Камыр батыр

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.

Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер саварга, бабай чыгып китте утын ярырга.

Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.

Камыр малай төн үсә, көн үсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай бер көнне урамга чыга – – бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга - – икенче малайның муенын сындырып керә, ди.

Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга әйтәләр:

– Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! – диләр.

Чыгып китә малай дөнья гизәргә. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый, ди, моңа бер аягын тышаулаган кеше.

Камыр батыр сорый моңар дан:

– Нишләп тышауладың бу аягыңны? – ди. Теге кеше әйтә:

– Миңа болай да таманга туры килә әле, ди, аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош-корт та очып җитә алмый, – ди.

Камыр батыр моны үзе белән ияртеп китә, ди. Баралар-баралар, ди, бара торгач, очрый, ди, боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше. Камыр батыр сорый моңардан:

– Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? – ди.

Теге кеше әйтә:

– Миңа болай да таманга туры килә әле, ди. Югыйсә, дөньяда зилзилә куба, бер борын тишеге белән өрдереп тә, биш ташлы тегермән әйләндерәм мин, – ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп алып китә. Баралар-баралар, ди, болар. Очрый, ди, боларга эшләпәсен кырын гына салган ак сакаллы бер бабай. Камыр батыр сорый моңардан:

– Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? – ди. Теге бабай әйтә:

– Миңа болай да таманга килә әле, ди. Мин эшләпәмне турыга кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката, – ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә, ди. Баралар-баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

– Нәрсә атасың син болай? – ди. Ук төзәп торучы әйтә:

– Ә-ә-ә-нә күрәсеңме, теге тауның кабыргасында, моннан алтмыш чакрым җирдә бер чебен утыра. Шул чебеннең сул күзен атып чыгараем, – ди.

Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә, ди. Тагын китәләр, ди. Беравык баргач, очрый, ди, боларга туфрак белән уйный торган сакаллы бер кеше.

Камыр батыр сорый моңардан:

– Нишләп болай уйныйсың? – ди.

Сакаллы кеше әйтә:

– Бу яктан сугам – бу якка тау өям, бу яктан сугам – бу якка тау өям, – ди.

Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә. Барып җитәләр болар бер байга, сорыйлар моның кызын. Бай бик кире була, төрле хәйләләр кора.

– Минем кызым бай кызы, патша кызыннан ким түгел, ди. Әйдә миннән булсын яхшылык, ди, йөгерешчемне узсаң, бирсәм бирермен инде, – ди.

Китәләр йөгерешкә. Аягын тышаулаган егет алтмыш чакрым җирне бер-ике сикерүдә барып җитә дә, бай йөгерешчесе килеп җиткәнче дип, тау өстендә йоклап китә. Байның йөгерешчесе йөгереп мәйданга якынлашып килгәндә, теге һаман йоклаган була, ди, әле.

Камыр батыр әйтә:

– Ай-һай, бай малае җиңә бит, ди. Ат әле тегеңәр, – ди. Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә, ди.

Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап чуен мунчага яба, ди. Әрдәнә-әрдәнә утын өйдерә, ут төртә, боларны яндырып үтермәкче була. Болар мунча эчендә пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен туры кидерә – мунча эчендә күз ачмаслык буран кузгала, ди. Алай да пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен бастырып кидертә – мунча стенасына ике илле боз ката, ди.

Икенче көнне бай мунча ишеген ачып җибәрсә, шаккатып ботын чаба: болар барысы да исән!

Камыр батыр әйтә бу байга:

– Башымны катырма син минем, ди. Алыштанмы, салыштанмы? – ди.

Алыштан да булыр, – ди бай әйтә, – салыштан да булыр. Минем сиңа бирә торган кызым юк, көчең җитсә алырсың, – ди.

Китте алыш, китте егып салыш. Шундый алыштылар, шундый салыштылар – – тигез җирләр түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар. Бер борын тишеге белән өрдереп биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә – байның егерме кешесе очып китә. Туфрак белән уйнаучы бер яктан сугып җибәрә – утыз кеше күмелә, икенче яктан сугып җибәрә – утыз кеше күмелә. Камыр батыр күсәге белән бер селтәнә, утыз-кырык кеше кырылып бетә, ди.

Бай түзә алмаган, кызын бирергә булган, ди. Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туен итеп, тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты сыйлаганнар, ди.

Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чумыралар, миңа сабы белән генә.эләкте.