыкма, бу сезнең үзегезнең гаскәрегез, ди, мин сезгә тере су алып кайттым, юыныгыз, – ди.

Болар юындылар. Болар хәзер әүвәлгедән дә матуррак булып терелделәр. Егет әйтә:

– Мин дию патшасын үтердем, – ди.

Тегеләргә мөһерләрен күрсәтә. Шунда дию патшасының үтерелгәнлеге язылган. Бу патша хәзер әйтә:

– Син, ди, бу җиргә патша булып тор, дию патшасы урынына, – ди.

Егет әйтә:

– Юк, ди, мин патша булмыйм, мин үзем патша малае, ди, мине бу җирдән чыгаруыгызны үтенәм мин, – ди.

Хәзер моңа карт әйтә:

– Без сине чыгарырбыз чыгаруын, ди, нәрсә белән разый итеп чыгарыйк икән соң? – ди.

Егет әйтә:

– Миңа сезнең бернәрсәгез дә кирәк түгел, ди, мине чыгарыгыз гына, – ди.

Бу карт әйтә моңар:

– Менә сиңа алты колачлы ала бия. Син шуңа, «алты колачлы ала биям», дип әйтсәң, ул синең дөньяда нинди мохтаҗлыгың бар, һәммәсен дә үтәячәк, ди. Син, ди, атка атлангач, «алты колачлы ала биям», дисәң, күз ачып йомганчы, үзегезнең җирегездә булырсың, – ди.

Егет алты колачлы ала биягә менеп атланды. Күзен ачып йому белән, үзенең җиренә чыккан булды. Үзләренең шәһәрләренә кайтып җиткәч, иң кырыйдагы бер тегүчегә керде бу. Тегүчеләргә әйтә:

– Мин сезгә ялланып үтүк кыздырып-нитеп торыйм, – ди. Тамак ялына керә инде бу шунда.

Патша туйга хәзерләнә икән. Ул малайларына тегеннән кайткан кызларны алмакчы була. Бу кызлар тегендә киеп йөргән киемнәрен сорыйлар икән:

– Шундый киемнәр булмаса, бармыйбыз, – диләр икән. Болар сораганны, мондый киемне бер тегүче дә тегә алмады. Патша бу тегүчеләргә килде. Патша малае әйтте тегүчеләргә:

– Патша тегү тектерергә килгәч, иң элек сез ул китергән әйбердән үзегезгә нинди кием кирәк, шуны тегеп киегез, – ди.

Патша килә боларга. Китергән бер әйбердән үзләренә тегәләр болар. Егет хәзер әйтә:

– Сезгә кием җиттеме хәзер? – ди. Тегеләр әйтәләр:

– Безгә бер кат булды инде, – диләр.

– Сез, ди, патша килгәч, акчаны куркып сорамагыз, хезмәт хакын икеләтә-өчләтә сорагыз, – ди.

Хәзер бу әйтә алты колачлы ала биягә:

– Хәзер син, ди, көмеш патшасының, бакыр патшасының, алтын патшасының үзләренең тегендәге киемнәрен китер, – ди. Алты колачлы ала бия алып кайтты тегеләрнең киемнәрен. Кайтарып элеп куйды. Хәзер патша килүгә өч кызның өч киеме әзер. Бик яхшы инде болар. Патша боларны алып кайтып күрсәтә инде. Кызлар киемне яраттылар, егетнең кайтканын сизделәр болар. Моны башка кеше алып кайта алмый бит инде. Хәзер патша туй ясый, кызлар кием булгач, бармакчы булалар булуын, шулай да бару әле ике төрлерәк.

Әзерләнәләр, җыялар халыкны. Бу кызлар һаман:

– Килмәгән кеше бар, – диләр. Алты колачлы ала биядән сорый егет:

– Мине туйга алып китәрләр микән? – ди. Алты колачлы ала бия әйтә:

– Сине килеп алырлар, синнән башкага теге кызлар кияүгә бармый, ди. Син, ди, киемле дә булып барма, киемсез дә булып барма, җәтмә сыманрак нәрсә киеп бар. Синең атаңның бер эте бар. Шул этне алып кереп, бер телем икмәк бир дә артына тибеп чыгарып җибәр, – ди.

Теге кызлар һаман:

– Килмәгән кеше бар әле, – диләр. Шуннан әйтәләр тегүчеләргә:

– Сездә бер тегүче малай бар иде, ул килдеме? – диләр.

Тегүчеләр әйтә:

– Килмәгән әле, – диләр. Хәзер, мин сиңайтим, патшаның килен буласы кызлары җибәртеп алдыралар бу малайны.

Бу малай киемле дә түгел, киемсез дә түгел булып килде. Киемнәрен астына салып, бер телем икмәк тә алып килде. Патшаның этен алып керде дә бу артына тибеп куып чыгарып җибәрде. Бөтен мәҗлес шаккатты моңа. Бу егет яхшы киемнәрен киеп кереп утырды да, теге кызлар барысы берьюлы эчемлекләрен китереп бирәләр моңа. Туйга җыелган халык бик гаҗәпсенде. Монда чит патшалар да бар бит инде.

Бер патша әйтә:

– Нинди патшалар килде, бу кызлар берсен дә болай сыйламадылар, бу егет килеп керүгә, өчесе берьюлы эчемлек китереп бирделәр. Бу нинди кеше аралау? – ди, үпкәлисе килә инде тегенең.

Аңарга җавап бирә алтын патшасы булып торган кыз:

– Сез, ди, моңа шаккатмагыз, ди, бу егет дию пәриен үтереп, шушы кадәр җирләрдән безне коткарып алып чыкты. Бу безнең аталарыбыздан, аналарыбыздан кадерлерәк кеше. Бу әйтмәсә, без патша малайларына бармыйбыз, – ди.

Хәзер бу егет әйтә:

– Мин, ди, бу кызларны нинди азаплар күреп алып чыктым, ди. Мин болай азап та күрмәс идем, абыйлар мине шушы кызлар белән бергә чыгарсалар, ди. Мине чокырда калдырып кайтып киттеләр. Алтын алма бурын үтерүче мин, ди. Болар тугайчылык итмәделәр, ди. Мин, ди, алар шикелле катылык кыйлмыйм, алтын патшасы булып торган кыз миңа, көмеш патшасы булып торган кыз абыйга, бакыр патшасы булып торган кыз кече абыйга. Шулай булганда, туй ясарга риза булам, – ди.

Моңа патша бик ышанмый. Егет өч мөһерен чыгарып салды: алтын мөһерне, көмеш мөһерне, бакыр мөһерне. Мөһердәге язуларны бөтенесе укып карадылар. Дөрес, дию патшасын үтергәнлеге язылган. Атасы моннан соң да ышанмый. Моңар тегүчеләрдәге унбиш потлы гер ташын китерделәр, анда аның үзенең дә, улының да исеме язылган. Патша шуннан соң гына ышанды. Бу туйны ясап, өч кыз өч малайга булды. Патша урынына кече малай калды.