Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш

Бездән бик ерак бер шәһәрдә бер бик ярлы карчык булган, ди. Бу карчыкның бер генә баласы булган, ди. Болар шәһәрнең ярлылар тора торган бер читендә торалар икән. Карчыкның улы кечкенәдән үк җәядән ук атарга бик тә ярата торган булган, ди. Унбиш-уналты яшьләренә җиткәч, бу егет кырларга чыгып, урманнарга барып, кош-кортлар атып алып кайта икән дә, ди, болар шуның белән алай-болай итеп көннәрен авыштырып баралар икән, ди.

Бу шәһәрнең уртасында, патша сарайлары тирәсендә, шактый зур бер күл булган икән. Көннәрдән бер көнне карчыкның улы кулына җәясен, угын алган да, ди, иртүк торып, «тукта әле, шәһәр уртасындагы, патша сарае тирәсендәге күл янына таба барып багыйм әле, шунда берәр кош-корт очрамасмы, анда барган өчен мине асмаслар-кисмәсләр, ассалар-киссәләр, тагын кайгырырлык урын юк», дип, өеннән чыгып киткән, ди. Бу шәһәр бик зур шәһәр икән, ди. Егет шәһәрнең уртасындагы күл янына барып җиткәнче, кояш төш турыннан авыша да башлаган, ди.

Егет, күл янына барып җитеп, җәясен җайлап утырган чагында, ни күзе белән күрсен, күл буендагы камышлар арасыннан бер энҗеле үрдәк, пыр итеп очып чыккан да, ди, егетнең баш түбәсе турыннан үтеп барганда, егет моны атып төшергән, ди. Егет үрдәкне алган да туп-туры патша сараена барып, рөхсәт сорап, патша янына кергән, энҗеле үрдәкне патшага бүләк итеп биргән. Патша бу егеткә энҗеле үрдәк китергәне өчен бик күп акча биреп чыгарган, ди.

Шуннан соң патша сараендагы тегүчеләр бу энҗеле үрдәкнең каурыйларыннан, йоннарыннан патшага бик матур бер бүрек тегеп биргәннәр, ди. Менә бер заманны патшаның якын вәзирләре, теге карчыкның улыннан көнләшеп, үзара киңәшләшкәннәр дә патшага әйткәннәр:

– Әй безнең зур, тирә-якта данлыклы патшабыз, хәзер инде синең энҗеле үрдәктән бүрегең булды, тагын энҗеле тәкәдән туның да булса, бигрәк тә яхшы булыр иде. Күрше патшалар арасында данлыгың тагын да артыр иде, – дип. .

Вәзирләрнең бу сүзләре патшага бик ягымлы тоелды, ди.

Патша вәзирләреннән:

– Энҗеле тәкәне каян табарга, каян алырга икән соң аны? – дип сорады, ди.

Вәзирләр патшага:

– Аңа бер дә аптырап торасы юк. Аны әнә теге энҗеле үрдәкне китергән егет табып алып кайтырга тиеш, – дип әйттеләр, ди.

Патша шул көнне үк теге карчыкның улын сараена чакыртып:

– Син миңа энҗеле үрдәк табып китерә алган идең, инде хәзер энҗеле тәкә дә табып китерергә тиешсең. Казнадан юлыңа җитәрлек акча ал да бүген үк чыгып кит. Әгәр шул энҗеле тәкәне табып кайтмасаң, мин синең башыңны кистерермен! – дип әйтте, ди.

Егет, патшадан бу сүзләрне ишеткәч, нишләргә дә белмичә аптырап, анасы янына кайтып китә, ди. Анасы улының бик күңелсез генә кайтып керүен күреп:

– Әй улым, сиңа нәрсә булды, әллә авырыйсыңмы, төсең-битең агарган, иреннәрең күгәргән, әллә явыз патша синең кулыңнан килмәслек берәр эш куштымы, әйт әле? – ди.

Егет патшаның нинди эш кушканын анасына әйтеп биргәч, анасы әйтә моңа:

– Улым, бер дә кайгырма, ди, җир йөзе бик бай бит ул, анда энҗеле тәкә генә түгел, әллә нинди кыйбатлы әйберләр дә бардыр әле. Җәяң белән укларыңны кулыңа алда юлга чык, безгә боерганы булыр, – ди.

Шуннан соң бу егет патша казнасыннан бирелгән акчага бер ат алып, юлына азыклар хәзерләп, җәя белән укларын ала да юлга чыгып китә.

Ай бара, ел бара бу, бара торгач, караңгы бер урманга барып керә. Урман эчендә утырган бер кечкенә генә өйгә барып җитә. Өйгә килеп керә. Өй эчендә ап-ак чәчле, тешләре төшеп беткән бөкре бер карчык утыра икән, ди. Килеп керү белән, егет бу карчыктан исәнлек-саулык сорашкан да, ди, үзенең башына төшкән эшне сөйләп биргән. Шуннан соң бу егеткә карчык:

– Улым, бүген син миндә кунак бул, син сораган нәрсәне мин белмим, аны минем тутам белсә белер, иртәгә шуның янына барырсың, ул моннан бик ерак түгел, – ди.

Егет, иртәгесен йокыдан торып, ашап-эчкәч, карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, атына атланып, юлга чыгып китә.

Теге карчык өйрәткән юл белән көн бара, төн бара бу. Бара торгач, барып җитә тузан-туфраклы кап-кара кыр уртасында япа-ялгыз калган кеп-кечкенә генә бер өйгә. Атыннан төшеп, рөхсәт сорап, егет өйгә барып керә. Өй эчендә бөкрәеп беткән, ап-ак чәчле, бик ябык бер карчык утыра икән, ди. Егет карчыктан исәнлек-саулык сораша. Шуннан соң бу карчык егеткә әйтә:

– Улым, ди, синең башыңа бик зур эш төшкәндер, ахры, югыйсә мондый ерак җиргә килеп чыкмас идең. Монда адәм баласы бик сирәк килә. Дөресен әйт, башыңа нинди авыр эш төште? Кулымнан килсә, мин сиңа булышырмын, – ди.

Карчыктан мондый җылы сүзләр ишеткәч, егет иркен сулап әйтә:

– Дөрес, әби, ди, минем башыма бик зур эш төште, ди. Мин фәлән патша тора торган фәлән шәһәрнең читендәге бер йортта бик ярлы гына көн күреп торучы бер карчыкның улы-мын, мин әтидән бер-ике айлык кына чакта калганмын. Әни мине шул шәһәрнең байларына кер уып, аш пешереп тапкан азыклары белән үстерде. Үсеп җиткәч, мин патшага бер энҗеле үрдәк атып биргән идем. Хәзер ул: «Син миңа каян булса да энҗеле тәкә табып китер. Әгәр фәләнчә вакытка кадәр табып китермәсәң, башыңны кистерәчәкмен», – диде. Менә мин шул энҗеле тәкәне эзләргә чыктым, табып алып кайтмасам, патша башымны кистерә минем, – ди.

– Әй улым, – ди карчык, – бер дә кайгырма син, ди. Бүген син минем кунагым. Ашап-эчкәч тә ятып йокла, ял ит. Иртәгә иртүк торып китәрсең, теләгәнеңне табарсың, – ди.

Шуннан соң бу егет әйбәтләп ашап-эчә дә, ди, ятып йоклый, ди. Иртә белән торып, ашап-эчкәч, егет юлга хәзерләнә. Китәр алдыннан карчык әйтә моңа:

– Менә, улым, ди, моннан ерак түгел бер җирдә минем бер тутам бар, ди, аның җир-суы, урман-болыны киң, кош-кортлары, мал-туарлары бик күп. Сиңа кирәкле энҗеле тәкә шуның көтүләрендә булмый калмас. Бар, син энҗеле тәкәне шул ту-тамның көтүеннән табарсың, – ди.

Егет карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, юлга чыгып китә. Көн бара, төн бара бу. Бара торгач, барып җитә ямь-яшел болынлыкка. Шул болында йөргән көтүләр янына барып, теге карчык өйрәтүе буенча бер энҗеле тәкәне тотып ала да ат өстенә салып алып кайтып китә. Атна кайта, ай кайта бу. Бик күп заманнар үткәч, кайтып җитә үзе торган шәһәргә. Шәһәргә керү белән, туп-туры патша сараена барып, теге энҗеле тәкәне патша әйткән көнгә алып кайтып тапшыра. Патша бу егеткә төрле-төрле бүләкләр биреп өенә кайтарып җибәрә. Егет анасы янына кайтып, аның белән бик яхшы гына итеп тора башлыйлар ди.

Патша энҗеле тәкә тиресеннән тун тектерә. Бу тун шул тирәдә бердәнбер тун булып, патша моның белән бик мактана икән, ди. Тирә-ягындагы барлык патшаларны чакыра бу кунакка. Күрше патшалар, бу патшаның энҗеле үрдәк каурыйларыннан тегелгән бүреген, энҗеле тәкә тиресеннән тегелгән тунын күреп, таң калалар. Теге карчыкның улы аркасында, патша шул тирәдә дан ала инде. Патша мәҗлескә теге карчыкның улын да чакыра, чакырмый булдыра алмый. Мәҗлес бетеп, кунаклар таралу белән, патшаның вәзирләре үзара яшерен киңәш итәләр: «Бу егетне юк итмәсәк, тора-бара патша аны бездән артык күрер», – диләр. Шуннан соң, мин сезгә әйтим, патшаның вәзирләре бераздан соң патшага әйтәләр:

– Әй безнең бөек, тирә-якта данлыклы патшабыз, без бик яхшы беләбез, синең тирә-якта данлыгың бик зур, җирең-суың бик киң, әйләнә-тирәдәге барлык патшалар сиңа бик түбәнчелек белән карыйлар, синнән куркалар. Синең данлыгыңны тагын да зурайтырга кирәк иде, – диләр.

Патша, вәзирләреннән мондый мактау сүзләре ишетүенә бик шатланып:

– Ярый, ярый, бик яхшы, тик менә минем данымны ничек итеп зурайтырга кирәк соң? – дип сораган, ди.

Вәзирләр барысы да беравыздан патшага:

– Әй безнең данлыклы патшабыз, менә синең энҗеле үрдәктән бүрегең, энҗеле тәкә тиресеннән тегелгән туның булды. Инде сиңа көнгә күренмәс Сылу-көмеш кирәк. Шул да булса, тирә-як патшалары арасында синең даның тагын ун өлеш, йөз өлеш артачак, – дигәннәр.

Шуннан соң патша, бик уйга калып, вәзирләрдән:

– Ул нәрсә соң? Аны каян, кем табар? – дип сораган, ди.

Вәзирләр:

– Әй бөек патшабыз, аның нәрсә икәнен табылгач кына белә алырсыз, аны теге карчыкның улы табып китерсә китерә алыр, башка кеше булдыра алмас, – диләр.

Патша, бу көнгә күренмәс Сылу-көмеш белән бик кызыксынып, вәзирләр чыгып китү белән, теге карчыкның улын чакыртып ала да әйтә:

– Син, батыр егет, миңа энҗеле тәкә, энҗеле үрдәк табып китердең, әгәр син батыр булсаң, миңа тиз арада көнгә күренмәс Сылу-көмешне дә табып китер. Әйткән вакытка табып ки-термәсәң, мин синең башыңны кистерермен. Юлыңа кирәкле акчаны хәзер үк казнадан ал да чыгып кит! – ди.

Егет, патшадан шул боерыкны ишеткәч, нишләргә дә белмичә, башын иеп кенә кайтып китте, ди. Өенә кайтып, юлга хәзерләнә дә, анасы карчык белән саубуллашып, көнгә күренмәс Сылу-көмешне эзләргә чыгып китә. Атна китә, ай китә бу. Бара-бара теге беренче карчыкка барып җитә. Аның янына кереп үзенең кайгысын сөйли. Теге карчык әйтә:

– Кайгырма, улым, ди, син минем уртанчы тутам янына бар, кайгыңны сөйлә, ул сиңа ярдәм итәр, – ди.

Шуннан соң егет бу карчык өендә бер көн генә ял итә дә, карчык өйрәтүе буенча, аның уртанчы тутасына китә. Бара-бара, уртанчы тутасына барып җитә. Уртанчы тутасы бу егетне бик яхшылап каршы ала, ашата, эчертә. Егет моңа да үз кайгысын сөйләп бирә.

– Әй улым, – ди карчык, – бер дә кайгырма, энҗеле тәкәне тапкан җирдә син көнгә күренмәс Сылу-көмеш кызны да табарсың. Ул кыз әнә шул энҗеле тәкәләр хуҗасы карчык – безнең иң карт, иң бай тутабызның сараенда, җиде кат капка, җиде кат ишек, җиде кат стена, җиде кат түшәм, җиде кат түбә, җиде кат идән, җиде кат тәрәзә эчендә, көнгә-айга күрсәтелмичә, Сылу-көмеш булып утыра. Капка каравылчыларына кием-салым бирерсең, үгез алдындагы сөякне эт алдына, эт алдындагы печәнне үгез алдына салырсың. Капкалар, ишекләр ачылыр, кап-караңгы җиде төн уртасында көнгә күренмәс Сылу-көмешне алырсың да юлга чыгарсың, – ди.

Бу сүзләрне ишеткәч, егет бик шатланып, карчыкка бик күп рәхмәтләр әйтеп, шул минутта ук юлга чыгып китә, ди. Көн китә, төн китә, бара-бара, җиде төн уртасында әлеге бай карчыкның сараена барып җитә. Капка каравылчыларына кием-салым биреп, үгез алдындагы сөякне эт алдына, эт алдындагы печәнне үгез алдына алып салуы була, капкалар, ишекләр ачыла да китә. Егет, сарай эченә кереп, көнгә күренмәс Сылу-көмешне күрү белән, исеннән-акылыннан китә яза, ди. Алай да үзен нык тотып, шул минут эчендә көнгә күренмәс Сылу-көмешне күтәреп алып чыга да, атына атланып, кызны үзе белән алып китә.

Ярар, егет белән көнгә күренмәс Сылу-көмеш шулай бара торсыннар, без карчыкка килик. Карчык иртә белән торып чыкса, Сылу-көмеш торган йортның ишекләре ачык, кыздан җилләр искән. Каравылчылар өр-яңа киемнәрдән йөриләр, эт рәхәтләнеп сөяк кимерә, үгез мышный-мышный печән ашый, капкалар, ишекләр ачык, ди. Карчык, ачуыннан нишләргә дә белмичә, чәчләрен йолкый-йолкый каравылчыларга ташлана.

Каравылчылар:

– Сиңа ничә ел хезмәт итеп, син безгә яңа кием алып бирмәдең. Безне өр-яңадан киендерүчегә без капкаларны, ишекләрне ачтык. Бездә гаеп юк, гаеп синең үзеңдә, – диләр.

Шуннан соң карчык эт янына барып, аны кыздыра башлады, ди. Шул вакытны эт телгә килеп:

– Син шул хәтле байлыгың белән миңа ит кенә ашатып торасы урында, сөяк тә кимертмәдең, алдыма печән куйдың. Мин үземә сөяк салган кешегә өрергә кыймадым. Гаеп миндә түгел, синең үзеңдә, – ди.

Шуннан соң карчык, үгез янына барып, аны да сүгә башлый. Үгезнең карчык сүзенә исе дә китми, ди, мышный-мыш-ный печән ашавын гына белә, ди. Карчык ачуыннан нишләргә дә белмичә, уртанчы сеңлесенә китә. Аңа әйтә:

– Минем сараемда көнгә күренмәс Сылу-көмеш барлыгын синнән башка беркем дә белми иде. Кемгә сөйләдең, кем белән качырдың аны, әйт дөресен? – дип, аны кыздыра башлаган иде, сеңлесе дә аңа:

– Кызма, кызма, тутам. Синең шулхәтле җирең-суың, ма-лың-туарың була торып, гомерең буена син миңа бер шырпы да бирмәдең. Ә менә ул егет миңа бүләкләр биреп, рәхмәтләр әйтеп китте. Көнгә күренмәс Сылу-көмешле дә булды. Синең белән алыш-бирешем юк, минем тирәмдә йөрмә, – ди.

Сеңлесеннән шул сүзләрне ишеткәч, карчык нишләргә дә белмичә сараена кайтып китә, ди. Егет көнгә күренмәс Сылу-көмеш белән үзләренең шәһәренә кайтып җитеп, патша сараена барып керәләр. Патша, көнгә күренмәс Сылу-көмешне күрү белән, исеннән-акылыннан китә язып, кызга гашыйк була. Шуннан соң вәзирләрен чакырып, үзенең Сылу-көмешкә өйләнәчәген әйтә. Моны ишетү белән Сылу-көмеш:

– Юк, син миңа тиң түгел. Мин бер ярлы кеше кызы идем. Кечкенә чагымда мине бер бай карчык урлап алып китеп, айга-көнгә күрсәтмичә, шушы яшемә хәтле җиде капка, җиде кат стена эчендә асрады. Бәхетемә каршы, бу батыр егет килеп чыгып, мине шул явыз карчык кулыннан коткарды. Ул мине, мин аны яратам, шуның өчен мин аңа булырга тиеш. Әгәр безгә каршы киләсез икән, менә бу батыр барыгызның башын чабып өзәр, – ди.

Патша да, аның вәзирләре дә, егеттән куркуларыннан, тәхетне ташлап чыгып китәләр. Егет шул илгә патша булып калып, болар матур гына гомер иткәннәр, ди.