Өч ул

Әүвәл заманда бер авылда бер кеше булган. Аның өч улы бар икән.

Бер көнне аталары улларын чакырып китерә дә әйтә:

– Улларым, мин үләрмен, мин үлгәч, сезгә монда торырга туры килмәс, читкә китәргә туры килер, – ди. Бер кылыч биреп калдыра ул аларга. Шуннан: – – Өчегез бергә ятып йокламагыз, икегез йоклаганда, берегез карап торыгыз, – ди.

Шуннан, чыгып китәләр болар. Бара-бара бер матур су буена җиткәннән соң, аш пешереп ашыйлар. Икесе йокларга ята, олысы каравылда кала. Төн җиткәч, бу каравылда торганда, адәм исен сизеп, бер аждаһа килә боларны йотарга. Килгән уңайга, аждаһаны егет кылычы белән шунда тураклап ташлый. Тукта, истәлек булыр дип, аждаһаның койрыгын кисеп ала да, иске чүпрәккә бәйләп, кесәсенә сала. Таң вакыты җитә, энеләре янына килә.

– Торыгыз, энеләрем, китәр вакыт җитте, ашыйк-эчик тә китик, – ди.

Энеләренә әйтми нәрсә булганын. Торып, ашап-эчеп, китәләр.

Икенче кичне тагын бер урын сайлап кунарга туктыйлар. Тагын икесе йокларга ята, уртанчылары кала каравылда. Шуннан, төн уртасында, әллә кайда, еракта, егет бик якты ут күрә. «Бу нинди ут икән?» – дип бара. Барса, бу дию пәрие икән, боларның йоклаганын көтеп ята икән. Боларның йоклаганын көтеп, үзе йокыга киткән. Барып җитә дә теге, дию аждаһасын үтерә. Кулында бик кыйммәт хаклы йөзеге була диюнең. Диюнең бармагы белән кисеп ала да, канын сөртеп, кесәсенә сала. Килә туганнары янына:

– Торыгыз, китәр вакыт җитте, – ди. Торалар, ашыйлар-эчәләр дә тагын китәләр болар. Бара-бара, тагын кич була. Кич булгач, энеләре әйтә:

– Абзыйлар, сез ятып йоклагыз, мин каравылда торам, – ди.

Абзыйлары йоклап киткәч, энеләре кылыч тотып каравылда тора. Болар хәзер бер шәһәргә якынлашкан булалар. Шәһәр ерак та түгел, күренеп тора. Ну, теге каравылда тора. Менә бервакытны, бере артыннан бере, бере артыннан бере тезелеп, утыз тугыз бур кеше шәһәр патшасының хәзинәсен басарга, алтын-көмешен басарга баралар икән. Бу:

– Кая барасыз, иптәшләр? – дип сорый.

– Без, диләр, патша сараен басып, малын таларга барабыз, – диләр.

– Алай булгач, мине дә алыгызчы, мин дә барам, – ди.

– Син нинди эшкә оста соң? – дип сорыйлар.

– Мин, ди, югары җирләргә менәргә оста. Аркан башына ыргак бәйләп, шуны түбәгә атам да, ул түбәгә эленә, шуннан тотынып түбәгә менәм мин, – ди.

– Алай булгач, бик яхшы, безгә кирәк икән бу кеше, – дип, алып китәләр болар тегене, хәзер кырык кеше булып.

Барып җитәләр патшаның сараена. Алалар аркан белән үткен тимер ыргак. Түбәгә аталар, ыргак барып эләгә. Шуннан, арканга тотынып, менеп китә ул түбәгә. Түбә калаен, бер метр ярым җирне, куптара ыргак. Сарайның хәзинәсе булып чыга бу. Шуннан соң егет:

– Сарай хәзинәсенә, алтын-көмешләр оясына чыктым, берәм-берәм менегез, үзем генә алып булмый, – ди.

Берәм-берәм менәләр. Менгән берен үтереп, уң колагын кисеп алып, гәүдәләрен шунда өя бара егет. Колакларны бауга тезә.

Ну, сарай түбәсеннән төшеп китә. Бер ишек күрә, аны ачып керсә, патшаның өч кызы йоклап яталар. Бик кечкенә генә эт ләң-ләң өргән була. Кылыч белән аның муенын чабып өзеп ташлый. Кызларның кыйммәтле яулыкларын ала берәрне. Шуннан бер бит кәгазь ала да яза бу хәзер. «Шундый кечкенә бер эткә алданган икәнсез, бүген мин булмасам, җаныгыздан колак каккан идегез». Шуны язып калдыра да, таң атканда, абзыйлары янына кайта.

Иртәгесен патша кызлары торалар – – яулыклары юк. Карасалар, этләре үлгән. Тегеләр барысы да елый башлыйлар, яулыкларын кызганып. Ата-аналары сорый:

– Ни булды сезгә? – дип.

– Менә безнең яулыкларыбыз юк, – диләр.

Патша да шунда тагын этенең үлгәнен күрә, караса, өстәлдә язу. «Мин булмасам, бүген үләдер идегез», – дип язган. Шуннан сарай өстенә менеп карый үзенең вәзирләре белән. Караса, утыз тугыз үлгән гәүдә ята. Ьәркайсының берәр колагы юк. Патша: «Хәзер бөтен шәһәрне эзләп, әйдәгез, китерегез утыз тугыз колакны», – ди.

Шуннан, эзләргә тотыналар, һичбер кайдан таба алмыйлар.

– Шәһәрдә кермәгән җир калмадымы? – дип сорый патша.

– Без кермәгән җир калмады хәзер, – диләр.

– Соң, бер-бер кеше калмадымы сез күрмәгән? – дип сорый.

– Әле генә өч кеше бик арган хәлдә шәһәргә килеп керделәр, бик җәфа чиккән кешеләр булырга кирәк, алар андый-мондый кешеләргә охшамаганнар, – диделәр.

– Алып килегез, – ди патша, – ашамлык-эчемлек хәзерләгез, – ди.

Алып киләләр бу өч егетне патша янына. Патша:

– Сез нинди кешеләр? – дип сорый.

– Без бер җиргә барырга чыккан мөсафирлар, – диләр.

– Бик аргансыз, – ди патша, – сез монда гына кунып китегез, – ди. Бер сарай күрсәтә. – Шунда куныгыз, – ди.

Һәртөрле ашамлык-эчемлек китерәләр. «Боларда бер хикмәт күренә», – дип, бер вәзирен янына алып, бер тишектән күзәтергә була патша. «Нинди сүзләр сөйлиләр икән?» – ди.

Шуннан бервакыт, ашап-эчкәч, абзыйлар сөйләшә башлыйлар. Олы агалары әйтә:

– Без авылдан чыккан көнне, мин каравылда торганда, без үлгән кеше идек, ди. Бер аждаһа килеп, авызын ачып, ут чыгарып, безне йотарга килә иде, ди. Шуннан мин кылычым белән бер чаптым, аждаһа дүрткә-бишкә өзелеп китте, ди. Менә, ышан-масагыз, – ди, аждаһаның койрыгын чыгарып сала өстәлгә.

Патша белән вәзирләре карап тора, исләре китә инде. Ну, хәзер уртанчы энеләре дә:

– Мин, ди, каравылда торганда, шулай ук беткән идек, ди. Сез йокыга киткәч, еракта күренде бер ут яктысы. Ул дию пәрие икән. Барам, барсам – – йоклап ята. Йоклаган җирендә чабып өзеп үтердем, ди. Менә бармагы белән кыйммәт хаклы йөзеге, – дип, чыгарып сала. – Бу минем эшләгән эш, – ди.

Хәзер өченче энеләре әйтә:

– Без бу шәһәргә кергән көнне, сез йокладыгыз, мин каравылда тордым. Каравылда торсам, бервакыт утыз тугыз кораллы бурлар килә. Бере артыннан бере тезелгән. Каршы ларына чыгып: «Кая барасыз?» – дип сорадым мин, ди. «Менә бу күрше патшаның алтын-көмеш сарае бар. Шуны басарга барабыз», – дип әйттеләр, ди. «Алай булса, мине дә ияртегез», – дип әйттем, ди. «Нинди эшкә маһир син?» – дип сорадылар, ди. «Мин югары җирләргә менәргә оста» – дип әйттем, ди. Шуннан мине ияртеп алып киттеләр, ди. Шуннан, барып җиткәч, аркан башына үткен тимер ыргак бәйләп, түбәгә аттык. Эләкте бу. Шуннан, арканга тотынып мендем. Ыргак күтәреп ташлаган метр ярым чамасы җирен түбәнең. Алтын-көмеш хәзинәсен таптым, үзем генә алып булмый, берәм-берәм менегез, дип кычкырдым, ди. Берәм-берәм менәләр. Менгән берсен үтереп, сарай түбәсенә ташлый барам, һәркайсының уң колагын кисеп җепкә тезә барам. Шулай утыз тугыз бурны үтереп бетердем, ди. Шуннан соң сарай түбәсеннән төштем. Бер ишекне ачтым, анда бер кечкенә эт ләң-ләң өреп тора, этне чабып үтердем. Шунда өч патша кызы йоклап ята. Патша кызларының өч яулыгын алдым. Шуннан кәгазь-каләм алып: «Бүген мин булмасам, сезнең беткән көнегез ие», – дип, язу язып калдырдым, ди. Менә, иптәшләр, дип, утыз тугыз колакны өстәлгә чыгарып сала.

Шуннан патша белән вәзире керә, боларны кочаклап ала. Шунда патшаның өч кызы бар икән, өчесен өч егеткә биреп, өчесен өч вилайяткә* патша итә – болар патша булырдай кеше икән дип. Болар шунда гомер-гомергә рәхәт яшәп калалар.