Корчаңгы тай

Борын заманда булган бер кеше, аның булган өч улы. Таз булган, ди, кече улы. Болар бер дә ашлык чәчмәгәннәр. Элек боларны әтисе эшләп туйдырган. Әтиләре картайгач, малайлары үсеп җиткәч, боларга әйткән:

– Улларым, дигән, без дә ашлык чәчик, кеше чәчә бит, дигән. Сез улларым, дигән, барыгыз базарга, алып кайтыгыз солы, – дигән.

Болар базарга баралар, алып кайталар биш пот солы. Биш пот солыны бер җиргә илтеп чәчәләр, җирнең буе сиксән сажин була. Чәчәләр дә бер атна торалар. Бераздан җирне барып карыйлар. Карасалар, солы тишелеп чыкмаган. Моны әтиләренә кайтып әйтәләр.

– Әй, улларым, сез солыны чәчмәгәнсез, сатып эчкәнсез, – ди, ышанмый әтиләре. Үзе килә карарга. Барып карый, солы тишелеп чыкмаган.

– Чынлап та солы тишелмәгән, ди, әллә сирәк булганмы? Тагы чәчеп карыйк, – ди.

Базарга китәләр дә тагы биш пот солы алып кайталар. Тагы да шул ук җиргә илтеп чәчәләр. Чәчәләр дә, бер атна узгач, тагын барып карыйлар. Солы тишелмәгән. Күршеләрнеке тишелеп, ямь-яшел булган, ә боларның – – кап-кара. Әтиләренә кайтып әйтәләр.

– Әти, безнең солы тишелмәгән, – диләр. Инде карт ышана.

– Улым, берәр хәл бардыр безнең җирдә, әллә төнлә сакларга барасызмы? – ди.

Иң элек олы малаен сакларга җибәрә.

– Улым, төне буе сакла, йоклама, – ди.

Бу малай сакларга барса да бара, бармаса да бара. Боларның җирләре урман буенда икән. Җир өстенә баргач, бераз тора да тая бу. Ерак түгел була бер кордон, кордонга бара да йоклый бу. Иртә белән иртүк тора да кайта.

– Соң, улым, нәрсә бар, ни күрдең җир өстендә? – ди атасы.

– Ни, ди, анда нәрсә булсын, сандугачлар да сайрамый анда, төне буе йокламадым, – ди.

Әтиләре хәзер уртанчы улын җибәрә.

– Йә, уртанчы улым, син бар әле, син берәр эш чыгара алмассыңмы? – ди.

Хәзер уртанчы малае китә. Уртанчы малае барырга чыккач та, абыйсы йөгереп чыга моның артыннан.

– Энекәш, син ялгыз куркырсың, мин кордонга бардым да йокладым, син дә шулай йокла, – ди.

– Ярар, абый, алай булгач, – дип китә теге.

Җир өстенә керми дә бу. Туп-туры кордонга бара да ятып йоклый. Иртә белән кайта. Әтисе тагын сорый:

– Улым, ни булды? – ди.

– Юк, әти, анда берни дә юк, – ди малай. – Солы тишелеп чыкканмы?

– Юк, тишелмәгән, – ди.

Хәзер моның кече малаена барырга чират җитте бит инде. Бу малайга бер дә көн юк инде. Тазның бер аягында оек белән чабата, бер аягында иске киез итек. Хәзер Тазга әйтә инде атасы:

– Йә, улым, хәзер син бар инде. Синнән берәр эш чыкмасмы, булмады тегеләрдән, – ди.

Таз әйтә:

– Мин барырмын баруын да, ди, миңа бер корык кирәк булыр, берәр киек килеп чыгуы бар, – ди.

Сораганнарын хәзерлиләр дә җибәрәләр Тазны. Китә бу. Җир өстенә бара. Җирнең ике ягында киң ызан калган була, инде бик куе әремнәр үскән икән, шунда кереп ята. Сәгать сигез дә җитә, тугыз да, бернәрсә дә юк. Сәгать унике дә җитә, моның йокысы килә башлый. Никадәр түзәргә тырышса да, йокымсырап китә егет.

Менә бер заман җил-давыл кузгала. Бары моның җире өстендә генә була ул давыл. Бу җил-давыл әле бер башына, әле икенче башына китеп йөри җирнең, тырмалаган шикелле өстерәлеп йөри. Таз аптырый моңа: «Нәрсә икән бу?» – ди. Куркып та китә инде. Өстерәлеп йөри торган нәрсә килеп җитәрәк, ни булса, шул булыр дип сикереп тора да, корык белән кизәнеп суга да. Корык белән сугуы була, моның янына килеп төшә озын чәчле бер хатын. Таз моны акыртып кыйный, теге хатын моңар ялына башлый:

– Син мине кыйнама, мин синең солыңны таң атканчы үстереп җиткерәм, ди. Аннары соң синең нужа вакытың булыр бер заман, менә мин сиңа бирәм бер чәч бөртегемне, ди, шул чәч бөртегенә ут төртерсең, җаныңа ни кирәк, шул булыр, – ди.

Хәзер шулай ризалашып, чәч бөртеген ала да кайтып китә инде егет. Кайтып китә дә ятып йоклый бу. Әтисенә дә әйтми, берсенә дә әйтми. Иртә белән карасалар, Таз мич башында йоклап ята.

– Һай, Таз шайтан, ни арада кайтып яткан әле, – ди әтисе. – Сакламагандыр, Таз шайтан, – ди.

Уяталар моны. Тора.

– Әйдә, җыеныгыз, солы өлгерде, урырга барабыз, – ди.

– Най, юләр Таз! Төн чыкканчы солы өлгерәмени? – диләр.

– Сез дә солы саклап йөргән буласыз, ди, менә мин сакладым да, булдырдым да, ичмасам, – ди Таз.

Тазның сүзенә ышанмыйча, абыйлары карарга китәләр. Барып карасалар, солылары кешенекеннән бер чирек артык үскән, урак тыккысыз куе булган. Хәзер болар бөтен гаиләсен җыеп китәләр уракка. Ике абыйсы, ике җиңгәсе, Таз – барысы да уракка китәләр. Солыны бер көндә көчкә генә урып бетерәләр. Кояш баегач кына кайталар, шундый яхшы уңган була солы. Солыны болар өч көн бәпкәдә җилләтәләр. Дүртенче көнне бер арба алып кайтып сугалар. Бишенче көнне киптерәләр. Алтынчы көнне яргычка алып китәләр. Җиденче көнне тегермәннән он итеп тарттырып кайталар. Сигезенче көнне – – җомга көн иртә белән – – коймак пешерәләр. Бер куас чиләге коймак изгәннәр болар.

Ике килен пешереп тора, карт белән ике малай ашап бетереп баралар. Таз мич башында ята. Аңар бер коймак та бирмиләр. Әтиләре әйтә:

– Тазга да берәр тәлинкә майлап бирегез, солыны ул булдырды бит, – ди.

Олы абыйсы әйтә:

– Ки, юк өчен кайгырма, калса ашар, калмаса юк, үз тамагыңны туйдыр әле син, – ди.

Шуннан болар ашый торгач, коймак бик аз кала инде.

Хатыннар да утырып ашый. Хәзер тәлинкә төбендә биш-алты гына коймак кала. Шул коймакны җиңгәсе илтеп бирә мич башына. Хәзер Таз бик хурлана бит моңар. Тәлинкәне ала да атып торып җибәрә, тәлинкә дә ватыла, коймаклар да атылып китә. «Их, болар миңа ашарга да бирмиләр икән әле», – ди, елый-елый да бөкрәя дә ята мич башында.

Кич була, төн килеп җитә, Таз уйлап ята. «Менә килеп җитте теге хатынның сүзе, ди, ни булса шул булыр, ул кушканча эшлим әле», – ди. Әтиләре, абыйлары йоклап беткәч, төнлә ишек алдына чыга да теге чәчкә ут төртә бу. Шул вакытта моңар иярләнгән бер тай килеп төшә. Иярендә камчысы да була.

Бу тай әйтә:

– Атлан, абый, уң ягыма сук, сул ягымнан кан чыксын, китәбез, – ди.

Тайның уң ягына суга, сул ягыннан кан чыга. Китәләр болар. Очалар-очалар, дөньядан бөтенләй юк булалар. Өч көн баралар болар. Өч көн баргач, бер шәһәргә килеп төшәләр. Шәһәр башында бер бәләкәй генә өй була. Шул өйгә килеп керәләр. Ул өйдә бер карчык тора икән. Таз бу карчыктан сорый:

– Әби, бу шәһәрдә падиша торамы? – ди.

– Тора, бәбкәем, – ди карчык.

– Әби, син падишага бармассың микән, аңар хезмәтче кирәк түгел микән? – ди.

– Була, бәбкәем, барып кайтырмын, – ди. Карчык падишага китә. Рөхсәт сорап, барып керә.

– Падиша, ди, сиңа хезмәтче кирәк икән дип ишеткән идем, ди, миндә бер кеше бар иде, – ди.

– Үзе килсен, – ди падиша.

Карчык кайтып әйтә Тазга. Таена атланып китә Таз. Тай барып туктый тегенең капка төбенә:

– Мине шунда син, егет, бәйләп куй да үзең кер. Мине сыйдырса гына яллан, мине сыйдырмаса ялланма, – ди.

Таз рөхсәт сорап керә дә:

– Падиша, сиңа хезмәтче кирәкмиме? – ди.

Падиша әйтә:

– Кирәк, минем алты баш атым бар, шуны бер башың туйдыра алырсыңмы? – ди.

– Туйдырырмын, падиша, минем бер кечкенә таем бар, шул таемны сыйдырсаң, туйдырырмын, – ди.

– Ярар, сыйдырырмын, ди, әнә бәләкәй генә бер бүлмә бар, таеңны шунда ябарсың, – ди.

Алты баш атка алты хезмәтче тоткан була бу. Хәзер алтысын да чыгара да Тазны гына куя. Таз бер көнне карый атларны. Икенче көнне иртә белән тай моңа алтын канат бирә: «Шушы алтын канат белән атларның өстен сыпыр», – ди.

Теге, падиша чыгып җиткәнче, атларның өстен алтын канат белән сыпырып җибәрә, – атлар юган шикелле елык-елык киләләр. Атларны чыгарып бәйли алтысын да. Падиша чыгып карый, исе китә. «Бу нишләткән бу атларны, ди, алты хезмәтче асрап, болай итә алмаганны», – ди, тегеләрне орыша. Бу хезмәтчеләр үзләре дә шаккаталар, үзара сөйләшәләр:

– Юк, диләр, моның берәр хәйләсе бардыр, болай итә алмас иде, без моны саклыйк әле, – диләр.

Беркөнне төнлә сакламакчы булалар. Саклыйлар. Таз чыга да, кичтән алтысына да алты почмакка печән ата да кереп ята, чыгып та карамый. Иртә белән торып чыга да, Таз тагы да шул алтын канат белән сыпырып җибәрә, атларны чыгарып бәйли. Бу алтын канатны качып торган хезмәтче күрә. «Ә, ди, әнә нәрсәсе бар икән аның», – ди. Кереп моны падишага әйтә. Падиша күңеленә салып куя моны: «Ярар», – ди. Тегеләрнең алтысына да расчет бирә дә чыгарып җибәрә, Тазны гына калдыра. Бу шулай байтак гомерләр карый атларны. Падишаның җигә торган атларына хәзер тирә-яктагы кешеләрнең дә исе китә: шундый матур, шундый чиста, картина күк атлар була, ди, болар.

Бер заман тора торгач, падишаның карчыгы үлә. Карчыгы үлгәч, моңар ямансу була инде. Тазны янына чакырып, болар сөйләшеп утыралар. Падиша моңар әйтә:

– Менә, хезмәтчем, ди, синең алтын канатың бар икән. Үзем күрдем, ди. Канаты булгач, аның алтын канатлы кошы да бардыр инде, шул алтын канатлы кошның үзен алып кайтмассыңмы син миңа? – ди.

– Белмим шул, падиша, – ди, Таз әйтә, – мин чыгып уйлап карыйм әле, – ди. Чыга да таен кочаклап елый.

– Их, тайкаем, ди, алтын канатны күргәннәр бит, инде нишләрбез, хәзер миңа шуның алтын кошын алып кайтырга куша падиша, ничек алып кайтырбыз икән? – ди.

Тай әйтә:

– Курыкма, егет, ди, алып кайтырбыз, тик безгә өч көнлек юлга ризык кирәк булыр, өч көннән кайтып җитәрбез. Әгәр дә шул вакытта кайтып җитмәсәк, беткәнебез булыр, падиша безне көтмәсен, – ди.

Падишага кереп әйтә дә, падиша юлга ризык әзерләп бирә, ди. Болар чыгып та китәләр.

Болар барып җитәләр, ди, бер диңгез буена. Диңгез буенда бик зур, бик биек бер тирәк үскән була. Шул тирәкнең очында бер кош оясы була, ди. Шул кош оясыннан өч төрле җеп асылынып тора, ди: берсе кызыл, берсе яшел, берсе зәңгәр. Тай әйтә, ди, хәзер егеткә:

– Менә, егет, мен шул агачның башына, шунда асылынып торган өч җеп булыр, ди. Менә сиңа кайчы, ди, шул җепләрнең яшеленә, зәңгәренә тимә, ди, кызылын кисеп ал да төш, ди, ояга кагыла күрмә, – ди.

Таз менеп китә дә кызыл җепне кисеп алып кесәсенә сала да төшә. Атлана да кайтып китәләр. Кайткан чагында Таз әйтә:

– Их, тай, без җеп кенә алып кайтабыз бит, ди. Падиша безне яңадан җибәрмәсме? Кош калды бит, – ди.

Тай әйтә:

– Күп кычкырма, ди, алтын канатлы кош күптән кесәңдә инде синең, – ди.

Кайтып керәләр, падишага кошны кертеп бирәләр, падиша моны әйбәтләп читлеккә ябып куя. Ярар, булды инде бу хәзер.

Көннәрдән бер көн падиша бик күп җирләргә кодалар җибәреп карый, кыз тапмый. Бу ишетә: бер шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар икән. Хәзер уйлый, уйлый да падиша: «Мин моны, ди, хезмәтчегә әйтеп карыйм әле», – ди. Тазны чакырып кертә бу үзе янына.

– Син мине алтын кошлы иттең, кызлы да ит инде, егет, ди. Менә, ди, шундый шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар дип ишеттем, шуны алып кайта алмассыңмы? – ди.

– Ярар, падиша, карарбыз, ди. Шулай да тышка чыгып уйлап керим әле, – ди. Чыга да таен кочаклап елый:

– Әй, тайкаем, ди, менә безгә нинди авыр эш бирде бу, ди. Шундый шәһәрдә Алмас патшаның Йолдыз атлы кызы бар икән, ничек алып кайтырбыз инде аны, – ди.

– Һи, егет, ди, аның монысы әле уен гына, соңрак булыр әле дуеннары, ди. Аны алып кайтырбыз, ди. Без кушканны гына эшләсен. Менә безгә нәрсә кирәк: ул безгә бер кораб ясатсын. Диңгез белән барасы, ди. Корабта унике зал булсын, унике залда унике сәгать булсын, ул сәгатьләрнең уникесе дә гел-гел уникегә җитеп туктаган булсыннар, ди. Корабның йөргән тавышы ишетелерлек булмасын, аннары җиде көнлек азык кирәк, – ди.

Падишага шуларны чыгып әйтә. Падишаның риза булмый хәле юк. Бөтен осталарны җыеп, кораб ясарга куша бу. Корабны бер атнадан ясап бетерәләр. Юлга ризык алалар да китәләр болар. Өч көн бардылар, ди, болар. Дүртенче көнне иртә белән бер бик шәп атау янына барып чыктылар. Кызарып кояш чыккан вакытта, тау башында бер йорт күренә, ди. Шул йортның балконында җиде кыз җидесе дә йоклап яталар, ди. Шул вакытта кораб кычкыртып җибәрә, ди. Кораб кычкыртканга, кече кыз уяна, ди. Уяна да тутасын уята, ди:

– Кара әле, түти, ди, әллә нәрсә килеп туктаган түбән су буена, төшеп карыйм әле шуны, – ди.

– Бар, алай булгач, – ди, тутасы әйтә.

Теге төшеп китә, туталары йоклап кала. Кораб янына төшә; ярабби, шундый матур кораб, эченә керсәң, чыгасың килмәс. Ишекләре ачык. Ишек төбендә бер егет карап тора. Кыз сорый моннан:

– Абый, мөмкинме моның эченә кереп карарга? – ди.

– Мөмкин, мөмкин, теләсәң күпме йөр, – ди.

Кыз кереп китә. Таз ишекләрне яба да кораб кузгалып китә. Кыз һаман йөри. Әллә ничә бүлмә монда. Берсенә керә, берсеннән чыга. Йөри торгач, бутала бу, каян чыгасын да белми башлый. Бервакыт моның сәгатькә күзе төшә:

– һи, сәгать унике генә икән әле, тагын бераз йөрим әле, – ди.

Бераз йөргәннән соң, тагы сәгатькә күзе төшә. Сәгать һаман да уникедә. Бу хәзер сизенә башлый инде.

– Мине кая алып барасың? – дип еларга тотына. Егет моңар әйтә:

– Син елама, без сине шундый-шундый бик зур падишага алып кайтабыз, – ди.

Бу туктала хәзер елаудан. Кайта торгач, болар алтынчы көнне кайтып җитәләр. Боларны музыкалар белән бик матурлап каршы алалар. Икенче көнне туй ясыйлар. Туйга бөтен шәһәрдәге кешене җыялар. Бик әйбәт тора башлыйлар падиша белән болар.

Тора-бара бу кыз туганнарын сагына башлый. «Их, дип әйтә» ди, минем башларымны кем монда китереп кертте?» – дип әйтә, ди. Тора-бара падишаны да котырта башлый, ди, бу кыз.

– Бу хезмәтче безне һәлак итәчәк. Аңарчы без аның үзен бетерик, – ди.

Падиша риза була, ди, моңа.

– Нишләтәбез соң алай булгач? – ди.

– Менә аңар хәйлә шул, – ди хатыны, – безнең әтинең сиксән баш аты бар: кырык башы айгыр, кырык башы бия. Алар бик усаллар, ди. Ул айгырлар янына берәү дә керә алмый, алар кергән бер кешене бәреп үтерәләр, аларга ашарга да койма аркылы гына салалар, ди. Аңа шул кырык баш айгырдан кырык баш бияне аерып алып кайтырга кушыйк, ди. Шунда аны айгырлар тибеп үтерерләр, – ди.

– Ярар, алай булгач, – ди падиша, – кушыйк, – ди. Тазны чакырып кертә дә әйтә:

– Менә нәрсә, хезмәтчем, ди, минем бабай булган кешенең бар икән сиксән баш аты, ди. Кырык башы айгыр, кырык башы бия, шул кырык баш бияне кырык баш айгырдан аерып монда алып кайтырга кирәк. Әгәр дә шуларны алып кайтсаң, үзеңне өйләндерәм, бер дигән итеп өй салып бирәм, – ди.

Чыга да егет таен кочаклап елый:

– Их, тайкаем, ди, шундый-шундый атларны алып кайтырга кушты, – ди. Барысын да теге әйткәнчә сөйләп бирә инде.

– Их, егет, – ди, тай әйтә, – минем кирәк булыр көннәрем алда әле, ди. Ярар, барырбыз, тик мин кушканны җиренә җиткереп эшләрсең, ди. Дүрт аягыма дүрт дага кирәк. Җитмешәр потлы чуеннан дага ясатсын. Муеныма җитмеш потлы чылбыр ясатсын, ди. Аннан соң патша кәгазь язсын: «Алып кайтсаң, әйткән сүземнән таймам», дип әйтсен, – ди.

Хәзер падишага кереп әйтә инде:

– Менә, падиша, мин алып кайтуын кайтырмын, ди. Таш юлдан барасы, аның аягына дага кирәк, ди. Җитмешәр потлы чуеннан дүрт дага эшләт. Атымның муенына җитмеш потлы чылбыр кирәк, – ди.

Падишаның исе китә. Бу кушкач тыңламый булмый бит инде. Бөтен тимерчеләрне җыеп дага ясарга куша. Җиде көн маташып, бары бер аягын гына дагалап куялар. Бөтен эшне бетергәнче биш атна гомер үтеп китә. Тайны дагалап куйдылар. Бер атналык ризык алдылар. Ризыкны алып чыгып киттеләр.

– Уң ягыма сук, сул ягымнан кан чыксын, ди, мин кузгалып киткәндә күзеңне йом, – ди тай.

Атланып чыгып китә. Тай чабып киткән урамда туп төшкән шикелле чокырлар казылып кала. Бөтен халыкның исе китә: «Бу нинди хәл бу?» – дип.

Өч көннән соң, таң алдыннан барып җитәләр болар. Тимер ишекле бик зур таш сарай була бу. Ишекләре бар да йозакланган. Янында беркем дә булмый. Читтәрәк бер бик зур тирәк үскән икән. Корчаңгы тай Тазга шул тирәккә менәргә куша.

– Бар әле, шунда мен, ди. Мин кереп китәрмен дә бераз торгач чыгармын, ди. Уң ягымнан кан чыкса, яныма төшәрсең, бәхилләшербез, минем беткәнем булыр, – ди.

Таз менеп утыра агачка. Тай тирәли чабып әйләнә дә тибеп торып җибәрә ишеккә куш аягы белән. Ишек бераз ярыла.

Икенчеләй әйләнеп килеп тибә. Өченче тибүгә ишек ачылып китә. Барып керә дә айгырлар белән сугыша башлый бу. Айгырларны тибә дә үтерә. Егермесен үтергәч, хәл алырга чыга бу. Таз карый, тайның уң ягыннан кан чыкмаган. «Эш җайланды», – дип, кулын чабып сикергәли бу. Сикергәли торгач ботагы сынып, егылып төшә бу Таз. Тай чабып килә дә: «Мен тизрәк, юньсез, бетерәләр бит үзеңне», – дип, Тазны яңадан агачка мендереп җибәрә. Тай кабат кереп китә. Калган егерме баш айгырны үтерә дә кырык баш бияне теркәп алып чыга. Бик шәп бер бия була алар арасында. Тазны шуңа атландыра да үзе арттан куып кайта.

– Чап тизрәк, югыйсә безне бетерәләр монда, – ди. Чабалар, чабалар, ди, болар. Чаба торгач, бер урманга килеп җитәләр, ди. Урманга килеп җиткән чагында, бер карчык очрый да Тазга әйтә:

– Бәбкәем, кая алып барасың бу атларны? – ди.

– Өйгә алып кайтабыз, – ди Таз.

– Юк, бәбкәем, алып кайта алмыйсыз, хәзер артыгыздан җитешеп үтерәләр сезне, – ди.

Карчык бик ярлы икән, егет аңа бер ак кулъяулык бирә:

– Әби, ди, нужа килгән чагында, күзеңне сөртерсең, ди. Син, әби, ничек булса да куып килүчеләрне безнең арттан җибәрмә инде, – ди.

– Ярар, бала, – ди теге карчык әйтә.

Болар чыгып китәләр. Тегеләр куып килеп җитәләр дигәндә генә, карчык бөтен дөньяны су итә. Тегеләр бүленеп калдылар. Кайтып җитәләр. Падишаның исе китә. «Ничек алып кайткан да, ничек алып кайткан?» – диләр инде. Шау-шу киләләр.

Хәзер боларга бик зур канушни салдырып, кырык баш бияне үз алдына ябалар инде.

Падиша хатынының тагын эче бик поша башлый инде.

– Их, ди, боларны да алып кайткач, моңа бер хәйлә дә юк икән инде, бу безнең үзебезне дә бетерә икән инде, ди. Ничек тә бетерик без моны, – ди.

Падиша әйтә:

– Ничек итәбез соң? – ди.

– Ясатыйк сиксән чиләк керешле бер казан. Салдырыйк шунда кырык чиләк сөт, кырык чиләк су, ди. Шуны кайнатып чыгарыйк, ди. Кайнатып чыгаргач мин казанга алтын балдагымны салырмын, шуны алып чыгарга кушыйк, ди. Ул казанга төшеп җитә алмас, пешеп үләр, – ди.

– Менә алай үлсә-үләр шул, – ди падиша.

Тазны чакырып кертәләр. Әлеге эшне әйтеп бирәләр инде:

– Әгәр шул балдакны алып чыксаң, ярты патшалыгымны бирәм, үзеңне өйләндерәм, – ди падиша.

– Ярар, падиша, чыгып керим әле мин, – ди Таз. Чыга да таен кочаклап елый, ди, бу.

– Их, тайкаем, нишләрбез инде, ди. Менә шундый-шун-дый эшләр куштылар бит, – ди Таз.

– Ничек тә алып чыгарбыз, – ди, тай әйтә. – Тик мин әйткәнне тыңла, ди. Падиша зур мәйдан әзерләсен, бөтен шәһәрдән халык җыелсын, ди. Казан уртада булсын, ди. Син атлангач, мин мәйданны бер мәртәбә әйләнеп чыгармын – пошкырырмын, ди, икенче әйләнермен – – пошкырырмын, өченче әйләнермен - – пошкырырмын, ди. Өченче әйләнүемдә, син сикереп төшәрсең, ди. Куркып сикермә, казанның суы суынып беткән булыр, – ди.

– Шулай-шулай әзерлә, – дип, кереп әйтә Таз падишага. Падиша риза була. Кәгазь язышалар: әгәр алтын балдакны алып чыкса, ярты падишалыгын Тазга бирергә, шуның өстенә өйләндерергә була падиша.

Таз атлана да тайга, әйләнеп китә. Бер әйләнә – пошкыра, ике әйләнә – пошкыра, өч әйләнә – – пошкыра. Өченче әйләнүендә егет сикереп казанга төшеп китә. Сикереп төшүе була, балдакны авызына кабып алып та чыга. Бөтен гаскәр кул чабып көләргә тотына. Падиша бик хурлана, падишалыгын бирәсе килми бит инде Тазга.

– Бу алып чыккач, мин дә алып чыкмам микәнни? – ди. – Мин үзем төшеп алам, – ди.

Хатыны кочаклап еларга тотына: «Төшмә!» дип. Бу, аңар карамастан, батыраеп:

Үзем төшәм, – ди.

Бик яхшы бияне иярләп алып килергә куша. Казанны яңадан кайнатып чыгаралар. Падиша биягә атланып, Таз күк, өч тапкыр әйләнеп килә дә, өченчесендә казанга сикереп төшә. Төшеп тә җитми, сөякләре таралып пешеп тә чыга.

Шулай итеп, Таз егет падишаны җиңеп чыкты, ди. Бүген бардым, кичә кайттым, мин дә булдым мәҗлестә. Ун көн уен иттеләр, ун көн туен иттеләр. Сый-хөрмәтнең чиге булмады, үзләре чүмеч белән эчтеләр, миңа чүмечнең сабы гына эләкте.