Тәмәке янчыгы

Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, бака плотник булган заманда яшәгән, ди, бер патша. Аның өч кызы була, бер малае. Малае китә җиләккә урманга. Ул малай йөри-йөри адаша урманда. Елап йөргән чагында, бер егет килеп сорый моңардан:

– Энем, ди, ник елыйсың? – ди.

– Абый, ди, чыгарга юл таба алмыйм. Егет әйтә:

– Олы апаңны бирсәң, моннан чыгарам, – ди. Бу әйтә:

– Әтидән башка мин әйтәлмим, – ди.

Кич була, йөри торгач, тагын бер егет очрый моңа. Ул әйтә, уртанчы апаңны бирсәң, чыгарам, ди. Бусына да әйтә егет, әтидән башка әйтәлмим, ди. Хәзер караңгыланды. Тагы бер егет очрый моңарга. Кече апаңны бирсәң, чыгарам, ди. Бу инде, ярар бирәм, ди. Сүз бирде хәзер.

– Иртәгә сәгать сигезгә хушланып торыгыз, без өчәү барабыз, – ди егет. – Ә хәзер утыр җилкәмә, күзеңне йом, – ди.

Малай җилкәгә утыра, күзен йома. Күзеңне ач дигәч, ачып караса, атасының бакчасында була инде. Малай керә өенә. Атасы белән сөйләшми дә. Атасы әйтә:

– Ни булды? – ди.

– Менә шулай-шулай, өч егет килергә булдылар, апаларны алырга, – ди.

Бер заманны болар киләләр өчәү. Хәзерләнгән әйбер юк бер дә. Өчәү өч нүештән* күтәрәләр дә йортны, өч кызны алалар да китәләр. Бераз вакыт үткәннән соң патша малае:

– Миңа апаларымны эзләргә бармыйча булмый, – ди.

Бу китә адашып йөргән төшенә. Шул урманнан кереп йөри-йөри бу бер землянкага барып чыга. Ул землянкага керсә, бер карчык яткан: аскы теше белән түбәгә, өске теше белән идән тактасына терәлеп яткан.

– Әйдә, әйдә, кода килгән икән, – дип каршы ала егетне. Бу теге егетләрнең анасы – – дию карчыгы була инде. Өч көн кунак итә карчык моны.

– Мин, ди, апаларымны күрергә теләп килдем, – ди бу моңарга.

– Апаларың минем малайларда, – ди бу карчык. – Мин сиңа хәзер юл күрсәтеп җибәрәм, ди. Менә, ди, кода, син шуннан чык, ди, шул сукмак белән бар бер землянкага җиткәнче, – ди.

Бу малай, шул сукмактан барып, землянкага барып керсә, олы апасы елап утыра. «Ничек таптың, энем?» – дип килеп кочаклый энесен. Сөйләшеп утырганда, урманны шаулаттырып бер нәрсә килә.

– Әй, энем, – ди апасы, – сине кая итим, ди, синең җизнәң өч башлы дию бит, – ди. Энә ясый да мендәргә кадап куя моны. Сихергә өйрәнгән инде бу хәзер.

Дию кайтып керә дә:

– Кайнем кая китте? – дип сорый.

– Ул ничек монда килсен, ди, син дөньяны көн дә өч кат әйләнәсең, шунда да әтиләргә кермисең, ди. Ул сине каян тапсын инде? – ди.

Ул әниләрдә кунган өч көн, – ди дию, – шуңа күрә беләм, – ди.

– Синнән куркыр бит ул, ди, син бер әйбәт егет булып

кил, – ди.

Бу әйләнеп керә бик матур егет булып. Сөйләшәләр. Өч көн монда да куна малай.

– Ну инде теге апаны күрергә барасы иде, – дип сорый.

– Менә сиңа бер тәмәке янчыгы бирәм, – ди, җизнәсе әйтә инде, – эшең бик авыр булса, шуны ачып карарсың, болай вакытта карама, – ди.

Ярар, икенче апасында шулай өч кич куна бу, анысы да бер тәмәке янчыгы биреп җибәрә. Өченчесе дә шул форма булды инде. Ну, бу өченче апасы янында диюләр җыелып утыралар сөйләшеп:

– Менә, ди, шул шәһәрдә бик чибәр бер падиша кызы бар икән, ди. Аның матурлыгына беркем дә чыдый алмый, егылалар икән, ди. Кем чыдаса, шуңа кияүгә чыга икән, – ди.

Бу егет уйлый, булганы булсын, ул кызга барыбер барып карарга кирәк дип. Болар әйтүе буенча китә бу. Барганда, юлда бер карчыкка кунарга керә.

– Әби, ди, нәрсә бар монда, ди, кара флаг элгәннәр, нинди кайгы? – ди.

Карчык әйтә:

– Падиша кызын күрергә киләләр дә, ди, керүгә һушы китеп егылалар, ди, егылгач аларны подвалга ябалар, ди. Ничәмә падиша малайлары, генераллары килде, инде барысы да һушы китеп егылалар, – ди.

Иртә белән сәгать сигездә тора бу малай, сарай янына бара, заявка бирә, шул ай-шул ай күрергә килдем, дип. Кыз чыга тегеннән, чарлактан. Егетнең һушы китә дә ава. Өстерәп кертеп бәрәләр моны да подвалга. Аңга килгәч, торып караса, бар да иякләренә таянганнар, кайгырышып утыралар. Бу да, уйлап утырган чагында, тукта әле, җизни биргән тәмәке янчыгының берсен ачып карыйм әле, ди. Ачып караса, өстәл төзелә, анда эчемлекләр, падиша кызына да эләкмәгән андый азыклар. Болар күңел ачып утырган чагында, падиша кызы яныннан бо-ларга азык төшереп йөриләр икән. Шул вакытта болар янына эләгеп аш китерүче дә утыра. Билгеле, озаграк утыра инде андый күңелле төштә. Падиша кызы орышырга тотына моны, ник озак тордың, дип.

– Туктале, апа, орышканчы бер сүз сөйлим әле, ди. Анда бер егет бар, ди, бер тәмәке янчыгы ачса, өстәлдә төрле ризык чыга, япса – бары да кереп китәләр, – ди.

Шулай дигәч, падиша кызы дәштерә моны янына. Икенче көнне әйтә:

– Егет, ди, синдә шундый тәмәке янчыгы бар икән, ди, миңа бирмәссеңме икән аны? – ди.

– Бирәм, ди, бер чыгып күрен яныма, – ди.

– Син бит, егет, тагы егылырсың? – ди кыз.

– Юк инде, егылмам, – ди егет. Теге сихерләп өлгерә алмый кала.

Менә чыга тегеннән. Кыз шулхәтле матур була. Егет егылмый да, нитми дә, тәмәке янчыгын биреп калдыра моңар.

Икенче көнне тагын икенчесен алып карый. Бусы тагы да көчлерәк. Тагы төшә хезмәтче кыз болар янына подвалга. Тагы озаграк тора инде. Менгәч әйтә:

– Әллә тагы берәр нәрсә бармы, бик озак тордың? – ди.

– Әйе, бар, ди, бусы тагы да көчлерәк, – ди. Кыз тагы дәштерә дә моны әйтә:

– Син миңа бирмәссеңме икән? – ди.

– Бирәм, ди, бер генә кочаклатсаң, – ди. Кыз бит бу әйткәнчә эшләде, төшеп китте.

Өченче көнгә тагы бер тәмәке янчыгы калды бит әле. Анысы барысыннан да матуррак була. Егет үзенә бер иптәш ала да, иптәшенә әйтә:

– Син, ди, минем арттан менәрсең, ди, каеш хутла, без бергә килгәч каеш белән бәйлә, – ди.

Бу иптәше артыннан менә дә, бер төштә борылып, кала качып. Кыз тәмәке янчыгы сорый бит әле.

– Юк инде, – ди егет, – якынаймый булмый, ди, бусын бирмим, – ди.

Сөйли-сөйли якынлашалар. Шул вакыт теге иптәш егете боларны каеш белән бәйли дә, аталарына кертеп бәрә.

– Менә сезнең кызыгыз нишләп яткан! – ди.

– Шауламагыз инде, – ди падиша.

Тегендә тотылган кешеләрне җибәрәләр, бу егетне кияүлеккә калдыра падиша.

Бер дә бер вакытны кияүгә ышанычнамә бирә бит: «Менә сиңа 12 ачкыч, ди, 11 ен ач, уникенчесен ачма, ди, сүземне тыңла», – ди. Бу егет чыга да ачып карый: караса, кайсында алтын, кайсында көмеш, кайсында арыслан сөяге. Төрле амбарларга төрле әйберләр төялгән. «Булганы булсын инде, ди, уникенчесен дә ачып карыйм», – ди. Ачып караса, зур гына унике башлы дию, богауланган, ятадыр. «Әй егет, – ди дию, – – авызыма бер генә чиләк су сал әле, ди, бер үлемнән коткарырмын үзеңне», – ди. Үлемнән коткарырга дигәч, бу бер чиләк суны илтеп сала тегенең авызына.

– Егет, – ди дию, – тагы берне сал әле, ди, ике үлемнән коткарырмын үзеңне, – ди. Бу егет икенче чиләкне дә китереп сала. – Тагы берне салсаң, өч үлемнән коткарырмын да, шуның белән мәңге яшәрсең, ди.

Өченче чиләкне салуы була, шартлатып богауларын өзәдер дә, сарайга кереп моның хатынын ала да китә. Бу авызын ачып кала. Хатынын алып киткәч, кайгырышып утыралар шунда җыйнаулап.

– Мин, – ди егет, – аны һәлак итмичә чыдый алмыйм, – ди, падишага. Падиша әйтә:

– Син аны таба алмассың, ди, бер падишаның кызын алырбыз да яшәрсең монда, – ди.

– Юк, мин бармыйча булмый, – ди егет.

– Ну алайса теләсәң нишлә инде, – ди патша. Бу чыгып китә. Бер сихерче карчыкка бара:

– Әй, әби, зинһар әйт, ничек ул диюне табарга? – ди. Теге карчык кайнаттырып моңарга әйтә:

– Ну, егет, аннан котыла алмассың син, – ди.

– Котыла алмасам да барам, – ди бу.

– Шул урманда, ди, шул су буенда бер землянка булыр, ди. Шунда барып кер, ди, ул көндез өйдә булмый, – ди теге карчык, – син хатыныңа, ди, диюләрнең җаны үзе белән түгел, синең җаның кая дип сорарга куш, – ди.

Диюнең җанына җитәсе килә инде егетнең. Карчык әйткәнчә, землянкага барып керсә, хатыны утырып тора. Болар күрешәләр, елашалар да, күп тә сөйләшеп тормыйлар. Хатынга әйтә бу: «Син, ди, аның җаны кая торганын сорап кара», – ди.

Болай гына җиңә алмыйлар инде аны. Моннан чыгып кына бара иде егет, дию каршы очрый:

– Ну, егет, бер үлемнән котылдың, мин сине бу юлы үтермим, – ди, сүзендә тора инде.

Хатын да хәйләкәр була инде. Менә идән себерә торган себеркене юа, чорный ефәккә дә, кулында тотып тора дию кайткан төшкә.

– Нишләп утырасың? – ди дию.

Үзең китәсең дә барасың, ди, көн буе юк булып торасың, ди. Синең җаныңны кадерләп торам, – ди хатын.

– Һе, – ди дию, – хатын-кызның чәче озын, акылы кыска дип әйтәләр, ди. Шул җан буламы инде? – ди.

Хатын кычкырып елап җибәрә.

– Мине яратмыйсың икән, ди, мыскыллап кына йөрисең икән, – ди.

– Ну, алайса әйтәм, – ди дию. – Әнә кисәү агачы минем җаным, – ди дә, китеп бара бу.

Теге егет тагы килә. Хатыны белән сөйләшә дә тиз генә чыгып китә бу. Чыккан чакта тагы дию очрый моңарга.

– Ну, егет, ике үлемнән котылдың, – ди дә китә. Килеп керсә өйгә, хатын кисәү агачын кырып-кырып юган, агарткан, кулында тотып тора. Дию кайтып керә.

– Син, ди, ул кисәү агачы белән нәрсә кайныйсың? – ди.

– Синең җаныңны кадерлим, ди, үзең китәсең дә барасың, – ди.

– Һе, ул җан буламы инде? – ди, көлеп җибәрә. Хатын тагы елый. – Ну әйтәм инде, – ди дию, – чыннан да яратасың икән, ди. Минем җаным, ди, әнә шул диңгездә, ди, бер үгез, ди, үгез өстендә сандык, ди, сандык эчендә үрдәк, ди, үрдәкне ычкындырма, ди. Бас биленнән, ди, бер йомырка чыгар, ди, шул йомырка эчендә минем җаным, – ди.

Дию киткәч, егет керә, сораша хатыннан. Чыкканда моңа тагын дию очрый:

– Ну егет, өч үлемнән котылдың, инде эләкмә миңа, – ди. Егет китә диңгезгә. Егет анда ятып саклап тора, кулында

пычагы. Бервакытны диңгезне шаулаттырып чыга үгез. Чыгып, комга ята инде. Ятып йокыга гына киткәндә, бу егет барып үгезнең мөгезенә баса. Үгез җиңдерми, өстери. Шул арада кычкырып җибәрә егет:

– Ой, минем җизниләр булса иде монда, – дип.

Шул сүзгә җизнәләре килеп тә җитәләр өчәүләп. Үгезне тотып алалар.

– Башка төштә моны эшләмисеңме? – дип сорыйлар егеттән. Үзләренең дә җаннары шундыйрак төштә бит.

– Юк, валлаһи, миңа шул кирәк, – ди егет. Җизнәләре бу үгезне яралап бәрәләр, алып сандыкны ваталар. Сандык эченнән үрдәкне эләктереп алалар. Үрдәкнең биленнән басалар да йомыркасын моңа тоттыралар.

– Бир, ди, аның җаны әле чыкмаган, ди, ни эшләргә үзең беләсең, – ди.

Барып керсә, дию үләргә җиткән, җаны чыгарга тора.

– Егет, ди, кил әле мондарак, ди. Саубуллашыйк, мин үләм инде, ди, син мине үлемнән коткарган идең, – ди.

Егет бармый. Кулда йомыркасы инде, чалт иттереп маңгаена бәрә. Йомырка тузып китә, диюнең җаны да чыга. Акрын гына җизнәләрен дә шул форма үтереп бетерә. Диюнең малларын җыеп бара. Хатыны, өч апасын җыештырып, өенә кайтып китә. Зур туй ясыйлар.

Туйларында мин дә булдым. Анда бераз эләкте. Шулай итеп яшиләр, ди, болар.