Пртупи прапорщик

Бер патша булган, ди. Аның бердәнбер кызы булган. Патша күрәзәчегә барып карата моны, бу кыз ничек булыр икән, дип. Күрәзәче әйтә: «Синең бу кызың ундүрт яшендә югалыр», – ди. Шулай дигәч, патша бу кызны сакчылар куеп саклаткан, ди.

Бервакытны кызның иптәш кызы – асравы бакчада йөри-йөри, бакча башына барса, диңгез кырыенда бер кораб күрә. Кораб боларның бакча кырыена ук килеп туктаган инде. Шундый матур бизәкле кораб, кыз моның эченә дә кереп карый. Эчендә тагын да һәйбәт, өйгә кайткач, патша кызына әйтә бу:

– Әй, безнең бакча башына бер кораб туктаган, шундый матур, – ди.

– Әйдә барыйк әле, күрик, – ди патша кызы.

Баралар болар, кораб шундый матур, эченә дә керәләр моның. Эченә кереп йөри торгач бер кеше калмый, патша кызы гына кала. Кешеләр чыгып беткәч, ишекне ябалар, патша кызы кораб эчендә кала. Су астыннан йөри торган кораб була бу, кузгалып китүгә, су төбенә китә. Асрау кыз, моның киткәнен күреп, патшага кайтып әйтә. Шулай дигәч, патша вәзирләрен җыеп җыелыш ясый. Тагын теге күрәзәчене дәштерә дә әйтә:

– Кызымның гаип буласын белдең, инде кая киткәнен дә бел, югыйсә, башыңны кистерәм, – ди.

Күрәзәче китапларын ачып караштыра да:

– Кызың кораб белән алты еллык юлга киткән, пыяла Яиәһәренең диюе алып киткән аны, – ди.

Шуннан соң патша солдатларын җыеп әйтә: « – Минем кызымны эзләргә чыгучы булырмы? – ди.

– Булыр, – ди солдатларның берсе, – әнә фәлән солдат, – ди.

– Чакырыгыз ул солдатны, – ди. Солдатны чакырып китерәләр. Патша әйтә:

– Синме минем кызымны эзләргә чыгучы? – ди.

– Мин табармын аны, ди, тик су астыннан йөри торган кораб кирәк булыр, – ди.

Бу солдатның исеме Пртупи Прапорщик була. Патша корабны ясатып бирә, бик яхшы капитан куя алып китәргә.

Унике еллык азык салып, китәләр болар корабка утырып.

Шуннан бара-бара алты ел баралар болар. Алты елда барып чыгалар пыяла шәһәренә. Пыяла шәһәренә барып чыккач, яр кырыена чыгып, ике солдатны җибәрә Пртупи Прапорщик: «Барыгыз монда нинди гаҗәпләр бар икән, белеп килегез», – дип. Болар икәү чыгып китәләр. Бара-бара бер гостиннаяга барып керәләр. Гостиннаяга кереп ашарга-эчәргә сорыйлар, половойлар ашаталар-эчертәләр. Ашап-эчкәч, исергәч, акча түләмичә чыгып баралар болар. Акча түләмәгәч, солдатларны тотып, бик каты итеп кыйнап чыгарып җибәрәләр. Болар шул көйгә кайталар бернәрсә белмичә. Болар кайткач, Пртупи Прапорщик үзе чыгып китә. Гостиннаяга барып керә. Ашарга-эчәргә китертә. Үзе эчкәндә половойларга да эчерә бу.

Шуннан соң половой лар моның белән сөйләшеп китәләр.

– Юл башы каян, кая барасың, каян киләсең? – дип.

Пртупи Прапорщик та үзенең ни йомыш белән йөрүен сөйләп бирә:

– Безнең патшабызның кызы гаип булды. Күрәзәче «пыяла» шәһәренең диюе алып киткән», дип әйтте. Мин шул кызны эзләп йөрим, – ди.

– Исемең ни атлы?

– Пртупи Прапорщик, – ди.

– Алай булса, Пртупи Прапорщик, ул патшаның кызы безнең диюдә. Менә без сиңа өйрәтик, тыңла, ди. Аның бар бер зур подвалы. Шул подвал ишек төбендә булыр ике казан белән су. Шул казаннарның берсеннән эчсә, ул кешегә куәт керә, икенчесеннән эчсә, куәте бетә. Куәтне бетерә торган суны куәт кертә торган казанга салып, куәт кертә торган суны куәт бетерә торган казанга салып алыштырып куярга кирәк. Аннары дию килеп төшәр дә куәт бетерә торган суны эчәр, куәт кертә торган, дип. Шул суны эчкәч, аның куәте бетәр. Син куәт кертә торган суны эчәрсең дә куәтең артыр. Дию хәзер йоклый. Син хәзер подвалга төш, теге суны эч. Шуннан соң анда элек куйган сигнал булыр. Сигналны авызыңа кабып бик каты өр. Өргәч, дию уяныр. Дию уянуы белән, көч кертә торган дип, көч бетерә торган суны эчәр. Куәте беткәч, кылыч белән башын чабып өз. Анда булыр бер сандык, шул сандыкка диюне салып бикләп куй. Аннары монда чыгарсың, – ди.

Шулай сөйләшкәч, Пртупи Прапорщик подвалга төшә. Суны барып эчә, урыннарын алыштырып куя. Суны эчкәч, теге сигналны авызына кабып бик каты өрә. Сигналны ишеткәч, дию уянуы белән тизрәк теге суны барып эчә. Суны эчүгә, куәте китә моның. Аннан соң Пртупи Прапорщик кылычы белән диюне тураклый да сандыкка салып бикләп куя. Дию юк инде. Хәзер бу половойлар янына чыга да: «Кыз кай төштә?» – дип сорый. Половойлар алып барып кызны күрсәтәләр. Кызга әйтә бу: «Мин сине эзләп килдем. Әйдә, әтиең янына алып кайтам», – ди. Кыз башта ышанмый, аннан бик куана. Куануыннан исемле яулыгы белән исемле балдагын бирә Пртупи Прапорщикка. Шуннан болар пароходка кереп утыралар. Пароходка утыргач кулына караса, балдагы төшкән. Балдагы төшкәч, капитанга хәбәр бирә. Капитан матросларга әйтеп, пароходны яңадан яр кырыена чыгаралар. Яр кырыена чыккач, егетне төшерәләр дә үзләре кузгалып та китәләр көтеп тормыйча. Пртупи Прапорщик, балдагын эзләп табып, яр кырыена килсә, кораб юк. Ярар, китә бу шулай әкрен генә урман арасына кереп. Шулай йөри торгач, ашарга бернәрсәсе калмый моның. Шуннан очрый моңа бер төлке. Пртупи Прапорщик төлкенең койрыгыннан тота да әйтә:

– Минем тамагым ач, мин сине хәзер ашыйм, – ди.

– Юк, син мине ашама, ди, мин сиңа юл өйрәтәм, – ди төлке. – Бу урманнан чыккач бер шәһәр күренер, ди, шул шәһәргә барырсың, шунда юл табарсың, – ди.

Ярар, китә бу шулай юл белән. Урманны чыккач, бер шәһәр күренә. Шәһәргә барып җитә. Барып җитсә, шәһәр башлыгын күрә дә сорый:

– Бу нинди шәһәр? – ди.

– Бу фәлән шәһәр, ди. Син соң үзең нинди кеше, каян киләсең? – ди.

– Мин шулай-шулай иптәшләрдән адашып калдым, ди, минем шәһәрем шундый, – ди Пртупи Прапорщик.

– Алай булгач син монда бер ел тор, ди, аннан соң мин сиңа юлны өйрәтермен, иптәшләреңнән алда кайтып җитәрсең аларга чаклы, – ди.

Ярар, бу монда бер елга кала. Шуннан моңарга әйтә шәһәр хуҗасы:

– Менә сиңа ачкычлар, сарайларны ачып карап йөр, ну фәлән сарайга кермә, – ди. Шулай иттереп Пртупи Прапорщик бер ел шушы сарайда тора. Иртәгә моннан китәм дигәндә генә теге сарайны ачып караса, шундый матур музыка. Шәһәр башлыгы музыканы ишетүгә килеп җитә дә: «Әй, егет, ди, бо-лай булгач син тагын бер елга каласың, мин сиңа ул сарайга керергә әйтмәдем бит», – ди.

Теге егет тагын бер елга кала инде, нишләсен. Ел тулганда, тагын шул сарайны ачып карый бу. Тагы шәһәр башлыгы килеп күрә: «Әй, егет, ди, мин сиңа ул сарайга керергә кушмадым бит, ди, тагы бер елга каласың инде», – ди. Пртупи Прапорщик тагы бер елга кала монда. Бу калуда егет сарайга керми инде. Өч ел монда үткәрде бит инде. Өч елын тутыргач, шәһәр башлыгы йолдыз кашка ат белән бер кылыч бирә моңарга. «Бу кылычның кирәмәте, ди» бер чабуда өч йөз кешене кисә», – ди. Шуннан атка атланып киткәндә генә шәһәр хуҗасы моңарга өч пагун (төргәк) белән акча капчыгы бирә дә әйтә: «Бу лагунның хасияте шунда, ди, әгәр сине артыңнан куа чыксалар, бер пагунны ташларсың, ул бик калын урманга әйләнер. Алар урманны тиз генә чыга алмаслар. Ул арада син качарсың. Тагы куып җитсәләр, икенче пагунны ташларсың. Бу пагунны ташлагач, бөтен дөнья су булыр. Судан чыгып та куарлар. Тагын арттан җиткәндә өченче пагунны ташларсың. Бу пагунны ташлагач, биек тау булыр. Тауны тиз генә чыга алмаслар, ул арада син шәһәреңә кайтып җитәрсең», – ди.

Ярар, шәһәр хуҗасына бик зур рәхмәтләр әйтеп, үз шәһәренә кайтып китә Пртупи Прапорщик. Кайтып җитү белән теге акча капчыгын селкеп акча ала да, шәһәрнең уртасыннан бик зур ызба алып, гостинная кора. Гостинная корып шундый тәмле ашамлыклар хәстәрли башлый бу. Бу шәһәрдә ашамлыкны аның шикелле тәмле итеп хәстәрләүче булмаган икән.

Патша бу урамнан узып барганда күрә, зур гына гостинная корылган. Эченә керсә, шундый тәмле ризыклар, Пртупи Прапорщикны танымады патша.

Менә бер заманны кораб кайтып җитә. Кораб кайтып туктагач, патшага хәбәр итәләр, фәлән капитан кызыңны алып кайтты, дип. Патша каршы барып алып кайта боларны. Хәзер патша кызын капитанга бирергә разый булды, әйткән сүзе бар иде бит. Кыз әйтә атасына: «Әти, сабыр ит әле, мин бөтен шәһәрне сәер кылып карап йөрим», – ди.

Кыз чыгып китә шәһәрне карарга. Шәһәрне карап йөргәндә, әлеге гостиннаяга килеп чыга. Керсә, Пртупи Прапорщик тора, ну бик үк танып та бетерми.

– Синме мине коткаручы? – ди.

– Әйе, мин, – ди Пртупи Прапорщик. Шуннан кыз атасына кайтып әйтә:

– Әти, мине бу капитан коткармады, Пртупи Прапорщик коткарды, – ди.

– Кая соң ул? – ди атасы.

– Әнә фәлән урамда гостинная ачкан, – ди. Пртупи Прапорщикны чакырып китерәләр.

– Синме минем кызымны коткаручы? – ди.

– Мин, – ди.

– Нинди фактың бар? – ди.

– Кызың миңа үзенең исемле яулыгы белән исемле балдагын бирде, ди. Балдагы югалгач, яр кырыена балдакны эзләргә чыккач, мине калдырып киттеләр. Шуннан кайтып гостинная ачтым, – ди.

Ярар, хәзер капитанны астырып үтерәләр, кызын Пртупи Прапорщикка бирә патша.

Берничә еллар әйбәт кенә торгач, икенче бер патша бу патша кызына яучы җибәрә. Патша: «Кызымны ярәштем», – ди. Шулай дигәч, теге патшаның ачуы килеп, боларга каршы сугыш ачарга килә гаскәр белән. Патша куркуга төште. Кияве әйтә: «Әй, бабай, ди, бер дә курыкма, җиңәрбез без аларны, гаскәр дә җыйма», – ди.

Бу егет берүзе чыга сугышка. Кылычын тартып ала да, чапкан саен өч йөз кешене кисә бу. Шулай сугыша-сугыша тегенең гаскәрен тар-мар китереп бетерә.

Бервакытны дошман патшаның улы кызга хат яза. «Син солдатка чыктың, миңа бармадың. Син миңа килгән булсаң, без сугышка бармас идек. Алай да син бел әле, берүзе ничек җиңде икән ул безне», дип.

Кыз кич яткач Пртупи Прапорщиктан сорый:

– Син берүзең дошманны ничек җиңдең? – ди.

– Минем кирәмәтем бар, – ди, бүтән бернәрсә әйтми бу. Инде теге патша тагын гаскәр белән килә бит. Тагын бу яңгыз* барып теге патшаның гаскәрен тар-мар китерә.Патша бик куана, кыз бик көенә Пртупиның җиңүенә. Кич яткач, кыз тагын сорый:

* Яңгыз – ялгыз.

– Ничек җиңдең син берүзең, ник әйтмисең, ди, мине сөймисең икән, – ди. Шуннан кыз әйттерә моны. «Минем бер кылычым бар, – ди Пртупи Прапорщик, – бер чапканда өч йөз кешене кисә», – ди. Кыз, төнлә белән торып, бу кылычны алмаштырып куя да, кылычны теге патша малаена җибәрә.

Бер заманны теге патша тагын сугышка килә. Бу егет тә чыга. Егет сугыш кырында кылычы белән селтәнә, ну бер дә кисми. Егет, кылычы югалганын белгәч, әйдә тизрәк качарга. Моның артыннан гаскәр чыга куарга. Болар егет артыннан куып җитә башлагач кына шәһәр башлыгы биргән пагунның берсен ташлый, кара урман була. Кара урман аркылы тиз генә чыгып җитә алмыйлар. Бераздан янә куып җитәләр моның артыннан. Куып җиткәч, икенче пагунны ташлый бу. Икенче пагунны ташлагач, бөтен дөнья су була. Өченче мәртәбә куып җиткәндә, өченче пагунны ташлый. Хәзер бик биек тау була. Болар тауны менгәнче егет шәһәргә барып җитә. Шәһәргә барып җиткәч, шәһәр башлыгын күрә.

– Нихәл, килдеңме? – ди.

– Килдем килүен, ди, ну ничек кенә булса да мине коткарыгыз, – ди.

– Ярар, ди, син аларны җиңәрсең, ди. Мин сиңа өч чикерткә бирәм, ди. Бу чикерткәләрне югалтма, ди. Бу чикерткәләрне банкага салсаң, ул банкада гөл була. Әгәр ул гөлне иснәсәләр, ул кеше көл була, үлә, ди. Ул чикерткәне суга салсаң, алтын үрдәк була. Син кайткач, саилче сурәтенә кереп, начар гына атка атланып патша йортына барып кунарга сорарсың. Кунган чагында бер чикерткәне банкага салсаң, анда гөл булыр. Шул гөлне килеп иснәрләр дә көлгә әйләнерләр, ди. Әгәр иснәмәсәләр, алар су коенырга барырлар. Су коенырга баргач, бер чикерткәне суга салырсың, чикерткә алтын үрдәккә әйләнер. Болар суга төшкәндә киемнәрен, кылычларын яр буенда салып калдырырлар. Теге үрдәккә кызыгып, «тотабыз» дип куарлар, тота алмыйча суда йөрерләр. Шул вакытта яр кырыенда калган кылычыңны алып патша малаен чабарсың. Патша малаен чапкач, патша өенә барып, хатыныңны күрерсең. Хатының сине күргәч куркуыннан тәрәзәдән егылып төшеп үләр, – ди.

Егет шулай эшли бөтенесен дә. Кызның атасын да үтереп, бөтен җиргә хуҗа булып, һәмишә шунда тора, ди, әле дә булса.