Нурсылу

Борын заманда бер патша булган, ди. Моның хатыны көннәрдән бер көнне үлеп китә дә, бу икенче хатынга өйләнә. Беренче хатыннан бер чибәр улы калган икән, ди. Малай көн үсә, төн үсә, – егет булып җитә. Бервакыт төшендә моның кар-шысына дөньяда булмаган чибәр кыз килеп баса, имеш. Ул кыз шундый нурлы, ди, аның нуры кояш нурыннан да якты да, көчле дә, имеш. Үзегез беләсез, төшнең гомере кыска, егет уяна. Уянса да, кызның сурәтен югалтмый. Көннәр буе шул кызны уйлый, ашаганы аш түгел, йокысы йокы түгел. Бер-ике атнада тәмам кипте, саргайды егет.

Түзмәде, әтисеннән сорады:

– Әткәй, кәбәм, мине Нурлы кыз янына җибәрче, диде. Мин аны китерим, – диде.

Әтисе каршы түгел:

– Ярар, улым, барырсың, ди. Тик ул кыз янына баручылар күп булды. Күбесе ярты юлдан борылды, барып җиткәннәре кире кайтмады, ди. Син дә харап булмассыңмы? – ди.

– Юк, – ди егет, – харап булмам, – ди.

Моңа бер еллык ризык әзерләделәр, пароход бирделәр. Чыгып китте бу пароходка утырып. Баралар, баралар, болар, ярты юл баргач, күрәләр, картлыларына ап-ак пароход килә. Бик тиз килә. Патша малае утырган пароход та кызу бара. Шулай якынлашалар болар. Шулчак, ара тар гына калганда, көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты булды. Патша малаеның пароходы шып туктады, барчасы егылдылар. «Ни хикмәт бу?» – ди егет. Үзе башын күтәреп карый да алмый. Теге пароходтан шундый көчле нур чәчелә икән, анда Нурсылу кыз диңгез йөрергә чыккан икән. Шулай бераз вакыт торгач, патша малае күтәрелеп карады. Теге ак пароход күздән югалып та бара икән инде. Бу куып китмәкче була. Юк, булдыра алмый. Пароход алга таба аз гына да бармый. Нихәтле тырышсалар да, болар пароходны кузгата алмадылар, кире кайтып киттеләр. Кайткач әтисе әйтә:

– Әйттем мин сиңа, кире борылырсың дип, – ди.

Егет әйтә:

– Юк, әти, мин аның нурын күрдем инде, ди. Тагын барам, барыбер ул кыз минеке булыр, ди. Җибәр мине, – ди. Патша җибәрергә теләми.

– Син анда барып харап булырсың, – ди.

– Булсам булырмын, ярты юлда тукталу егет эше түгел, – ди.

Моның үги әнисе дә әйтә:

– Барсын, барсын, – ди.

Патша малаеннан котыласы килә моның.

Шулай итеп, егет юлга әзерләнә. Пароходка күп итеп пушкалар куялар, солдат төйиләр, бөтенесенә җитәрлек итеп бер еллык ризык-су алалар. Бәхилләшеп юлга кузгалганда гына, патша малае янына бер карт солдат килә. Солдат әйтә:

– Улым, ди, батыр егет икәнсең, мә минем шинелемне, ул сине теләгәнеңә ирештерер, – ди.

Егеткә үзенең шинелен салып бирә.

– Рәхмәт, бабай, – ди патша малае, солдатка бүләк итеп мең сум алтын бирә.

Болар кузгалып китәләр. Ярты ел баргач, картлыларына тагын ап-ак пароход килә. Көтмәгәндә бөтен дөнья яп-якты була. Егетнең пароходындагы бар халык егыла. Патша малае гына егылмыйча басып кала. Теге шинель көч бирә икән.

Ак пароход борыла да күздән югала. Хәзер егетнең пароходы да тукталмый, тегеләр эзеннән барыпмы бара. «Нурсылуны эләктереп булса ярар иде, бигрәк чибәр икән», – ди патша улы. Хәзер инде ул аны үз күзләре белән күрде. Алты ай баргач, болар диңгез ярындагы бер зур шәһәргә барып җиттеләр. Егет пароходтан төште дә туп-туры патша сараена китте. Барып җитсә, күрә, сарай алдында сансыз күп халык җыелган.

– Ни бар монда? Ник җыелдыгыз? – ди патша малае. Моңа әйтәләр:

– Менә, диләр, биредә дөньядагы патшаларның, вәзирләрнең уллары җыелды. Патша кызы Нурсылу балконга чыгып нур сирпегәндә кем дә кем өч көн егылмыйча басып кала, кыз шуңа була, диләр. Шуның чыкканын көтәбез, – диләр.

Егет әйтә:

– Арагызга мин дә басыйм әле, – ди.

Урын бирәләр дә, патша малае кереп баса. Өстендә карт солдат биргән шинель. Көтә торгач, бөтен шәһәр тып-тын булды. Нурсылу балкон ишеген ачты, тышка чыкты. Өсләреннән давыл уздымыни, сарай алдындагы бар халык егылды. Башларын да калкыта алмыйлар. Уртада патша малае гына басып калды.

Бик яхшы. Кыз кереп югалды. Егетне патша күреп калды. Икенче, өченче көннәрдә дә бу хәл кабатланды. Бар халык егыла, уртада иске шинель кигән егет кенә басып кала. Өченче көнне сыналганнан соң, егетне патша янына алдылар. Үзгә егетләр:

– Менә кемгә буласы кыз икән ул, – дип, бик көнләшеп таралдылар.

Патша, егетне чакыртып алгач, әйтә:

– Син батыр егет икәнсең, ди. Безнең киявебез булырсың, ди. Хәзер туйга әзерләнергә кирәк, мин сиңа өч йомыш кушам, гнуларны үтә, – ди.

Егет әйтә:

– Бик яхшы, әйтегез, үтим, – ди.

– Син, – ди патша, – кызга алды алтын төсле, арты көмеш төсле күлмәк тектер, иртәгә китерерсең, – ди.

Егет харап булды, бер сүз дә әйтә алмады. Чыкты да шинелен җәеп утырды. Зур кайгыга төште бу. Кесәсендә бер тиен акчасы юк, ашарга ризыгы юк, ул күлмәкне ничек тектерсен? Шулай кайгырып утырганда янына бер кош очып килде.

– Кайгырма, егет, диде. Иртән сәгать алтыга күлмәк әзер булыр, – диде. Үзе очып та китте.

Егет аны-моны уйламый, ята да йоклый. Иртән торып караса, кызга дигән күлмәк чөйдә эленеп тора. Алды алтын төсле, арты көмеш төсле җем-җем итә. Күлмәкне илтеп патшага тоттырды.

– Рәхмәт, егет икәнсең, – диде патша. – Хәзер инде фаэтон әзерлә, аңа көмеш яллы алаша җигелгән булсын, иртәгә иртән китерерсең, – ди.

Егет тагын кайгыра калды. Нишләргә?

Шулай шинель җәеп кайгырып утырганда, әлеге кош очып килде.

– Кайгырма, егет, иртәнге сәгать алтыга барысы да әзер булыр, – диде.

Үзе ялт кына очып та китте.

Егет аны-моны уйламый, ятып йоклый. Икенче көнне иртүк уянып караса, ишек алдында фаэтон тора. Көмеш яллы алаша җигелгән. Бу чыгып утыра да выжт патшага! Күз ачып йомганчы барып җитә.

– Рәхим итеп бүләкне алыгыз, – ди патшага.

– Рәхмәт, егет икәнсең, – ди патша. – Хәзер инде соңгы йомышымны үтә. Минем йортым каршына алтын сарай салдыр, әйләнәсе гөлбакча булсын, дөньядагы бар җимеш өлгергән булсын, сандугачлар сайрап торсын, иртәгә иртәнгә өлгерт, туйны шунда уздырырбыз, – ди.

Егеткә бер чара юк. Бер сүз әйтми чыгып китә. Шинеленә утырып кайгысын уйлый. Шулай кайгырып утырганда, кош тагын очып килде:

– Кайгырма, егет, диде. Иртәнге алты сәгатькә бары да әзер булыр, – диде. Шулай диде дә, канатын кагып очып та китте.

Егет тынычланып ятып йоклый, теге кошка мең рәхмәтләр укый. Иртән торса, чын: алтын сарай әзер. Әйләнәсе гөлбакча, бакчада ни генә үсми, җиләк-җимеш кызарып пешеп тора, агачларда сандугачлар сайрый. «Булды бу!» – ди егет, патшага китә. Бу хәлгә патшаның да исе-акылы киткән икән. Килеп егетне кочаклый.

– Синдәй булган кешеләр дөньяда юктыр, кызым мәңге синеке, – ди.

Егеткә Нурсылуны күрсәтәләр. Кызның чибәрлеге шундый икән, аның янында якты кояш нурсызланып кала икән. Егетне кыз да бик ярата. Шулай итеп болар кавышалар. Әлеге гөлбакчада кырык биш көн туй итәләр. Туйга килгәннәргә ашамаган ашамлык, эчмәгән эчемлек эчертәләр. Туй шулай итеп бик яхшы уза. Егет белән кыз бергә тора башлыйлар. Бер көн уза, ике көн уза, өченче көнне икесе дә гөлбакчага чыгып китәләр. Бер-берсеннән бер минутка аерыла алмыйлар. Шулай серләшеп, мәхәббәт ялкынында янып йөргәндә, зур бәла чыга. Баш очларында кара болыт җыела. Җыела, җыела да, көтмәгәндә Нурсылуны үзенә суырып ала. Егет берни эшләргә өлгерми кала, нишләргә дә белми. Бер көн эчендә тәмам кипте, саргайды кайгыдан.

Патшага әйтте:

– Рөхсәт ит, барам, эзлим, – диде. Патша да кайгыда хәзер.

– Бар, улым, юлың уңышлы булсын, – диде.

Чыгып китте егет. Теге болыт киткән якка таба бара. Көнен көн дими, төнен төн дими – һаман юлда. Җиденче көнне кич-кырын бер караңгы урманга җитте. Бик зур агач төбенә ял итәргә ятты. Шулай ятып торганда, караса, агачның бер яфрагына язу язылган: «Бу агачның яфрагын өзсәң, тамагың тук булыр», – дигән. Яфракны өзеп алдына куйган иде, каршысы-на төрле ризык килеп чыкты. Туйганчы ашады, тукланды бу. Аннары бик рәхәтләнеп ятып йоклады. Икенче көнне яфракны алып тагын китте. Кичкырын бер агач төбенә ятты. Бу агачның яфрагында тагын бер язу күрде: «Бу агачның кайрысын суеп түшенә кадаган кеше диюләр башы булыр», – дигән. Бер кисәк кайрыны суеп түшенә кадады. Иртәгесен ары китте урман эченнән. Кич җитте. Бер агач төбенә ятса, яфракта өченче төрле язу: «Бу агачның тамырын алып коралланган кеше зур көчкә ия булыр», – дигән. Егет агачның төбен казыды да чукмар сыман бер тамырны йолкып алды. Аннан соң әлеге яфракны алдына куеп бик әйбәтләп тамагын туйдырды. Хәзер моның эшләре җайда. Бик тынычлап ятып йоклады. Иртүк торып юлга чыккан иде: картлысында куян. Һич курыкмый утырып тора. Куян телгә килә дә әйтә моңарга:

– Син кая барасың? – ди. – Ары барма, анда диюләр крепосте, харап булырсың, – ди.

Патша малае әйтә:

– Миңа шул диюләр оясы кирәк тә инде, ди. Минем хатынны урладылар алар, әйдә, куян дус, юлны күрсәт, – ди.

– Ярый алайса, – ди куян.

Бу куян артыннан китә. Озак барганнармы, тиз барганнармы, әйтүе кыен, бер заман зур бер стенага килеп җитәләр. Егет кулындагы тамыр чукмар белән бер генә селтәнә, стенадагы тимер ишек икегә ачылып китә. Анда төрле аждаһалар, еланнар икән. Болар егеткә ташланмакчы була, егетнең түшендә -кайры. Барысы артка чигенә. Шулай итеп икенче ишектән, өченче ишектән бик җиңел уза. Дүртенче ишектән узып, бишенчесен ачып җибәрсә, бар дөнья яктырып китә. Тегендә зур сарайда Нурсылу утыра икән. Каршында карт дию йоклап ята. Нурсылу аның башын карый икән. Бик һәйбәтләп ирен каршылый, утырып елый. – Ничек монда килеп чыктың? – ди бу.

– Шулай-шулай килдем, сине коткармыйча кайту юк хәзер, – ди.

Хатыны әйтә:

– Дию сине үтерер бит, ул бик куәтле, – ди.

– Үтерсә үтерер, сугышып карыйк, әйдә уят үзен, – ди ире. Нурсылу әйтә:

– Тукта, мин сиңа бер дару эчерим, – ди.

Диюнең яткан җирендә ике якта да ике шешә тора икән. Берсе куәт бирүче, икенчесе куәтне җибәрүче дарулар. Нурсылу иренә куәт бирүче даруны эчертә, аннары шешәләрнең урыннарын алмаштыра. Егет кулындагы тамыр чукмар белән диюнең сыртына берне төшерә, дию ялт итеп сикереп тора.

– Бу ни бу? – ди. – Кем мине уятырга батырчылык итте? – ди.

Егет бер дә аптырамый:

– Мин, – ди.

Дию әйтә:

– Орыштанмы, ярыштанмы? – ди.

– Орыштан, – ди егет.

Дию, шулай дигәч, уң кулдагы шешәнең эчемлеген эчә. Куәт җибәргеч дару туры килә. Шуннан соң тотыналар болар сугышырга. Дию сугып җибәрә. Егет авып китә. Сикереп тора да тамыр чукмар белән диюгә берне бирә дә, диюнең җаны чыга. Диюне бөтенләй көл итеп бетерә егет.

– Булды, хәзер өйгә кайтабыз, – ди Нурсылуга.

Хатыны әйтә:

– Моны бу килеш калдырмыйк, – ди.

Үзе яулыгын салып бер селти. Диюнең бөтен йорт-җирләре бер йомыркага әйләнә. Нурсылу йомырканы кесәсенә сала, аннары соң икенче кабат яулык селки, зур каракош очып килә.

– Безне, ди, фәлән-фәлән патша торган калага илт, – ди. Болар каракошка менеп утыралар да очып китәләр. Туры егетнең әтисе торган калага баралар. Егет әтисен, кардәш-ыру-ын күптән күрмәгән, күрәсе килә. Өч сәгать булды дигәндә, шәһәр читенә килеп төшәләр. Шәһәргә кергәндә, боларны капка сакчысы туктата:

– Тамагым ач, бер сынык ипи бирсәгезче мин ятимгә, – ди.

Егет ныклап караса, шакката: капка сакчысы моның үз әтисе икән. Елый-елый күрешәләр.

– Ни булды, әти, сөйлә, – ди егет. Әтисе сөйли:

– Син китеп югалу белән, үги әниең тәмам азды, котырды, ди. Бөтен мал-мөлкәтне туздырды, патшалыкны харап итте дә качты, ди. Шуның аркасында мине бәреп төшерделәр. Хәзер икенче кешене сайлап куйдылар, ә мин менә монда, – ди.

– Кайгырма, әти, мин исән чагында син ятим булмассың, – ди егет.

Атасы бик сөенә инде моның:

– Улым, кәбәм, монда патша булырсыңмы, нишләрсең? – ди.

– Юк, – ди тегесе. – Монда сайлап куйганнар инде, ди. Без менә Нурсылу яшәгән шәһәргә китәрбез, – ди.

Болар өчәүләшеп каракошка утыралар да, бер тәүлек дигәндә, Нурсылу шәһәренә кайтып төшәләр. Тел белән әйтеп бетермәслек зур шатлык була. Шәһәр урамнарында халык музыка уйный, бии, җырлый. Шулай итеп, батыр егет мең бәладән узып, үзенең теләгенә ирешкән, ди. Әле дә булса ул үзенең Нурсылуы белән бик әйбәт яшәп ята, ди.