Унберенче Әхмәт

Ә үвәл заманда булган, ди, бер ир белән бер хатын. Болар үз кул көчләре белән көн күрүче уртача тормышлы кешеләр булганнар. Боларның ун малайлары булган. Бу балалар, үсеп җитеп, әтиләренә булыша да башлаганнар. Малайлар герой булалар. Болар ничек тә булса илгә чыгарга исәпләп йөриләр. Шул вакытны бу кешеләрнең унберенче малайлары туа. Моңарга Әхмәт дип исем кушалар. Бу ун малай чыгып китәләр. Әхмәт, кечкенә булганлыктан, өйдә кала. Шул киткәннән ун егеттән һичбер хәбәр-хәтер булмый.

Унберенче Әхмәт үсә. Бу бик иркә, бик шаян була. Малайларны да кыйнап йөри башлый. Моңар бер дә бер көнне картлар әйтәләр: «Син, диләр, абыйларыңа караганда да геройрак булдың», – диләр. Унберенче Әхмәт эченнән генә: «Минем абыйлар булганмы икәнни?» – дип уйлый.

Беркөнне уеннан кайта да әнисеннән сорый:

– Әни, ди, минем абыйлар бар идемени? – ди. Әнисе әйтә:

– Юк, улым, ди, синең абыйларың булмады, – ди.

Әйтер иде, бу да абыйлары кебек чыгып китәр дип курка.

Унберенче Әхмәткә унбиш яшь тула. Бу абыйларына караганда да гәүдәгә таза, бик көчле булып үсә. Бервакыт кайта да әнисеннән зур үтенеч белән сорый башлый:

– Әни бәгырем, ди, син миңа, зинһар, әйт, ди. Минем абыйлар булган ич, син миңа нигә әйтмисең? Әгәр дә алар булганнар икән, алар кемнәр, нинди кешеләр? – ди.

Әнисе карчыкның күңеле йомшап китә дә әйтә:

– Улым, ди, синең абыйларың бар иде, ди, алар унау иделәр, кече абыеңа сигез яшь тулган вакытта, олы абыең барысын да ияртте дә алып чыгып китте, ди. Алар чыкканга унбиш еллап вакыт узды, шул вакыттан бирле ал арның хәбәре юк, шулай ук алар безне белешкәне юк, – ди, үзе авыр сулап куя. – Белмим, алар исәннәрме, үлеләрме? – ди.

Унберенче Әхмәт әйтә:

– Әнкәй бәгырем, елама, ди, мин аларны барыбер табачакмын, – ди.

Шуннан соң озак та тормый, Унберенче Әхмәт тә чыгып китә. Өеннән ашау-эчүләр бик аз ала. Бу, кош йомыркалары табып, хәер сорашып, тамагын шулай туйдырып йөри.

Күп вакытлар үтә; айлар үтә, еллар үтә. Озак вакытлар йөргәч, бу килеп җитә бер кара урманга. Кара урманга килеп кергәч, төн була. Егет үзенең йөрәгенә, көченә таянып, «ни булса булыр, кайчан булса да үлем бер булачак» дип, юлын дәвам итә. Бара торгач, еракта бер ут шәүләсе күрә. Утка барып җитә. Анда була бер зур гына сарай. Рөхсәт сорап барып керә. Монда бер ямьсез генә карчыктан башка беркем дә булмый. Керә, карчыктан исәнлек-саулык сораша:

– Син кем буласың? – ди. Карчык әйтә:

– Без җен нәселеннән булабыз, – ди. Карчык малайдан сорый:

– Син кем нәселеннән буласың? – ди. Малай әйтә:

– Мин адәм нәселеннән, – ди.

– Син адәм нәселеннән булгач, монда ялгыш кергәнсең, – ди.

Малай әйтә:

– Ялгыш булмас, ди, мин керер урын тапмадым, ут шәүләсе күренгәч, сезгә кердем, – ди.

Карчык әйтә:

– Алайса моннан исән чыгуың икеле, – ди. Малай сорый:

– Ни өчен болай дип әйтәсең? – ди. Әби әйтә:

– Минем бик усал унбер малаем бар, ди. Алар кайтсалар, сине өзгәлән бетерәчәкләр, – ди.

Малай әйтә:

– Минем кем икәнемне белми торып, үтермәсләр, – ди. Әбидән ашарга сорый. Әбинең малайлары кайтуына күп кенә итеп ашарга пешереп торган вакыты була. Әби ашарына китерә. «Туймадым», – ди Әхмәт. Тагын сорый. Әби китергән саен, тагын сорый: «Туймадым», – ди. Әбинең күп кенә аш-суын ашый да аннан соң йокларга ята. Бу тәмле генә йоклап яткан вакытта, таң аткач, карчыкның малайлары кайтып керә. Карчыкның кече малае әйтә:

– Әни, нинди адәм исе бар? – ди. Әнисе әйтә:

– Бер юлаучы керде, – ди. Малайлары:

– Әйдәгез, без аны суеп пешерик, – диләр.

Олы малае әйтә:

– Кем икәнен белмичә торып, безгә моны үтерергә ярамый, бәлки ул безгә файдалы кеше булып чыгар, – ди.

Унберенче Әхмәтне йокысыннан уяталар. Ул исәнлек-саулык сораша, үзе эченнән генә: «Болар минем абыйлар түгелме икән?» – дип уйлый. Карчыкның әйткән сүзе исенә төшә дә: «Болар җеннәр нәселеннән бит», – дип уйлый.

Шулай итеп, болар белән Әхмәт сөйләшә башлый. Әхмәт болардан сорый:

– Сез ни эш белән гомер итәсез? – ди. Болар Әхмәткә җавап бирәләр:

– Без, тамак туйса, бүтән нәрсә өчен көйсезләнмибез. Ләкин безнең бер теләк бар, шуңарга ирешә алмыйбыз, – диләр.

Әхмәт сорый:

– Ул нинди теләк? – ди.

– Менә моннан ерак түгел бер җирдә бер патша бар. Ул патшаның унбер кызы бар. Шул патша кызларын алуда безнең теләк. Ул патша кызларын алырга безнең көчебез җитми. Ул патша торган шәһәрдә ун адәм егете бар, аларның да шул патша кызларын аласы килә. Без шул ун адәм егете белән һәрвакыт сугышабыз, – диләр.

Әхмәт әйтә:

– Мин сезгә ул патша кызларын алу юлын табармын, ди, сез миңа ирек бирегез, – ди.

Әхмәттән бу сүзләрне ишеткәч, җеннәр бик шатланышалар. Әхмәтне нишләтергә белмиләр. Ашаткач-эчерткәч, Әхмәттән сорыйлар:

– Ул шәһәргә бару өчен сиңа ниләр кирәк булыр? – диләр.

Әхмәт әйтә:

– Сез миңа күп кенә акча бирегез, пар ат җигеп китерегез. Мин ул шәһәргә барып, ун адәм егетен көл итеп күккә очырып килим, – ди.

Җеннәр моңа бик гаҗәпләнеп, моның куәтен сыныйсылары килә. Әхмәткә әйтәләр:

– Әйдә, көрәшеп карыйк әле, – диләр.

Көрәшеп карагач, Әхмәткә каршы берсе дә чыдый алмыйлар. Шулай итеп, Әхмәтне юлга чыгарып җибәрәләр.

Әхмәт патша тора торган шәһәргә китә. «Минем абыйлар шунда булыр», – дип ышанып ук бара. Шәһәргә бара, аты үз янында, акчасы күп. Шәһәргә кереп, абыйларын эзли башлый. Очраган бер кешедән: «Бу шәһәрдә ун егет тормыймы?» – дип сораша. Шунда берәү әйтә моңа:

– Менә шунда, шәһәр читендә, бер өй булыр, аның капкасы, коймасы булмас, син туры гына шунда барып кер, – ди.

Әхмәт әлеге йортны эзләп барып керә. Керсә, өйдә бер кеше утыра. Исәнлек-саулык сораша да:

– Монда кемнәр тора? – ди. Йорт хуҗасы моңар әйтә:

– Без монда ун кеше торабыз, ди, безнең хатыннарыбыз да юк, әти-әниләребез дә юк, – ди:

Унберенче Әхмәт сорый моннан:

– Сез кайсы илдән соң? – ди.

– Без кайсы илдән икәнебезне дә белмибез инде, ди, без бер әнидән ун малай туганбыз, иң кечеләре мин булам, ди, абыйлар эштә әле, – ди.

Хәзер Унберенче Әхмәттән сорый:

– Син кайсы илдән? – ди.

Унберенче Әхмәт әйтә:

– Абыйларың кайткач әйтермен, ди, мин сезне бик күп заманнар эзләп килдем, – ди.

Абыйлары кайта. Әхмәтнең тазалыгына гаҗәпсенеп, болар да сорашалар:

– Син кайсы илдән килдең? – диләр.

– Мин фәлән җирдән киләм, – дип, үзенең каян килгәнлеген сөйләп бирә. Кайсы авыл икәнен, әтисенең, әнисенең кем икәнен, үзенең кемнәрне эзләп чыкканын – – барын да сөйләп бирә.

Әхмәттән бу сүзләрне ишеткәч, ун агай-эне: «Син безнең энебез буласың икән», – дип, моны кочып елый башлыйлар. Әхмәт үзе дә абыйларын табу шатлыгыннан ни эшләргә белмичә:

– И, абыйларны таптым, – дип кычкырып җибәрә. Шуннан болар ашарга-эчәргә утыралар. Болар ашап-эчеп

утырган вакытта, җеннәр янында булганын да сөйли Әхмәт. Абыйларына әйтә:

– Җеннәрне без җиңәргә тиеш, ди; мин җеннәрнең көчләрен сынап карадым, алар миңа чыдый алмыйлар, – ди.

Болар, киңәш итеп, җеннәрне дөньядан ничек юк итәргә кирәклеге турында сөйләшәләр. Шуннан соң Унберенче Әхмәт җеннәр янына кайтып китә. Кайтып керә. Абыйларын табуын җеннәргә белдертми. Үзен җеннәр каршында кирәк күрсәтеп:

– Без аларны җиңәрбез, ди, алар безгә чүп кенә, – ди. Бу җеннәрдән үзенә бик үткен хәнҗәр сорый. Җыеналар

да, ун егет белән сугышырга китәләр. Төнлә белән патша сарае төбенә барып туктыйлар. Патша кызларын җеннәргә алып чык-макчы булып, сарайның кызлар йоклый торган бүлмәсенә, баудан ясалган баскыч аша, тәрәзәдән менәләр. Унберенче Әхмәт үзе алдан менә. Аның артыннан олы җен баласы менә. Аның менеп җитүе була, Унберенче Әхмәт җеннең башын үткен хәнҗәр белән кисеп ала. Шул вакыт ул ачуланып:

– Их, каушадыгыз сез, – дип, икенчесен чакыра. Анысының да шулай үткен хәнҗәр белән башын кисеп төшерә. Өченчесен, дүртенчесен чакыра, аларның да башларын кисеп ала. Бүтән җеннәр дә, эшне аңлашмыйча, кызлар дәрте белән, ашы-га-ашыга баскычтан менәләр. Шулай итеп, Әхмәт җеннәрнең бөтенесен дә кырып бетерә. Җеннәрнең киселгән гәүдәләрен патша сараеның ишек төбенә өеп куя. Шуннан патша кызларының бүлмәсенә кереп, кызларның исемнәре язылган алтын балдакларын алып чыга да абыйлары янына кайтып китә. Абыйларына булган эшләр турында сөйли.

Патша бу җеннәрдән бик туйган була. Җеннәрне патшаның батырлары да җиңә алмаган булалар. Бу патшаның унбер кызы, биш батыры булган икән. Патша боларга: «Җеннәрне үтерсәгез, бишегезгә биш кызымны бирәм», – дигән икән.

Бу батырлар, өзелеп ташланган җеннәрне күрү белән, патшаның йокысыннан уянуын көтеп, аннан сөенче алырга керәләр.

– Менә без җеннәрне үтердек, җеннәрдән котылдык, – дип, кереп мактаналар.

Патша, боларның аркасыннан сөеп:

– Мин әйткән сүземдә торам, ди, бишегезгә биш кызымны бирәм, теләгәнен аласыз, – ди.

Патша хәзер билгеле бер көнне атап туй игълан итә. Аягына йөри алырдай кешеләр: картлар, карчыклар, ирләр, хатын-кызлар, балалар – барысы да туйга килсеннәр дип белдерә.

Туй көне килеп җитә. Төрле җирләрдән патша кызларының туена җыелалар. Патшаның батырлары алдынгы сафта утыралар. Хәзер мәҗлес халкына әйтә патша:

– Килми калган кешеләр юкмы? – ди. Арадан берәү торып:

– Патша әфәнде, ди, безнең шәһәр читендә тора торган ун эшче бар, алар күренмиләр, – ди.

Патша бер илче җибәрә. Болар килмиләр. Әйтәләр:

– Патшаның шушындый зур туе икән, патша безне ат белән килеп алып китсен, – диләр.

Патша, бу сүздән хәтере калып, куркытып китерү өчен, үзенең ун гаскәрен җибәрә. Болар, ун кешенең тугызын үзләренең келәтләренә бикләп куялар да, берсен кире кайтарып җибәрәләр. Патшага әйтергә кушалар: «Безне гаскәр җибәреп куркытмасын, безгә ун булса да, йөз булса да куркыныч түгел», – диләр.

Патша, туйның ямен җибәрәсе килми, яхшы атлар җигеп, боларны алырга җибәрә. Болар килгәч, патша сорый халыктан:

– Килмичә калган кешеләр юкмы? – ди.

– Килмичә калган кешеләр юк инде, – диләр. Шуннан соң патша туй мәҗлесен ачып җибәрә. Мәҗлес башында әйтеп уза:

– Туйның вакыйгасы болай, ди. Минем биш батырым бар, ди, бу батырлар миңа каршы булган ун җенне үтерделәр, ди, шуның өчен мин боларның бишесенә биш кызымны бирәм, – ди.

Халык кул чабып каршы ала. Мәҗлес ачылу белән, патшаның унбер кызы туй мәҗлесенә җыелган халыкны тәмле эчемлекләр белән сыйлый башлыйлар. Барып җитәләр Унберенче Әхмәтләр янына. Унберенче Әхмәтнең уң кулында алтын балдак булганлыктан, ул эчемлекне сул кулы белән алып эчмәкче була. Патша кызы әйтә:

– Юк, егет, ди, уң кулың белән алып эч, – ди.

Әхмәт уң кулын сузып аракыны алган вакытта, патша кызы Әхмәтнең кулындагы йөзекне күрә. Патша кызы моны эченә генә салып куя да үзенең эчемлек өләшүен дәвам итә. Кызлар берсе арттыннан берсе өләшеп баралар. Унберенче Әхмәт, бераз кыза төшкәч, патшадан бер үтенеч итеп сорый:

– Патша әфәндечди, синең батырларың нинди кешеләр алар? – ди. – Алар халыкка үзләренең батырлыкларын күрсәтсеннәр, җеннәрнең берсенең генә булса да башын китереп күрсәтсеннәр иде, – ди.

Патша бер җен башын халыкка китереп күрсәтергә боерык бирә. Бер батыр бара, җен башын күтәреп карый, кузгата да алмый. Икенчесе, өченчесе бара, күтәрә алмыйлар. Икесе, өчесе бер булып та җен башын күтәрә алмыйлар. Хәзер, патша янына кире килеп, патшага әйтәләр:

– Ат белән китерергә кирәк иде, – диләр. Әхмәт бу батырларга әйтә:

– Сез бер башны үзегез күтәреп килә алмагач, бу җеннәрне үтерү сезнең кулыгыздан килердәй эш түгел, – ди. Патша янына чыгып баса: – – Патша әфәнде, бу җеннәрне кем үтергәнлеген белдерергә рөхсәт итегез, – ди.

Үлгән җеннәр янына бара да, колагыннан тотып, бер җен башын халык алдына китереп куя.

– Менә җеннәрне үтергән кеше кем! – ди.

Үзенең янына абыйларын да китереп бастыруын сорый. Патша, ни эшләргә белмичә, аптырап, теге ялганчы батырларын үзенең каты җәза урынына яптырып куя. Әхмәтләрнең кулында кызларның исемнәре язылган балдакларын да күргәч, патша, чын-чыннан ышанып:

– Гафу итегез, батырлар, мин, сезнең кем икәнегезне белмичә, ялганчы батырларның сүзенә ышанганмын, – дип, кызларын бу батырларга бирмәкче була. Туй мәҗлесен бу батырларга багышлый. Хәзер боларның өс-башлары да бик начар булгач, боларны үз янына алып китеп, яхшы киемнәр киендерә, ашата-эчертә.

Патша кызларын боларга бирә. Шушылай итеп, туй мәҗлесен тәмам итәләр. Хәзер патша, боларның һәркайсына да берәр йорт салдырып, үз йортларына чыгара. Кече кызы белән Унберенче Әхмәтне үзе янында калдыра.

Көннәрдән бер көнне Унберенче Әхмәт, күңел ачасы килеп, мылтык алып, эт ияртеп, үзе белән хатынын алып, ауга чыга. Бик озак йөргәч, бик каты җил чыгып, күктә кара болыт күренә. Кара болыт җиргә төшә дә Әхмәтне күккә күтәреп китә. Хатыны, мылтыгы, эте җирдә кала моның.

Хатыны, өенә кайтып, бу хәлне атасына сөйли. Атасы белән бергәләшеп елыйлар, бернәрсә дә эшли алмыйча, бик каты кайгырышалар.

Әхмәтне унбер җеннең бабасы – – Җен патшасы күтәреп киткән була. Бу Җен патшасы Әхмәтне үзенең сараена, Каф тавы артына алып барып төшерә.

– Йә, Әхмәт, эләктеңме минем кулга, ди, мин сине күптән көткән идем, – ди.

Шул вакыттан алып, карт җен Әхмәтнең аягына, кулына тимер богаулар сала. Аны беркая чыгармый, сарайда гына асрый.

Бу Җен патшасы, Кояш патшасына гашыйк булып, матур кызны кулга төшерә алмый йөри икән. Кыз, искиткеч матур булып, беркемгә дә күренми икән. Кояш патшасы үзенең кызын беркемгә дә бирми икән.

Шул Кояш патшасының ерак түгел бер җирдә Алмас патшасы бар икән. Кояш патшасы әйтә икән: «Кем дә кем шул Алмас патшаның алтын тояклы атын китереп бирсә, кызымны шуңа бирәм?» – ди икән. Җен патшасы бу алтын тояклы атны урлап китәргә йөрсә дә, урлый алмый икән.

Көннәрдән бер көнне бу Җен патшасы серне Әхмәткә ача.

– Әгәр, ди, шул Алмас патшасының алтын тояклы атын урлап бирә алсаң, мин сине коткарам, – ди.

Әхмәт чыгып китә. «Алмас патшасының атын алып кайтып бирим инде моңар», – дип, бик күп вакытлар йөри. Бик күп йөргәч, арып-талып, бер юл чатлыгына ял итәргә утыра. Ял итеп утырганда, моның янына бер карт килеп чыга.

– Улым, син кая барасың? – ди. Әхмәт моңар әйтә:

– Мин, бабакай, Алмас патшасының алтын тояклы атын

алып кайтырга барамын, – ди.

Карт моңар әйтә:

– Улым, бик зур эшкә керешкәнсең икән, ди, ул атны алу бик кыен булыр, ди, атны алу өчен син үзең белән йөгән алып бар, ди. Син ат тора торган сарай ишеген ачарсың, шул вакыт стенада эленеп тора торган йөгәнгә күзең төшәр, ди, ат матур, – ди, карт әйтә, – атка караганда, йөгән өч өлеш матуррак, ди; син йөгәнгә кызыкма, йөгәнне алма, ул йөгән, ди, патша сараеның звонокларына беркетелгән, – ди.

Шул сүзләрне әйтә дә карт, егетнең күзеннән дә югала.

Әхмәт, барып, ат сараеның ишеген ачуга, йөгәнгә күзе төшә. Йөгәнне алмыйча түзә алмый бу, йөгәнне ала. Йөгәнне алу белән, патшаның сакчылары чыгалар да моны тоталар, ябып куялар. Патша йокысыннан торуга, Әхмәтне аның янына китереп:

– Менә, ат карагын тоттык, – дип әйтәләр. Патша Әхмәткә әйтә:

– Их, син, матур егет, син бу атны болай гына урлап ала алмассың, ди. Бу атны алу өчен, син Ай патшасына бар, ди. Ай патшасының бер алтын сандугачы бар, әнә шул алтын сандугачны алып кайтып бирсәң, мин сиңа атны бирермен, – ди.

Ул сандугач бик матур була. Ул сандугач, иртә таңнан керешеп, кичкә кадәр һич туктаусыз сайрый. Сандугачны алып кайту өчен, Алмас патшасы Әхмәтне юлга чыгарып җибәрә. Юлда Әхмәт бик озак бара, бик арый, бик алҗый. Ай патшасына барып җитә алмый, ял итәргә утыра. Әхмәт ял итеп утырган вакытта, элек очраган карт тагын килеп чыга.

– Нихәл, улым Әхмәт, ди, атыңны ала алдыңмы? – ди.

– Ала алмадым шул, бабай, – ди Әхмәт, – мин синең сүзне тотмадым, ди, хәзер миңа ул атны алу өчен Ай патшасының алтын сандугачын алып кайтырга кирәк, – ди.

Карт әйтә:

– Ай патшасының алтын сандугачын алырсың, тик син аның читлегенә кызыкма, син үзең бер читлек алып бар, – ди.

Әхмәт:

– Бу юлы алданмам инде, – дип, карт белән саубуллашып, тагын алга китә.

Ай патшасына барып җитә. Төн булганын көтеп торып, алтын сандугач янына керә. Алтын сандугачны тотып алып,

үзе алып килгән читлеккә яба да алып кайтып китә.

Юлда сандугач, телгә килеп, Әхмәт белән сөйләшә башлый:

– Әхмәт, мин синнән калмыйм инде, – ди.

Әхмәт сандугачны Алмас патшасына тапшыра да, Алмас патшасыннан алтын тояклы атын алып, тагын юлга чыга. Әхмәт атланып кайткан вакытта, ат та, телгә килеп, Әхмәткә әйтә:

– Мин синнән калмыйм инде, – ди.

Шулай итеп, болар кайталар. Бер-ике көн үткәч, сандугач Әхмәтнең артыннан куып җитә. Шулай итеп, Әхмәт алтын сандугачны да, алтын тояклы атны да алып, Кояш патшасына килеп җитә. Кояш патшасына кайтып җитә дә атны тапшыра. Кояш патшасыннан бер ат җиктереп, патшаның кызын үз янына утыртып, тагын кайтыр уңайга чыгып китә.

Болар кайткан вакытта, кыз әйтә:

– Их, син, Әхмәт, ди, синең белән бергә булу нинди күңелле булыр иде миңа, – ди.

Әхмәт әйтә:

– Шулай шул, – ди, кызның Җен патшасына булачагын әйтми әле, кызның күңеленә авыр китерми.

Байтак вакытлар кайтканнан соң, әлеге Алмас патшасы кулында калган алтын тояклы ат та Әхмәт артыннан куып җитә. Әүвәле очраган карт тагы да Әхмәткә очрый:

– Сез, Әхмәт, ди, җитәрсез юл чатына, ди, уңга керсәгез, уңарсыз, сул як юлга керсәгез, бик зур авырлыкларга очрарсыз, – ди.

Шул сүзләрне әйтә дә, югала карт. Болар, сүзгә мавыгып кайту белән, юлны хәтерләмәгәннәр, барганнар да барганнар. Бервакытны арып-талып ял итәргә утырганнар. Ял итәләр, ял иткән вакытта Әхмәт йокыга китә. Үзе йоклаганда, аның бар нәрсәсен алып китәләр. Әхмәт йокысыннан акылсыз кеше шикелле булып уяна. Үз-үзе белән сөйләшә башлый: «Бу нинди эш бу, ди, өнемме, төшемме бу?» – ди.

Кая барырга белми аптырап кала. Ул аптырап торган вакытта, элек очраган карт тагын килеп чыга:

– Их, улым Әхмәт, әйттем мин сиңа сулга кермә дип, син, ялгышып, сулга кергәнсең, ди; югалган әйберләреңне табу өчен, сиңа бик күп авырлыклар күрергә туры килер, ди. Шушы авырлыклардан котылу өчен, менә, улым, сиңа бер кулъяулык, – ди. Әхмәткә кулъяулык белән бер тарак, бер көзге бирә, юлын дәвам иттерергә куша.

Әхмәт, бара торгач, бик зур суга очрый. Яулыкны су өстенә салу белән, су өсте күпер була. Судан чыгып китә.

Моның әйберләрен дию пәрие алган була. Әхмәт бу дию пәриенең йоклап яткан вакытына барып җитә. Аңар-моңар карамый, атны, кызны, сандугачны алып, тагын кайту юлына чыга. Бераз вакыт үткәч, моның артыннан тузаннар туздырып, дию пәрие килә. Дию пәриенең килгәнен күрү белән, бу таракны юлга ташлый. Шул вакыт тарак зур урманга әйләнә. Дию пәрие урманга килеп эләгә дә урманнан үтеп чыга алмый, тәннәре яраланып бетә. Ул вакытта Әхмәт бик күп юл алган була. Дию пәрие урманны да үтеп китә. Тузаннар туздырып, Әхмәт артыннан һаман да килә. Әхмәт көзгене юлга ташлый, көзге дулкынланып торган бик зур диңгезгә әйләнә. Дию пәрие шул диңгезгә кереп бата. Әхмәт элеккечә үзенең юлын дәвам итә.

Менә Җен патшасына кайтып җитәргә дә ерак калмый. Әхмәткә, ни уйласа да, кызга серне ачарга туры килә бит инде.

Кызга әйтә бу:

__Син, ди, Җен патшасына булачак бит, – ди.

Кыз елый башлый:

– Нигә мине алдап алып кайтасың? – ди.

Әхмәт Җен патшасына кызны алып кайтып тапшыра. Шулай да кызның егет белән бәйләнеше өзелми. Җен патшасы кызны күз алдында тотар өчен генә алып кайткан була. Әхмәткә әйтә Җен патшасы:

– Мин сине коткарам хәзер, – ди. Әхмәт әйтә:

__Мин синдә хезмәтче булып кына калыйм, – ди.

Әхмәт Җен патшасында хезмәткә кала. Кыз белән Әхмәт ничек тә Җен патшасын үтерергә уйлыйлар. Әхмәт кызга әйтә:

– Син ул Җен патшасыннан: «Синең җаның кайда?» дип сора, – ди.

Көннәрдән бер көнне, Җен карты кайтып кергәч, кыз карт ка үзен .бик ачык йөзле, якты чырайлы итеп күрсәтә. «Мин сине яратам», – дип әйтеп, картның серен беләсе килә.

– Синең җаның кайда соң? – дип сорый. Карт җен дә хәйләкәр була:

– Минем җаным ишек катындагы себерке эчендә, – дип җавап бирә.

Карт чыгып китә. Әхмәт кызны күрә.

– Нәрсә дип әйтте? – дип сорый. Кыз әйтә:

__Минем җаным ишек катындагы себеркедә, дип әйтте, – ди.

Әхмәт кызга әйтә:

– Юк, аның җаны анда түгел, ди, аны без хәзер белербез, ди, себеркене ал, ди, аны бик әйбәтләп яхшы чүпрәкләр, ефәкләр белән ураштыр, карт кайтуына, шушы себеркене кочаклап, елап утырган бул, – ди.

Кыз себеркене алып кереп ефәкләр белән әйбәтләп урый, картның кайтуына, себеркене кочаклап, үксеп-үксеп елап утыра. Карт, ишектән керү белән:

– Нигә син болай елыйсың? – ди. Кыз әйтә:

– Сине сагынып, менә җаныңны кочаклап елыймын, – ди. Җен патшасы кызга әйтә:

– Их, кызларның акылсызлыгы, ди, себерке эчендә җан буламыни! – ди.

Кыз әйтә:

– Мин синең үзеңне яраткач, синең җаныңны да яратам, – ди.

– Юк, – ди, карт әйтә, – минем җаным бу тирәдә түгел, ди, менә моннан бер 150 чакрымда, читтә, бер күл бар, ди, шул күл уртасында бер утрау бар, утрау уртасында бер үрдәк оясы бар, үрдәк оясында дүрт йомырка бар, минем җаным шулар эчендә, – ди. Шуннан соң бу Җен карты әйтә бу кызга: – – Ул күлне дүрт кабан дуңгызы саклый, ди, алар анда беркемне, бер җан иясен дә җибәрми, ди, шул үрдәктән башканы, – ди.

Кыз, картның әйткән сүзләрен эченә генә салып утыра да соңыннан егеткә әйтә:

– Менә, Җен карты шушылай, шушылай дип әйтте, – ди, Җен карты әйткәннәрне барысын да сөйләп бирә.

Егет әйтә:

– Монысы дөрес, мин моны эзләргә чыгам, – ди. Карт кайтып керү белән, Әхмәт әйтә:

– Бабакай, ди, мин сиңа байтак кына эшләр күрсәттем, ди, син мине ирек ачарга чыгар инде, – ди.

Карт риза була.

Теләгәнчә йөр, менә сиңа юлдаш, – дип, Әхмәткә бер хәнҗәр биреп чыгара.

Егет, өч көн киткәннән соң, Җен карты әйткән күл буена барып җитә. Күл буенда сарык көтүләп йөрүче бер карт көтүчене күрә. Бу сарык көтүе күлдән байтак ерак җирдә була. Карт янына бара, исәнлек-саулык сорашып, бабайның күпме көтү көтүен, үз гомерендә ниләр күргәннәрен сорашып утыра. Бабай егеткә әйтә:

– Мин егерме ел шушы урында көтү көтәм, ди, менә шушыннан ерак түгел бер күл бар, анда кабан дуңгызлары бик күп, алар минем сарыкларымны тотып ашыйлар, мин күл янына бара алмыйм, – ди.

Әхмәт, кабан дуңгызлары дигән сүзне ишеткәч тә, шатланып китә, ул шунда ук кузгалып китәргә уйлый, ә бабай Әхмәтне туктата:

– Улым, син анда барма, ди, алар сине тотып ашарлар, алар бик усал дуңгызлар, – ди.

Шулай да Әхмәт, бабай белән саубуллашып, үлсәм-нитсәм дип бәхилләшеп» бабай яныннан кузгалып китә. Бабай аның артыннан көяләнеп, кайгырып кала. «Нинди матур егет, харап итәрләр үзен», – дип уйлый бу.

Әхмәт күл буена барып җитә. Әхмәтнең дөнья батыры икәнен кабан дуңгызлары да күптән белгән икән. Әхмәт янына камышлыклар, сазлыклар арасыннан акрынлап килеп чыгалар болар.

– Көрәшеп карарбыз, Әхмәт, диләр, болар, телгә килеп. Болар көрәшә дә башлыйлар. Бик озак вакытлар

көрәшкәннән соң, арып-талып ял итә башлыйлар. Иң олы кабан дуңгызы әйтә:

– Әгәр дә миңа яз көне кар астыннан чыккан камышбаш булса иде, ди, мин сине бер сәгать эчендә юк итәр идем, – ди.

Әхмәт дуңгызларга әйтә:

– Әгәр дә миңа бер бәрән ите булса иде, ди, мин дә сезне бер минут эчендә юк итәр идем, – ди.

Карт көтүченең җаны түзми, ни булса шул булыр дип, Әхмәт артыннан сагалап килгән. Ул, Әхмәтнең: «Их, бер бәрән ите булса иде», – дигән сүзен ишетеп алып, бик тиз генә бер бәрәнне суеп, Әхмәткә китереп тә җиткергән. Күз ачып йомганчы, Әхмәт, бер бәрән итен ашап бетереп, дуңгызларны кыра да башлый. Кабан дуңгызларын кырып бетереп, күл эченә тыныч кына кереп, үрдәк оясын табып, андагы дүрт йомырканы да алып чыга бу.

Әхмәт, йомыркаларны кулга төшерү белән, Җен карты янына кайтып китә. Өйгә кайтып керү белән:

– Эләктең, Җен, хәзер синең җаның минем кулда, – ди. Шул вакытта Әхмәт Җен картының ике җанын - – ике йомырканы алып идәнгә бәрә.

Карт, хәлсезләнеп, бик авыр сырхау була. Әхмәткә ялына-ялвара башлый:

– Тимә, Әхмәт улым, ике җанымны бетердең, инде икесен генә булса да калдыр, мин сиңа мәңге тимәм, – дип ялына.

Әхмәт:

– Мин сине үтерәм, – дип, йомыркаларны кулында тотып, Җен патшасын тагын да ныграк ялындыра. Картка хәзер кызны, алтын тояклы атны, сандугачны, үзен, кайсы илдән килгән булсалар, һәрберсен аерым-аерым шунда илтеп ташларга куша. Карт боларның барысын да үз илләренә илтергә була.

– Әхмәт улым, мин сине үз илеңә илтеп төшерсәм, син миңа җаннарымны кире бирерсеңме? – ди карт.

– Бирермен, – ди Әхмәт.

Җен, риза булып:

– Йомыгыз күзегезне, – ди.

Күзләрен йомып ачса, ни күзе белән күрсен: Әхмәт хатыны белән ауга чыккан җирендә, күл буенда йөри. Шуннан соң Әхмәт Җенгә кире кайтып китәргә куша. Җен җаннарын сорап нихәтле ялынса да, ул Җенгә җаннарын бирми. Җен болар яныннан китеп, бераз вакыт үткәннән соң, Әхмәт йомыркаларның берсен икенчесенә бәреп вата, Җен шунда ук юкка чыга.

Әхмәт, алтын тояклы атны, алтын сандугачны алып, патша сараена кайта. Патша сараена кайту белән, үзенең ун туганына башыннан үткәннәрне сөйли. Күп тә үтми, Әхмәт, үзенең туганнары белән, алтын тояклы атны җигә дә, патша сараен ташлап, ун туганын арбасына утыртып, үзенең авылына кайтып китә.

Авылына кайтып, болар ата-аналары белән күрешәләр дә бик яхшы көн итә башлыйлар. Батыр Әхмәт тә, аның абыйлары да әле дә шулай яшиләр икән, ди.