Аю-Әппәз

Әүвәл заманда булган икән, ди, бер ир белән хатын. Алар-дан туган бер бала. Үскәч, шул баланы Аю-Әппәз дип йөрткәннәр. Ул исем шуңардан кушылган: көннәрдән бер көнне шул егеткә атасы, коймак пешерергә дип, урманнан утын алып кайтырга куша. Болар фәкыйрь булалар. Егет, начар гына, арык кына бияне җигеп, урманга китә.

Барып җиткәч, егет бияне агачка илтеп бәйли, үзе коры имән ботаклары хәзерләргә керешә. Әз генә вакыт эчендә бер олаулык хәзерли дә, аты янына әйләнеп килсә, бияне ике бүре белән бер аю ашап бетереп баралар. Биясе юк инде. Ни хәл итәргә? Егет аптырап тормый, аюны уртага, ике бүрене ике якка җигә дә кайтып китә.

Кайтып керсә, моңардан башта атасы да, анасы да курка, бөтенләй нишләргә белмиләр. Соңыннан малайның батырлыгын күреп: «Без аны кыр тегермәненә җибәрик, андагы тегермән пәриендә безнең бер капчык оныбыз бар бит, шуны алып кайтсын», – диләр. Малайны шулай кыр тегермәненә пәригә каршы сугышырга җибәрәләр.

Шуннан малай китә. Тегермәнне ачып, барып керсә, ни күзе белән күрсен, тегендә утыра икән, ди, сыңар күзле бер пәри. Шул пәри әйтә:

Ник килдең? – ди.

– Атамның бер капчык оны бар икән монда, шуны алырга килдем, – ди, егет әйтә.

Пәри әйтә:

– Тукта, менә мин сине өйрәтим әле, – ди. Тотына егетне кыйнарга. Егет тә тик тормый, пәрине күтәреп алып, аның артын әйләнеп тора торган тегермән ташына тидерә. Пәрине шулай тегермән ташына чарлатып алды бу. Шуннан сыңар күзле пәри егеткә ялына башлады:

– Син миңа тимә, мин синең колың булырмын, – диде.

– Ярый алай булса китер, онны алып китим, – диде егет. Онны күтәреп кайтып китте бу.

Егетнең көчен күреп, атасы моңа тагын бер йомыш кушты:

– Улым, ди, минем күрше патшасыннан өч алтын аласым бар иде, шуны алып кайт әле, – ди.

Егет каршы килми. Аюны, бүреләрне җигеп, пәрине дә утыртып, күрше патшасына китте бу.

Көннәр, атналар үткәч, егет барып җитте. Патшага кереп әйттеләр: «Сезнең хозурыгызга берәү килде. Сездән өч алтын аласым бар дип әйтә. Уртага аю, ике янга ике бүре җиккән үзе. Кучерга паровоз күзе зурлыгында сыңар күзле дәү генә бер нәрсә утырткан», – диделәр. Патша куркып китте: «Алай булса, өч алтын гына түгел, биш алтын биреп кайтарып җибәрегез үзен», – диде.

Егет, биш алтынны алып, көннәр, атналар үткәч, шул малны ата-анасына кайтарып бирде. Тегеләр тагын уйга калдылар: «Малайны үзебезнең янда тотсак, аңа ашарга җиткерү дә авыр, аның үзенә дә күңелсез булыр», – ди болар.

– Сиңа безнең белән тору бик күңелсезгә килә, әллә читкә чыгып, дөнья күреп кайтасыңмы? – ди моңа атасы.

Малай: «Ярар, әти», – дип чыгып китте. Бер урман буена барып җиткәч, аю белән бүреләрне дә җибәрде, пәрине дә яныннан куалады, бер башы гына калды. Шулай бара-бара, бер урман аркылы чыкканда, моңа бер бик оста ук атучы очрады. Ул егет укны бик тә оста ата икән. Нинди генә кош булса да, бәреп төшерә икән. Ук атып торучы егеткә Аю-Әппәз әйтте:

– Син нинди шәп батыр, бер ату белән нинди генә кошны да бәреп төшерә аласың икән, – диде.

Егет әйтте:

– Минме соң батыр, минме соң пәһлеван! Бу дөньяда Аю-Әппәз дигән бер кеше бар. Ул төрле һөнәрләрне белә торган бер батыр икән, фәкыйрьләргә, көчсезләргә ярдәм итә икән. Менә шул кешене күрәсе иде, – ди.

Бу әйтте:

– Мин үзем Аю-Әппәз булам инде, – ди.

Шуннан теге укчы егет аңарга ялынды:

– Аю-Әппәз булсаң, мине иптәш итеп ал, бергә йөрик, – диде.

– Ярый, – диде Аю-Әппәз.

Болар икәү киттеләр. Шулай атлый торгач, ук атучы егет:

– Минем бер зур хәсрәтем бар әле. Ук атарга осталыгым булса да, фәкыйрьлегем зур. Хукан патшасының бер матур кызы бар, шуны аласым килә. Патша фәкыйрь кешегә кызын бирми. Сугышып алырга гаскәрем юк. Син шул кызны миңа алып бирешсәң икән, – диде.

Аю-Әппәз әйтте:

– Була, мин сиңа ул кызны алып бирермен. Ләкин мин анда бара белмим, әйдә мине алып бар, – дип.

Шуннан бергәләп китсәләр, бер зур дәрьяга җиттеләр. Аргы ягына чыгарга һичбер мөмкинлек юк. Болар шулай аптырашып торган арада, аргы яктан бер озын кеше килә. Суга төшсә, су шул кешенең тезеннән генә. Болар янына килеп чыкты бу. Егетләр озын кешедән:

– Су тирәнме? – дип сораштылар.

– Су тирән, сезнең хәтле биш биек, – диде.

– Алай булса, – диделәр егетләр, – син безне аргы якка чыгарып куйсана.

– Чыгарам, – диде озын егет, – тик бер шартым бар: судан чыгарган өчен Хукан патшасының кызын алып бирерсез. Ул матур кызны минем аласым килә. Болай гына сорасам, атасы бирмәс, – ди.

Аю-Әппәз әйтте:

– Соң синең нинди һөнәрең бар?

– Күрәсез, минем ботларым озын, йөгерә башласам, киекләрне дә, атларны да узам мин, – диде.

Болар өчәү бергә киттеләр. Суны аркылы чыктылар. Суны чыккач, карасалар, янә бер кеше ята. Бу кешегә әйтәләр:

– Һәй, батыр, бу җитмеш биш градуслы эссе комда ничек ятасың? – дип.

– Мин, – диде шул яткан кеше, – моннан кызурак җирдә дә ята алам. Әйтегез, сез үзегез кемнәр? – диде.

– Мин Аю-Әппәз булам, – диде Аю-Әппәз.

– Мин, – диде теге комга яткан кеше, – Аю-Әппәзне эзли идем, ярый үзең туры килдең, – диде.

Аю-Әппәз:

– Мине ни өчен эзлисең? – диде.

– Мин, диде, шуңарга эзлим, Хукан патшасының бер кызы бар. Бик матур нәрсә. Сорасам, бирми. Син шул кызны миңа алып бирсәңче, – диде.

– Ярый, – диде Аю-Әппәз, – әйдә бергәләп киттек. Без дүртебез дә бер уйда, бер теләктә икәнбез, – диде.

Болар дүртәүләшеп Хукан патшасының җиренә барып җиттеләр. Хукан патшасына, кызын сорап, хат язып керттеләр: «Кызыңны йә сугышмыйча бир, йә сугышып алабыз», – дип яздылар.

Патша кызны болай гына бирмәде. Ул:

– Минем өч төрле һөнәрчем бар. Шул һөнәрчеләрне җиңә алсагыз, кызымны бирермен, – диде.

Болар риза булдылар. Шуннан һөнәрчеләр белән сынашырга шәһәр читенә чыктылар. Боларны күргәч, патша, куркып китсә дә, үзенең шартын әйтте:

– Минем узыша торган бер йөгерек кешем бар. Шуны узарга кирәк. Аннары минем бер мунчам бар, шул мунчада чабынып чыгарга кирәк. Тагы бер көрәшче пәһлеваным бар, шуны егарга кирәк. Шул әйткәннәрне булдырсагыз, кызны бирермен, – диде.

Шуннан соң йөгерергә ике кешене билгеләделәр. Берсе -патшаныкы, икенчесе – Аю-Әппәзнеке. Болар, узышканда, икенче шәһәргә җитеп, шунда печать бастырып кайтырга булдылар. Шулай сөйләшкәч, ике пәһлеван тиз генә йөгерешеп киттеләр. Аю-Әппәзнең батыры өч көн, өч төн йокламаган булган икән, йөгерә торгач, аның йокысы килеп китте дә, ятты да йоклады. Шул чагында патшаның йөгереге моны узып китте. Өч-дүрт сәгать вакыт үткәч, Аю-Әппәз әйтте:

– Безнең егет өч көн, өч төн йокламаган иде, юлда йоклап кала күрмәсен, – дип.

Шуннан соң ук атучы егет карады. Күрә: боларның батыры ятып йоклаган, патшаның егете узып киткән тегене. Ук атучы егет:

– Рөхсәт ит, Аю-Әппәз, мин аны ук атып уятыйм, – диде.

– Син аңарга ничек тидерә алырсың икән, үтереп куйма тагын! – ди Аю-Әппәз.

– Ник тидермим, мин шуңар өйрәнгән инде, – ди егет. Шуннан соң ул угын атып җибәрә. Ук батырның йомшак

җиренә генә барып кадалды. Ук килеп тию белән, теге батыр сикереп торды да укны кулына тотып йөгерде. Йөгерә торгач, патша йөгерешчесен узып та китте. Тиешле җиренә барып җитеп, кул куйдырды, печать бастырды. Шуннан борылып чабып кайтырга тотынса, патша йөгерешчесе әле ярты юлга да җитмәгән. Аю-Әппәзнең батыры алты сәгатьтән әйләнеп кайтты, ә патшаныкы унике сәгатьтән соң гына әйләнеп кайта алды. Шуннан соң патша:

– Бер эшегез булды, ярый. Инде минем мунчам бар, менә шунда кайсыгыз кереп чабына алыр икән? – диде.

Мунчаны өч көн, өч төн яктылар, миче генә түгел, стенасы да кып-кызыл ут булды. Аю-Әппәзнең теге кызуда кызынып яткан батыры, тимер чыбыктан себерке ясап, шул мунчага барып керде. Барып керсә, ни күзе белән күрсен, идәндә су кайнап тора. Батыр курыкмады, чүмеч белән суны алып ташка салды да тимер чыбык себерке белән чабынырга тотынды. Чабына торгач әйтте:

– Нигә әз якканнар бу мунчага, ди, моның җылысы башны җылытырга гына җитте. Аркама җылысы беленмәде дә, – диде.

Шуннан патша үзенең кызына әйтте:

– Әй, кызым, син ахры ычкынырсың. Өч көн, өч төн яккан мунчаның җылысы бары башын җылытырга гына җиткән, – диде. Аннары патша Аю-Әппәзгә: – Алай булса, минем пәһлеваным белән көрәшеп карагыз, – ди.

Ул тагын бер батырын китерде. Шул батырына:

– Мин сиңа ничә елдан бирле акча түләп киләм, киендерәм. Менә син шушы Аю-Әппәзнең батырын җиң. Җиңсәң, үзеңә кызымны бирәмен, – диде.

Батыры әйтте:

– Патша, син кайгырма. Бу ярлы-ябагайны мин екмыйммы соң, – диде.

Шуннан соң ике батыр көрәшергә тотындылар. Аю-Әппәз көрәшергә үзе чыкты. Ул патша көрәшчесен бер күтәрүдә күкрәгенә җиткерде. Икенче күтәрүдә башына җиткерде, өченче күтәрүдә һавага кул сузымы күтәрде. Шуннан тегене әйләндереп җиргә күтәреп бәрде.

Патша әйтте:

– Аю-Әппәз, кызым сезгә, бер нишли дә алмыйм, – дип. Кызны чыгарып бирде. Бирмәс иде, болардан бик каты курыкты патша.

Кызны чыгарып биргәч, дүрт батыр арасында талаш китте. Аю-Әппәз әйтә:

– Мин көрәшеп ектым, кыз миңа булырга тиеш, – ди. Озын батыр әйтә:

– Мин уздым, – ди. Ук атучы батыр әйтә:

– Мин ук атып сине уятмаган булсам, син алдан килмидер идең, – ди.

Мунчага кергән батыр да үз сүзен сөйли:

– Бу кызны мин мунча чабынып алдым. Ул кызуга сезнең берегез дә чыдамый иде, – ди.

Шулай тарткалаша торгач, алар бер сүзгә килделәр:

– Көрәшик, кем батыр булып кала, кыз шуңарга, – диештеләр.

Билгеле инде, Аю-Әппәзгә куәте җитә торган батыр тумаган әле. Ул барысын да җиңде, кыз аңарга булды. Аю-Әппәз иптәшләрен кызганды: теге кызны алар да яраталар иде бит. Карап торды, торды да аларга:

– Сез юкка үкенмәгез, менә без барыбыз бергәләп патша йортына керәбез дә утырабыз, сезгә моннан да чибәррәкләрне табарбыз, – диде.

Шуннан соң болар патша сараена үзләре хуҗа булып бергә яши башлаганнар, ди.

Кичә бардым, бүген кайттым.